Универсиадага “Алтын Урда” балеты куелачак

Опера һәм балет театры бинасы, Казан

Тамашачылар Алтын Урданың таркалу алдыннан булган чорын бию телендә күрәчәк. Авторлар сугыш, мәхәббәт һәм хыянәт вәгъдә итә.

2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага “Алтын Урда” дип аталган балет сәхнәгә куелачак. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис либреттосын язган инде, ә көен Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Ахиярова иҗат итә.

“Яңгырашы белмим ничек булып чыгар. Бәлки, “Шүрәле”дәге кебек татар аһәңнәре дә булмас монда, төрле аһәңнәр яңгыраячак”, ди Ахиярова.

Шулайда ул төрки дөнья яңгырашы, көнчыгыштан ук килгән бөек көч сихрилеге булуны да кире какмый. Европа музыкасы теле дә чагылыш табачак дип ышандыра.

Сугыш, мәхәббәт, хыянәт...


Ренат Харис бу әсәрнең исеме үк аның бөеклеген һәм бик югары дәрәҗәдә куелырга тиеш икәнлеген күрсәтеп тора, дигән карашта. “Балта белән генә чутлап, сәхнәгә чыгарырга ярамый, анда зур зәркән эшләре дә бар, сәхнә бай булырга тиеш. Алтын сүзе үзе үк бу әсәргә көч биреп тора”, дип күзаллый Ренат Харис.

Ренат Харис
Либретто авторы әйтүенчә, бөек тарихның зур булмаган бер өлеше сәнгать әсәренең нигезенә ятачак. Тамашачылар Алтын Урданың таркалу алдыннан булган чорын бию телендә күрәчәк.

“Кискен бәрелешләр, сугыш, кан кою, мәхәббәт һәм хыянәт бәрелеше, кешенең әнә шул ике ут арасында аптырашта калулары – барысы да әлеге либреттога кергән”, ди Ренат Харис. Хан һәм хан кызы, гаскәр башлыгы әлеге әсәрдә төп персонажлар булачак.

Татар халкының ерак бабаларының хөрлек, ирек сөюе, үз дәүләте өчен гомерен дә кызганмавы бу әсәрдә үрелеп барачак.

“Алтын Урда татар тарихында гына түгел, Русия һәм Европа тарихында да зур урын тота. Шуңа күрә зур масштаблы әсәр язарга тырыштым да. Бу әсәрне ни дәрәҗәдә масштаблы итеп күрсәтә алырлар, анысы Резедә Ахиярова һәм биюләрне куючы Георгий Ковтуннан торачак”, ди Ренат Харис.

“Идегәй” операсы язылган, әмма куелмаган

Композитор Резедә Ахиярова сүзләренчә, Алтын Урда тарихына мөнәсәбәттә бер зур әсәр язу теләге күптән булган инде аның. 20 еллар элек “Идегәй” дастаны нигезендә операга керешергә җыенып та йөргән.

Резедә Ахиярова
“Ул темага Мәскәү композиторы Рәшит Гобәйдуллин язды. Ул вафат булды. Аның инде әзер булу алдында торган операсы куелмыйча калды”, ди Ахиярова.

Соңгы вакытта Алтын Урда темасы көн үзәгендә. Болгарга гына артык зур игътибар булу, андагы тарихи истәлекләрне торгызу өчен гайре көч куелу кайбер галимнәр һәм тарихчылар арасында да ризасызлык тудырган иде. Бу опера үзенә күрә бер җавапмы?

“Балет фәнни максатлар куймый. Фәкать сәнгать максатларын гына куя. Кеше сәнгать аша тарихка күз салса – бу икенче мәсьәлә”, ди Ринат Харис.

Тамашачы ни дияр?

Әз генә алгарак күз салсак, дөнья тоткан дәүләтнең таркалу алдыннан булган көннәрен сурәтләгән балет Алтын Урдага мәдһияме, әллә матәмме? Нигә авторлар дәүләтнең чәчәк аткан чорын бию теленә күчермәгән дигән сорауны куючылар да табылмасмы? Исеме алдан ук Мәскәүне өркетмәсме?

Ренат Харис тәнкыйтьләрне премьераның икенче көнендә үк тыңларга әзер икәнлеген әйтә. Чөнки нәкъ менә шундый әсәр куярга кирәк дип, театрга ул әйткән.

Бу композитор Резедә Ахиярова, шагыйрь Ренат Харис һәм опера-балет театрының беренче генә уртак эше түгел. Сәхнәгә “Шагыйрь мәхәббәте” операсы куелды. Ул – XXI гасырда иҗат ителгән беренче һәм Тукай бүләгенә ия бердәнбер татар операсы. Кызганыч, сәхнәдә бик сирәк уйнала.