Мәскәүдә конституциянең 31-нче матдәсен якларга йөзләрчә кеше җыелды

Мәскәүнең Триумф мәйданында Контситуциянең җыеннар үткәрү хокукы турындагы 31-нче матдәсен яклап урам җыенына берничә йөз кеше җыелды.

Хакимият рөхсәт иткән җыенны оештырган Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева мәйдандагы чыгышында җыеннар үткәрү иреген генә түгел, гадел сайлауларны да якларга кирәк диде.

Чарага оппозицион сәяәсәтчеләр Борис Немцов һәм Илья Яшин да килде.

Рөхсәт ителмәгән җыенны “Башка Русия” җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимонов оештырмакчы иде, әмма иминлек көчләре аңа мондый мөмкинлек бирмәде.

Мәйданга 2 меңләп милиция хезмәткәре һәм эчке гаскәрләре хәрбиләре китерелде. Чара үтә торган районда милиция һәм ОМОН хезмәткәрләре утырган дистәләрчә автобуслар тора.