Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге узып киткән укытучылар елына нәтиҗә ясап, Мәскәү мәктәпләрендә, балалар бакчасында эшләүче татар укытучыларын һәм тәрбиячеләрен җыйды.
Узган елның апрелендә билгеләнгән яңа вәкаләтле вәкил – Равил Әхмәтшин төрле даирәләрдә эшләүче татарларны җыйнауны, берләштерүне үзенә максат итеп куйганга охшый.
Яңа ел алдыннан гына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәскәүдә эшләүче журналистлар белән очрашу узган иде. Хәзер инде менә укытучылар белән очрашуда 70тән артык мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр катнашты. Укытучылар каршында рәсмиләрдән – Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, Мәскәү мәгариф департаменты җитәкчесе урынбасары Вениамин Каганов, Мәскәүнең 1186нчы татар мәктәбе урнашкан көньяк-көнчыгыш төбәге җитәкчесе урынбасары катнашты һәм чыгыш ясады.
Очрашуда шулай ук сигез елга якын татар төркеме укыган Педогогия университетының ректор урынбасары Людмила Трубина, университет профессорлары Руслан Хәйруллин, Әлфинә Сибгатуллина, доцент Ландыш Латфуллина, Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов һәм башкалар катнашты.
Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстанда бу өлкәдәге уңышлар хакында сөйләп, алда торган Мәскәү белән ике арадагы килешүдә мәгарифкә зур гына бүлек багышланган, дип белдерде. Ул шулай ук: “Мәскәүдә татар мәктәпләрен ачу безнең өчен хәл итәрлек мәсьәлә, ләкин бу эшнең мөһим ягы әти-әниләрдән тора”, диде.
Гыйльметдинов: “Биредә Мәскәү мәктәпләрендә эшләүче татар телле укытучылар да җыелган. Алар ярдәмендә без татар сыйныфлары, йә булмаса факультативлар ача алырбыз дип уйлыйбыз”, диде.
Күптән түгел кабул ителгән мәгарифнең яңа федераль стандартлары кысасында Татарстанда татар теленә игътибар ничек, дигән сорауга мәгариф министры: “Татарстанда татар теле белән рус теленә игътибар бер дәрәҗәдә, рус теленә күпме сәгать бирелсә, татар теленә дә шул кадәр”, дип җавап бирде.
Педогогия университеты проректоры ел саен бюджет нигезендә кабул ителә торган татар төркемен туплауда ярдәм сорады. “Татар балалары бу бүлеккә теләп килмиләр, шуңа күрә ул мөмкинлек юкка чыгарга да мөмкин”, диде ул.
Бу очрашуның зур әһәмияткә ия булуы турында 1186 санлы мәктәп мөдире Лемма Гыйрфанова белдерде:
“Бу бик кирәкле очрашу булды. Мин
ул укытучыларның барысын да дип әйтерлек беләм. Алар барысы да татар телендә яхшы сөйләшүче укытучылар. Алар ярдәмендә, үзләре укыткан мәктәпләрдә татар сыйныфлары, татар телен өйрәнү факультативлары оештырып булыр иде”, диде ул.
Лемма Гыйрфанова шулай ук, бүгенге көндә татар мәктәбендә укыган 350 баланың яртысы, димәк 50% татарлар", диде. Ә инде яңа канунга килгәндә, ул: “Татар телен бездә әле беркем дә тыймый, мин биредә эшләгән вакытка андый хәл булмас дип ышанам”, диде.
Очрашу ахырында Мәскәү укытучыларына Татарстанның мәгариф, мәдәният һәм башка министрлыклар исеменнән кайбер укытучыларга мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай итеп, вәкаләтле вәкиллек Мәскәүдә яшәүче татарлар белән очрашуларны дәвам итә. Алдагы планда галимнәр белән очрашу булачак дип игълан ителде.

Татарстанда татар теле белән рус теленә игътибар бер дәрәҗәдә... -А.Гыйльметдинов