Biografia-rt.ru сәхифәсе әле бер ел чамасы гына эшли. Шул дәвер эчендә ул Татарстанга бәйле шәхесләрнең тормыш юлын чагылдырган 50дән артык мәкалә һәм интервью туплый алган. Сайтны оештыручы Нияз Әхмәдуллин белән әңгәмә кордык.
Энциклопедик мәгълүматка ия булган күп кенә сайтлар бүгенге көндә түләүле язмалар тәкъдим итә. Кирәкле әсәр, биографияне табасың да, түләүле смс җибәргәч кенә, аны укый аласың. Әңгәмәдәшем – Biografia-rt.ru сайтын оештыручы һәм аның баш мөхәррире Нияз Әхмәдуллин мондый түләүле сайтларга каршы чыга. Ул оештырган сәхифәдә бөтен язма бушлай.
– Нияз әфәнде, Biografia-rt.ru сайтын нинди максатларда ачып җибәрдегез?
– Барыбызга билгеле – интернет челтәрендә Татарстан турында мәгълүмат бик күп һәм бай: сәясәте, икътисады, шәхесләре – барысы турында да бар. Ләкин минем, матбугат өлкәсендә озак эшләүче журналист буларак, әйтәсем килә: интернетта шәхесләр турында мәгълүмат күп очракта түбән сыйфатлы, аз күләмдә һәм кыскача булып чыга.
Ниндидер аерым шәхес турында, Татарстан турында конкрет берәр мәгълүматны авырлык белән генә табып була. Күп кенә сайтларда мәгълүмат түләүле икәнен дә онытмаска кирәк.
Декабрь аенда менә Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабировның тормыш юлын өйрәнә башладык. Русия сайтларында мондый мәгълүмат күптән бар, ләкин ул түләүле.
Шунысын әйтергә кирәк, матбугат чараларына да күп итеп хатлар, язмалар килә. Кайбер очракта мөхәррир аларны “форматка туры килмәгән өчен” чыгармый. Менә шундый мәгълүмат миндә күп җыелды. Шуңа да 2010 елның июнендә кайбер журналистлар белән җыелышып, бу сайтны ачып җибәрдек.
Сәхифәнең төп максаты – республиканың төрле өлкәләренә өлеш керткән шәхесләрне барлап, аларга багышлап, кызыклы, гыйбрәтле мәгълүмат бирү. Без язасы кешеләр, шәхесләр Татарстанда тумаган да булырга мөмкин.
Без татар җанлы кешеләр турында язарга тырышабыз. Ләкин араларында урыслар, чуашлар турында да язмалар бар. Иң төп критерий – ул кешенең Татарстанга ниндидер мөнәсәбәте булырга тиеш.
Узган елның декабрь аенда Сәүдә-сәнәгать пулаты, Фәннәр академиясе белән яңа “Татарстан белән әңгәмә” исемле видеопроект эшли башладык.
– Бу күләмле, зур эш вакытыгызны күп аладыр...
– Әлбәттә, җиренә җиткереп эшлим дисәң, күп вакыт кирәк. Бу эшне бит бездән башка, безнең республика кешеләреннән башка беркем башкармаячак. Кызыксынучылар күп бу эш белән, ләкин ярдәм итәргә ашкынып торучы юк.
– Интернетта иң популяр сүзлек – ул Википедиядер. Анда һәр кулланучы үз мәкалә, комментарын калдыра ала. Сез дә мондый функция булдырырга уйламыйсызмы?
– Андый мөмкинчелекне, бәлки, быел ук ачарбыз дип уйлыйбыз.
– Хәзер интернетта комментарлар язу шактый киң таралган. Укучылар бер-берсе белән бәхәскә керә, дуслаша, талаша... Сездә бу күзәтеләме? Аларга карата модерация алып барыламы?
– Безнең сайт әле яшь. Шуңа күп кеше аны белеп тә бетерми. Безнең кунак бүлмәсе бар. Анда комментарларны күрергә мөмкин. Барысы да сайтыбызга карата уңай. Аларны язучылар күбесе чит төбәкләрдән: Мәскәү, Омски, Краснодар, Брест шәһәрләреннән.
– Сездә татарча язмалар да бармы соң?
– Юк шул. Безнең сайт урыс телендә. Моның сәбәбе бер: Русиядә яшәгән татарлар барысы да урысча белә. Ләкин киләчәктә татар телендә дә язмалар булыр дип өметләнәбез.
– Кызганыч ки, күп кенә ике телле сайтларның рус бүлекләре татарныкына караганда күпкә байрак һәм киңрәк. Татар бүлеге факт өчен генә башкарылган кебек. Шуңа татар бүлеген ачсагыз, ул урысныкын узып китәр дигән өметтә калам.
– Сезнең белән тулысынча ризалашам. Аның турында күп сөйләшүләр булды инде. Монда системалы рәвештә эшләргә кирәк.
* * *
Интернет – иге-чиге булмаган мәгълүмат диңгезе. Әмма кайвакыт шушы диңгездән үзеңә кирәк мәгълүмат тамчысын таба алмый интегәсең. Аеруча татар тормышына кагылышлы булса. Мәсәлән, танылган татар кешесенең кош теле кадәр фотосурәте, биографиясе яки видеосы кирәк булганда. Шулвакыт Biografia-rt.ru сайты ярдәмгә килергә мөмкин.
Дөрес, ул көн дә кереп актара торган сәхифә түгел. Оперативлыгы, интерактивлыгы белән дә мактана алмый. Әмма шундый вакытлар була: сайттагы мәгълүмат сиңа иң кирәкле мизгелдә табыла. Һәм шул вакытта гына аның никадәр кирәкле һәм файдалы икәнен аңлыйсың.