Мәхкәмә милициядә үлгән студентның анасына компенсация түләтә

Казан милициясендә улын югалткан ана 75 мең сум компенсация түләтү карары кичергән газапларга җавап бирерлек түгел дип исәпли.
Татарстанда мәхкәмә Русия финанс министрлыгын милициядә билгесез шартларда һәлак булган студент егет Ринат Фәләхиевнең анасына 75 мең сум түләргә мәҗбүр итү турында карар чыгарды.

Ана бераз акчалата компенсация алу карарына озак еллар тарткалашканнан соң, бары тик өченче омтылыштан соң гына ирешә алды.

Дүшәмбе көнне Казанның Вахитов район мәхкәмәсе “Азино-2” эчке эшләр идарәсендә һәлак булган студент егетнең анасы Илсөяр Фәләхиеваның рухи зыян өчен ике миллион сум компенсация түләтү турындагы мөрәҗәгатен карады.

Әмма ул сораган акча 26 мәртәбә киметелеп, финанс министрлыгы аңа 75 мең сум гына түләргә тиеш булачак.

Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшерүләр бүлеге башлыгы, Фәлахиевага бу эштә ярдәм итүче Андрей Сучков әйтүенчә, Фәләхиева һәм хокук яклаучылар бу карар белән килешмичә, аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә юнәлтәчәк.

Алар фикеренчә, бу акча ананың милиция кулында улын югалтуы һәм тикшерү оешмаларының бу эшне тиешенчә тикшермәве сәбәпле, кичергән газаплары белән һич тә чагыштырырлык түгел.

Әмма финанс министрылыгы хәтта бу акчаны да түләргә теләмәс кебек. Мәхкәмәдә министрлык вәкиле “милиция хезмәткәрләрен гаепләүче карар булмау, һәм улын югалткан Фәләхиеваның кичергән газаплары документаль рәвештә расланмау сәбәпле” аның мөрәҗәгатен тулысынча кире кагуны сорады.

Татарстан президенты идарәсе каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең икенче курсында укыган 27 яшьлек Ринат Фәләхиевне 2008 елның 27 декабрендә бильярд клубыннан милиция алып киткән булган. Икенче көнне исә ул “Азино-2” эчке эшләр бүлегеннән хастаханәгә алып барганда күп кан югалтудан үлгән.