Кушма Штатлар башкаласында урнашкан Вудро Вильсон үзәге – тикшеренү генә түгел, ә дөнья хәлләре турында ирекле һәм формаль булмаган сөйләшү урыны буларак билгеле. 24 гыйнварда анда Татарстанның мөстәкыйльлек тәҗрибәсе һәм аның социаль нәтиҗәләре хакында фикер алышачаклар.
"Казанның яңа рухы: Татарстандагы суверенлык хәрәкәтенең дәвамлы иҗтимагый эффектлары" дигән семинарны галимә Һелен Фаллер (Helen Faller) алып барачак. Ул Евразия төркиләрен, шул исәптән татар белән башкортларның мәдәниятен, бүгенге тормышын өйрәнүче буларак танылган белгеч.
Фаллерның татарларны һәм Татарстан тәҗрибәсен өйрәнүе ике юнәлештә бара – беренчедән, ул татарлардагы милли хисне, аның 80 еллар азагында яңарыш кичерүен, моның хәзерге көндә нинди эффектларга китерүен тикшерә. Тагын бер юнәлеш – Русиядә икенче төп халык булган татарларның берүк вакытта илдәге иң зур мөселман мәхәлләсен тәшкил итүе, сөнни татарларның яңа чордагы дини тормышы.
Вашингтонда узачак семинарда Һелен Фаллер Татарстанның 1990-2000 еллар чорында мөмкин кадәр күбрәк мөстәкыйльлек алып калырга тырышуы, Русиядәге хакимияткә Путин килү белән бу омтылышның үлә баруы, әмма шуңа да карамастан, суверенлыкка омтылуның әле дә кызык эффектлары булуы хакында сөйләргә тели.
Игътибарга лаек шул кызык нәтиҗәләрнең берсе – Казан татарларының торган саен ныграк ислам диненә бирелүе, ә икенчесе – шәһәрләрдә, беренче чиратта башкала Казанда, замана технологияләрен, мобил, социаль челтәрләрне актив кулланган татар телле яшь буын барлыкка килүе. Кемдер моны бераз күпертелгән феномен дип уйлар, әмма Фаллер бу уңайдан конкрет мисаллар - Татар яшьләре форумы, "Үзебез" хәрәкәте, "Мин татарча сөйләшәм" дигән чара турында сөйләргә җыена.
Шушы тикшеренүләре хакында Һелен Фаллер тиздән китап та чыгарырга җыена, ул "Милләт, Тел, Ислам: Татарстанның суверенлык хәрәкәте" дип аталачак.
1912-1920 еллардагы американ президенты исемен йөрткән Вудро Вильсон үзәге – Америка Кушма Штатларындагы иң эре тикшеренү үзәкләренең берсе. Ул Конгресс карары белән 1968 елда төзелгән иде.