Оренбур татарлары Салих Сәйдәшевны искә алды

Салих Сәйдәшев (1900-1954)

14 декабрьдә Оренбурның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсендә композитор Салих Сәйдәшев юбилеена багышланган “Сәйдәш җыры – Сәйдәш моңы” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Композиторның Оренбур чоры турындагы хатирәләр искә алынды.
Кичәне өлкән китапханәче Вәсилә Шәрәфетдинова алып барды. Шулай ук күргәзмәдә китапханәчеләр тарафыннан, композиторның юбилейларына карата әзерләнгән фотоальбомнар, нота китаплары, Салих Сәйдәшев турында язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Кичә барышында, чыгышлар экран аша рәсемнәр белән бергә үрелеп барды. Очрашуда Салих Сәйдәшев әсәрләрен: халкыбыз яратып тыңлаган гармун көйләрен, башкарган җырларын шәһәрнең “Тургай” ансамбле гармунчылары һәм җырчылары башкарды. Вәсилә Шәрәфетдинова очрашуны шундый сүзләр белән башлап җибәрде:

“Даһи кешеләрнең язмышы үзләре туганчы ук язмыш тактасында язылып, яки изге төшләр аша алдан хәбәр ителгән була, диләр. Салихның әнисе дә дини кеше була. Төшләрнең бик юш килүенә ышана һәм ул кечкенә композитор туар алдыннан мондый гаҗәеп төш күрә:
Роза Агишева " Тургай" ансамбле гармунчылары белән Сәйдәш җырларын башкара
Таң атып килә. Кояш чыгарга да күп калмаган. Тәрәзәмне ачып җибәрсәм, сирень куагына сандугач килеп кунды да, өзелеп-өзелеп сайрый башлады. Ул сайрый, ә мин мөкиббән китеп тыңлыйм. Очып кына китмәсен инде дим. Имеш, шуңа тәрәзә яныннан читтәрәк барып басарга уйлыйм. Китим дип талпынуга, карынымдагы балам кисәк кенә тибенеп куйды һәм мин уянып киттем.
Менә шундый сандугач сайраган төшкә Салих туа".
Оренбурда яшәү еллары иҗади яктан Сәйдәшевка шактый уңыш китерә: “Озын сәфәр”, “Ай җилләр, җилләр” җырлары, фортепьяно өчен вальслар һәм башка әсәрләре языла. “Сәйдәш маршы” да Оренбурда иҗат ителә.

Оренбурда 20нче елларда Салих Сәйдәшев эшләгән көнчыгыш музыка мәктәбе
1919-1922 еллар – Сәйдәшевның Оренбурда яшәгән чоры аз өйрәнелгән, аның тормышының әлеге еллары үз тикшерүчесен көтә. Сүз дә юк: көнчыгыш музыка мәктәбендә мөдир, берүк вакытта кыллар оркестры сыйныфы җитәкчесе булып эшләү, шәһәрнең иҗтимагый чараларында катнашу – бу чорлар яхшылап өйрәнелмәгән. Ул чактагы көнчыгыш музыка мәктәбе бинасында– бүгенге көндә (Пушкин урамында) юридик уку йортының китапханәсе урнашкан. Шул елларда Салих Сәйдәшев Хөсәен Ямашев китапханәсендә дә еш була.

Сәйдәшев Оренбурны беркайчан да онытмаган. Ул чорда булган төрле вакыйгаларны еш искә ала торган була. Оренбурда композиторның 20нче елларда рояль артында төшкән бердәнбер фотосурәте сакланган. 1926 елда Сәйдәшев Оренбурга татар театры белән гастрольгә килә. 1951 нче елда хатыны Асия белән Оренбурга барып, дуслары белән күрешеп кайта.

Сәйдәш җыры – Сәйдәш моңы онытылмый
Вәсилә Шәрәфетдинова композиторның Оренбур чоры турында сөйләгәндә, Равил Фәйзуллинның “Сәйдәш” поэмасыннан “Көзге ачы җилләрдә” шигыреннән өзекләр укып ишеттерде.

Кичәдә композиторның “Чын мәхәббәт” драмасына язылган “Әдрән диңгез”, “Хуш авылым”, “Җырларым”, “Зәңгәр шәл” драмасыннан“ “Яшьләр уены” җыры һәм башка әсәрләре яңгырады. Соңгысын Роза Агишева башкарды.

Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсендә үткән кичәләрдә шәһәрнең “Туган тел” татар милли-мәдәни мохтарияте дә актив катнашып килә, дип сөйләде әлеге оешма әгъзасы Нур Хөсәенов.

16 декабрь – композитор Салих Сәйдәшевны искә алу көне. Оренбур татарлары халкының бөек улын менә шулай искә алды.