Ходорковский хөкеме Яңа ел алдына күчерелде

Михаил Ходорковский

Мәскәү мәхкәмәсе ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийга хөкем чыгаруны 27 декабрьгә кичектерде.
Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсе карарны чәршәмбе укый башларга тиеш иде. Инде сигез еллап төрмәдә утырган Ходорковскийның тарафдарлары, әгәр аңа тагын гаепләү карары чыгарылса, бу Русиядәге авторитаризмның чын чагылышы булачак, дип саный.

Бу хәлләр 2003 елга туры килә. Ул чакта Русия президенты булган Владимир Путинны Александр II дән соң иң яхшы реформатор буларак Лондонның Sunday Times газетасы мактап чыга. Берничә айдан соң Ходорковскийның Себергә сәфәре вакытында кулга алынуыннан соң бу фикерләр чәлпәрәмә килә.

Ахыр чиктә Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе сигез елга төрмәгә хөкем ителеп, Мәскәүдән дүрт мең чакрымда булган Чита шәһәренә җибәрелә. ЮКОС ширкәте мөлкәте исә дәүләткә караган оешмаларга сатыла.

Ходорковскийдан үч алу

1990 елларда үзенең бизнес-империясен булдырганда күп кенә авыр яшәүче русиялеләр аны башка олигархларны кебек үк яратмый иде. “Мемориал” оешмасыннан Борис Беленкин Ходорковский башка күп кенә акча туплаган кешеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый дип саный. Ул соңгы дистә елда илдәге башбаштаклык сәбәпле, күп кешеләрнең кулга алынуын әйтә.

Әмма башка олигархлардан аермалы буларак, Ходорковский бизнестан кергән кеременең бер өлешен хөкүмәткә оппозициядә булган төркемнәргә бирә. Шуңа кайберәүләр, бу аның әлеге гамәле өчен аннан шәхси үч алу, дип саный. Икенче берәүләр исә Ходорковскийны кулга алу башка эшмәкәрләргә дә сабак булсын өчен эшләнде дип бара.

Кремль Ходорковскийны кулга алу бары канунны үтәү генә дип белдерде. 2003 елның октябрендә, аны кулга алып берничә көн узганнан соң журналистлар алдында чыгыш ясап Путин канун алдында барысы да тигез булырга тиешлеген әйтте.

“Юкса без беркайчан да икътисади һәм социаль уңышлы салым системасын булдыру проблемасын хәл итә алмаячакбыз. Беркемне дә салым түләүгә, социаль фондларга, шул исәптән пенсия фондына да акча кертүгә өйрәтә һәм буйсындыра алмаячакбыз. Беркайчан да оешкан җинаятьне һәм коррупцияне бетереп булмаячак”, ди ул.

Русия күрсәткече

2007 елны Ходорковскийның вакытыннан алдан азат ителү өчен бөтен хокукы да бар иде. Әмма аңа карата яңа гаепләүләр белдерелә. Күпләр Ходорковский һәм аның бизнес хезмәттәше Платон Лебедевны гаепләү аларны төрмәдә калдыру өчен эшләнде дип саный. Ходорковскийны яклау төркеме сүзчесе Максим Дбар бу гаепләүләр мәгънәсезлек һәм алар беренче мәхкәмә эшенә каршы килә дип бара.

“Бу эш инде 20 ай дәвам итә һәм беркем дә аның нәрсәдә гаепләнгәнен, Ходорковскийның нәрсә эшләгәнен аңлый алмый”, ди ул.

Ходорковский тарафдарлары аның язмышы Русиядәге хәлләрнең күрсәткече дип бәяли.

Путин: "Русиядә коррупция белән көрәш нигезендә тәртип керттек һәм бу Ходорковский һәм башка олигархларның илне талап ятуына нокта куйды", дип белдерсә дә, тәнкыйтьчеләр исә Кремль барлык бизнес вәкилләрен дә куркытып, үзенә буйсындырды дип саный.

Хәтта хөкүмәт мәгълүматларыннан да Путин заманында коррупциянең нык артуы күренә.

Мәхкәмә үзе берни хәл итми

2008 елны Путин урынына президент булып Дмитрий Медведев килгәч, ул хокукый нигездә тәртип вәгъдә итте. Күпләр Ходорковскийны азат итү бу сүзләрнең дөреслеккә туры килүнең иң беренче адымы булыр иде дип санады. Әмма бик азлар гына бу атнада мәхкәмәнең Ходорковскийны аклаячагына яки йомшаграк карар чыгарачагына ышана.

“Бу мәхкәмә карары бәйле булган кешеләрдән тора. Мәхкәмә үзе монда берни хәл итми”, диде ул.

Мәхкәмә эшләренең күп өлешендә катнашкан Михаил Ходорковскийның анасы 77 яшьлек Марина Ходорковская аның улына тагын гаеп белдерелсә, бу әле дә Русиянең 1937 елга таба баруын күрсәтәчәк дип саный. Аның сүзләренчә, Ходорковский оппозиция символы булса да, аның беркайчан да сәяси эшчәнлек белән бәйле кеше буласы килмәгән.

“Аңардан сәяси көч ясадылар. Менә шуннан куркалардыр да инде. Моннан тыш үзеннән тартып алынган мөлкәтен таләп итер дип куркалардыр. Гәрчә ул аны теләми. Әмма алар аңа барыбер ышанмый”, ди ул.