Мәскәүдә ксенофобиягә каршы митинг үтте

Мәскәүдә ксенофобиягә каршы митинг үтте



26 декабрь якшәмбе көнне Мәскәүнең Пушкин мәйданына ксенофобиягә каршы митингка ике меңләп кеше җыелган. Алар “Русия һәркем өчен”, “Фашизм үтмәс” дигән шигарләр кычкырган.

Чараны оештыручыларның берсе язучы Виктор Шендерович митингта чыгыш ясап, "әгәр мәйданга күбрәк халык җыелган булса, үзгәрешләр иртәгә үк башланыр иде. Сәясәтчеләр алар халыкның реакциясен күзәтеп тора" дип белдерде.

Ксенофобиягә каршы әлеге чарада танылган җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән, Химки урманын яклау хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова, язучы Мариэтта Чудакова, очучы Магомед Талбоев һәм башкалар катнашкан.

Бу чараны оештыру фикере 11 декабрьдә Манеж мәйданында булган чуалышлардан соң туган. Үтәмилләтчеләр һәм футбол җанатарларының милиция белән бәрелешләре нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше зыян күргән иде.