Казанда балалар өчен татарча чаралар юк диярлек

Балалар Тинчурин театрына ашыга

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры гына “Шүрәле Online” спектаклен күрсәтә.

Халык 10 көнгә сузылган ялларда балаларын кая алып барыйм икән дип баш вата. Кемнәрдер балалар өчен нәрсә куясыз дип, театрларга шалтырата, кемнәрдер интернет сәхифәләрен актара.

Яшьләрнең “Үзебез” хәрәкәте координаторы Алия Сабирова да интернетта хәйран казынган, әмма 3 яшьлек кызын алып барырлык урын тапмаган.

“Кечкенә балалар өчен “Әкият” театрында дүшәмбе, 22 декабрь көнне көндезге 2дә чыршы бәйрәме булган. 3 яшькә кадәр булган балалар өчен бернәрсә дә юк.

Филармониядә “Мальвина Әлифбасы” (“Азбука Мальвины”) дигән бер әйбер бар бугай. Камал театры афишасында да бернәрсә юк. Әллә сәхифәләре ул әйберне куймаган шунда. Беркая да бара алмадым”, ди Алия Сабирова.

3-4 яшьлек балалар күңелен күрердәй Казанда бер генә чара да юк. Шуңа күрә күпләр Яңа ел төненә кадәр Кыш бабай һәм Кар кызын өйләренә чакырып калырга тырышты. Төрле күңел ачу ширкәтләре аша оештырылган бу ярты сәгатьлек тамаша әти-әниләр кесәсенә 3-5 мең сумга төшкән дип сөйлиләр.

Сираҗи “Әкият”не, ә “Әкият” ата-аналарны гаепли

“Акчарлак” газетының шеф-редакторы Искәндәр Сираҗи да татарча чыршы бәйрәмле тамашалар булмауга ризасызлык белдерә.
Искәндәр Сираҗи

“Бөтен театрларда да татарча чаралар булырга тиеш. Курчак театрында да татарча чара булмау -- бик зур җитешсезлек. Гомумән, курчак театрында татар спектакльләренең 2-3 айга бер тапкыр гына куелуы һәм соңгы тамашаның ноябрь аенда булуын коточкыч зур җитешсезлек дип саныйм”, ди Сираҗи.

Курчак театрында 9 гыйнварга кадәр урыс телендә “Солнышко и снежные человечки” дигән тамашалар бара. Балалар чыршы әйләнәсендә дә йөри. “Әкият” мөдире урынбасары Гөлфия Галәвиева әйтүенчә, татар труппасы Русиядә 10 көнгә сузылган бәйрәм көннәренә ял алган.

“Бу көннәрдә алар ял итә. Әмма Яңа елга кадәр һәм 2 гыйнварда район мәктәпләренә барып, спектакльләрен уйнап кайттылар”, ди Галәвиева.

“Әкият” курчак театрында татарча спектакльләр куелмауны ул ата-аналарның балаларын милли спектакльләргә йөртергә теләмәүләре белән дәлилли.

Курчакчыларга татарча спектакльләргә дә дотация бирелә

Искәндәр Сираҗи исә “Әкият” җитәкчелеген булдыксызлыкта гаепли. “Чаралар дөрес итеп оештырылганда гына балаларны алып киләләр. Курчак театры артык зур булмаганга, аның залын тутырырга мөмкинчелек бар.

Алар бик җиңел генә юлны сайлаган. Урысча спектакльгә татар балалары да килә. Ихтыяҗны урысча тамашалар каплаган кебек була. Бу хәл, минем уйлавымча, зур булдыксызлыктан килә.

Мисал өчен, яшьләр театры бүген бөтен җирдә уйный. Аның мөмкинлекләре дә курчак театрыныкы кебек.

Минем кызым 1 сентябрьдән бирле гимназиядә укый. Шушы вакыт эчендә үзешчән урыс төркемнәре әллә ничә спектакль алып килде. Үзләре дә яшьләр үзәгенә барып кайтулар оештырдылар. Шулай ук үзешчәннәр балалар бакчаларына барып эшләп китәләр.

Ә ни өчен безнең татар төркемнәре татар бакчаларына, татар төркемнәренә йөрми. Алар бит 4 кешелек кенә спектакльләр оештырып җибәрә ала. Курчак театры турыдан-туры бу эштә катнашырга тиеш дип саныйм мин. Ә гомумән алганда, балалар театрлары да, олылар театрлары да катнашырга тиеш. Чөнки яшьләр театры, курчак театры тамашачыны менә шунда (Тинчурин театрын күздә тотып әйтә – Н.А) тәрбияләп алып килергә тиеш.

Тинчурин театрында спектакль башланганчы чыршы бәйрәме
Театр бара икән, милләт дәвам итә. Милли спектакльне карар кеше бар икән, димәк милләт бар. Спектакльгә килгән балалар бар икән, димәк мөмкинлекләр дә бар. Әдәбиятны укырга да, җырыбызны тыңларга да кеше кала.

Ә ни өчен әле без бүген шул ук курчак театрына ниндидер ташламалар ясарга тиеш?! Дәүләт аңа татарча уйнасын өчен дип, дотация бирә”, ди Сираҗи.

4 гыйнвар көнне Искәндәр Сираҗи балалары белән Тинчурин театрында бәйрәм көннәрендә бара торган “Шүрәле Online” тамашасына килгән иде. 10 көнгә сузылган ял көннәрендә Тинчурин театры Казанда балалар өчен бердәнбер татарча чара куелган урын булды. Әлеге спектакльләр 13нә кадәр дәвам итәчәк.

Иң башта әсәре яхшы булсын

Тинчурин театры мөдиренең җәмәгатьчелек белән элемтәләр урынбасары, драматург Рәдиф Сәгъдиев исә күпмедер гаеп ата-аналарда да бар дип исәпли.
Рәдиф Сәгъдиев

“Безнең халык баласыннан әллә кем ясыйм дип, урысныкына гына йөртергә тырыша. Әмма баланың теле һәм баш мие үзебезнең телдә үсәргә тиеш. Татар булып тугач, татар булып үсәргә тиеш. Шул очракта гына алардан галим дә, физик та һәм әллә кемнәр дә чыгачак”, ди Сәгъдиев.

Аның фикеренчә, милли әсәрләргә килгәндә, татарча спектакльләр үз-үзен аклармы, я булмаса финанс ягыннан зыянга гына эшләрме дигән сорауны алдан ук куярга ярамый. Иң башта тәрбияви әһәмияткә ия булуның мөһимлеген аңлау зарур. Шул ук вакытта яхшы әйбергә генә тамашачының күпләп киләчәген дә әйтә.

Камалда да быел тынлык

Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Камал театры Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры белән бергә чыршы янында тамаша оештырып, аннан соң балаларга сәхнәдә татар телендә “Кар патшабикәсе” әсәрен күрсәткән иде. Әлеге проектка зообакча да кушылды. Бәйрәмгә килүче балалар төрле кошларны, хайваннарны күрә алды.

Бу юлы Камалда балалар өчен чыршы янында махсус чаралар булмады. Халык арасында тамаша булырга тиеш булган, әмма сценарийларын язып бетерә алмаганнар икән дигән сүзләр дә йөри. Республиканың татар телле баш театры нигәдер балаларга битараф калды.

Яшь тамашачылар театры читтәрәк

Яшь тамашачылар театры мөдире Роберт Мортазин сүзләренчә, алар чыршы бәйрәмле спектакльләрен Яңа ел киченә кадәр үткәреп куйган. Театрлары шәһәр үзәгендә булса, бәлки бүген дә чаралар дәвам итәр иде, ди ул.

“Театрыбыз читтә булганга, без Казанның башка районнарыннан балаларны китерә алмыйбыз. Без Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарын эләктерәбез. Шул 3 районның татар мәктәпләре өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрәбез. Көнгә 3әр чара булды. Аның өстенә Васильевога, Осиновога, Апас районына, Арчаның Кенәр авылына, Яшел Үзән районына барып кайттык. 21 декабрьдән безнең чыршы бәйрәмле чараларыбыз башланган иде”, ди Мортазин.

Министрлыклар читтә кала



Бер яктан караганда, Яшь тамашачылар театры, Тинчурин театры спектакльләрен исәпкә алсак, Кыш бабайлы, Кар кызлы чыршы бәйрәмнәре Казан шәһәрендә хәйран булган кебек. Әмма икенче яктан, 10 көнгә сузылган ялларда күпләр баламны кая алып барыйм икән, кайда милли рухлы чара бара икән дип тилмерә.

Бу хәл бакча һәм мәктәп яшендәгеләргә милли чараларның билгеле бер тәртипкә салынмавын да күрсәтә. Алия Сабирова исә, укучыларның һәм балаларның ялларын ничек үткәрүен мәгариф һәм мәдәният министрлыклары да күз алдында тотарга тиеш дигән карашта.