Милли инкыйлабчылар картаймый

Мирсәет Солтангалиев

Мирсәет Солтангалиев һәм башка милли инкыйлабчылар турындагы әңгәмәдә тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров һәм тарих фәннәре докторы, “Гасырлар авазы” журналының баш мөхәррире Дамир Шәрәфетдинов катнаша.

Римзил Вәли.
Инкыйлабтан соң һәрвакыт ниндидер торгынлык, хәтта чигенеш килә. Бәлки 1990 елларда булган милли күтәрелештән соң хәзерге вазгыять табигыйдыр. Бүген унар мең кешелек митинглар, милли оешмаларның корылтайлар үткәрүләре, бер-берсе белән ярышып, газет-журналлар чыгарулары, парламентларга үтеп кереп, милләт яки республика мәнфәгатьләрен яклап чатнатып әйтүләр бик ишетелми.

Киресенчә, иң кайнар милләтчеләр дә – биш-алты кеше. Гадәттә, алтмыш-җитмеш яшьлек бабайлар пикетка чыгып керә. Инкыйлаб үттеме? Чыннан да, туксанынчы елларда инкыйлаб булдымы?

Бу нисбәттән XX гасыр башы искә төшә. Большевиклар инкыйлабыннан соң булган татар, башкорт республикалары төзелү, милләтләрнең империядән чыгып, дәүләтчелек булдырырга омтылу, дин, милли, хәрби даирәләрнең корылтайларын оештырулары булган. Хәзерге яшьләр, хәтта урта буын да бу хәлләрне белми.

Соңгы вакытта Мирсәет Солтангалиев дигән исемне ешрак кабатладык. Казан уртасында аңа багышланган мәйдан бар, аңа ачылырга тиеш булган һәйкәлнең төбендә зур таш ята. Шушы шәхес турында башта сөйләшик әле.

Индус Таһиров. Чыннан да, соңгы елларда Солтангалиев исеме шактый еш яңгырый башлады. Кызыгы шунда, яңгырап-яңгырап китә дә, исем тагы онытыла. Әнә шул аңа һәйкәл булырга тиеш дигән таш һаман шул урында ята бит. Аның исемендәге бер генә урам да юк. Мәйданы булса да, аңа караган бер йорт та юк.

Римзил Вәли. Кайвакыт әйтәләр, эш мәйданда түгел, хәтердә. Бүген Солтангалиев кем соң ул? Без аны кем буларак искә төшерергә тиешбез?

Индус Таһиров. Мәйданы да булырга тиеш, әлбәттә. Чөнки мәйданнан үткән вакытта һәркем карый – исем язылган. Кем бу дигән фикер туа. Ә олырак кешеләрдә ул кешенең эшчәнлеге күз алдында була.

Дамир Шәрәфетдинов. Һәйкәл булдыру мәсьәләсе бит ул уйдырма фикер генә түгел. Безнең хөкүмәтебезнең бу турыда карары бар бит. 1992 елда без тарихчылар, архивчылар бөтен Русия күләмендә Солтангалиевның 100 еллыгына багышланган конференция үткәргән идек. Шуннан бирле егерме ел үтте, ә һәйкәл әле дә куелмаган.

Күптән түгел генә Мәхмүт Гасыймов белән очраштым. Танылган скульпторның эшләгән бүлмәсендә Солтангалиевның рәсеме дә бар, бюст рәсеме дә бар. Бюст әзер, аны алып куярга гына кирәк, ди.

Индус Таһиров. Аның өчен сәяси ихтыяр кирәк. Әгәр дә сәяси ихтыяр булмаса, таш та урыннан селкенми, урам да исемсез кала, мәйдан да билгесезлектә яши.

Әгәр дә башка халыкларда Солтангалиев шикелле шәхес булса, алар аның исемен дөньяга яңгыраткан булырлар иде. Кеше фаҗигале рәвештә юкка чыга, әмма аның тәгълиматы, аның язган әсәрләре күп илләр өчен җитәкчелек ролен уйный.

Дамир Шәрәфетдинов. Партия архивы мөдире буларак, Солтангалиевны аклау мәсьәләсендә документларны әзерләү эшләрендә турыдан-туры катнашырга туры килде. Миңа бик мөһим эшләр буенча тикшерүче болай диде: “Юк, Солтангалиевны аклый алмыйсыз, чөнки аны аклар өчен солтангалиевчылыкта гаепләнгән бөтен кешеләрнең эшен карап йомгакларга кирәк”. Мин, меңнәрчә кешеләр турында сүз бара, дидем.

Аннан соң Мәскәүдә дә без әзерләгән документларны карадылар. Индус Ризакович ул вакытта “Казан утлары”нда, “Коммунист Татарии”да зур материаллар белән чыгыш ясады. Болар Солтангалиевны аклауда булышты. Шуңа күрә аңа зур хөкүмәт җитәкчесе буларак кына түгел, бөек теоретикка кебек тә карарга тиешбез.

Индус Таһиров. Аклау дигән сүзгә бераз төзәтмә кертергә кирәк. Чөнки әгәр дә Солтангалиев ил алдында, халык алдында гөнаһлы булган булса, аны халык алдында аклау кирәк булыр иде. Ә бит монда җинаятьчел режим алдында аклау турында сүз барды. Әйе, ул – җинаятьче, режимга каршы чыккан.
Индус Таһиров

Римзил Вәли. Ә ни өчен аны Сталинның беренче корбаны дип язалар?

Индус Таһиров. Чөнки 1923 елны ук ул шушы эшчәнлеге өчен кулга алына.

Римзил Вәли. Ул Сталинга каршы чыкканмы?

Индус Таһиров. СССР төзелгән вакытта Солтангалиев беренче булып Татарстанны һәм башка республикаларны союздаш республикалар рәвешендә яңа дәүләткә алуны күтәреп чыга. Төзелә торган дәүләттә бөтен халыклар да тигез хокукта булырга тиеш, ди. Ә Сталинның карашы бөтенләй икенче. Солтангалиевның шушы дәлилләве, шушы батырлыгы, аның акылы Сталинга һич кенә ярамый.

Солтангалиев Сталинның милләтләр эше буенча комиссарының урынбасары була, һәм ул моның белән генә дә чикләнеп калмый. Ул беренчеләрдән булып, 1919 елдан башлап марксизм-ленинизм теориясенә һөҗүм башлый, аның дөрес түгел икәнлеген исбат итә. Пролетариат диктатурасы дөрес түгел, дөньякүләм революция һич кенә дөреслеккә туры килми. Ленинның, Марксның тәгълиматын пыр туздырып ата.

Дамир Шәрәфетдинов. Сыйныф арасында көрәш дигәнне юк итә. Империализм – капитализмның иң зур стадиясе дигән тәгълиматка каршы чыга. СССР бүген бар, иртәгә юк – вакытлы җәмгыять дигән сүзләрне 1924 елда ук әйтеп куя.

Римзил Вәли. Бу большевизм теориясеннән караганда чыннан да акланырлык кеше түгел. Хәзер дә коммунистлар аны акламыйдыр. Кайвакытта Солтангалиевны милләтчеләр дә яратып бетми. Ул милләтче булганмы? Милләткә каршы булганмы?

Индус Таһиров. Бу кешеләрне гомумән Һади Атласи ярым коммунист, ярым милләтче дип атый. Солтангалиев шушы билгеләмәгә туры килә һәм үзе дә ризалаша шуның белән: “Әйе, мин – милләтче, мин – кызыл милләтче, чөнки көрәшемдә иң беренче урында туган халкым, аның язмышы”.

Шушы зур күләмле колониаль дөньяда, куәтле Россия империясендә татарларны ничек саклап калырга мөмкин дигән сорау Солтангалиевны ныклап уйландыра. Нинди дә булса ярдәм, нәрсәгә дә булса таянып чыгу мөмкинлеге эзли ул. Шундый көчне ул социализм идеясендә таба.

Россиядә революция башлангач, большевиклар күтәрелгәч, моңа өмет баглый. Шуларга ияреп, шулар белән барып, татар халкы өчен мөстәкыйльлек алу мөмкинлегенә инана.

Дамир Шәрәфетдинов. Солтангалиев кына түгел, гомумән, күпчелек татар халкы бу революциягә ышана, балаларына шуңа карата “Рево”, “Люция” кебек исемнәр бирә. Вакыт күрсәтә – алданганбыз. Моның өчен без бүген Солтангалиевны гына гаепли алмыйбыз. Солтангалиев Мулланур Вахитов җитәкчелегендә эш итә. Аның урынбасары була. Мин Вахитовны да, Солтангалиевны да гаепләргә теләмим. Бу – безнең гомуми хата.

Римзил Вәли. Казан уртасында иң зур һәйкәл – Мулланур Вахитовка. Анда элегрәк һәлак булган Хөсәен Ямашев та бар, Галимҗан Ибраһимов та бар, Гаяз Исхакый. Ни өчендер Алла кебек Мулланур Вахитовны күтәрәләр. Аның һәм Мирсәет Солтангалиевның фигуралары ниндирәк пропорциядә? Халыкара дәрәҗәдә кем танылган соң?

Индус Таһиров. Мулланур Вахитов – чыннан да, иң күренекле шәхесләрнең берсе. Ул да татар халкының язмышын күреп, аның язмышы белән яшәгән. Ул да башка татарлар, социалистлар кебек шушы революция, бәлки, татарларга ирек яуларга ярдәм итәр, ди. Ләкин ул большевик булмый.

Римзил Вәли.
Социалист дигән сүз булгач, бәлки большевизм заманында аңа мөнәсәбәт яхшырак булгандыр?

Индус Таһиров.
Солтангалиев яза: “Без мөселман социалистларга мәчет төзедек, чөнки татар социалистлары башка. Рус социалистлары үзенә, татар социалистлары үзенә, чөнки безнең максатларыбыз төрле.

Әгәр дә рус большевиклары чыннан да дөньякүләм революцияне тормышка ашырып, пролетариат диктатурасын тормышка ашыруны максат итеп куйган булсалар, без татарларның киләчәге турында кайгыртабыз”.
Дамир Шәрәфетдинов


Дамир Шәрәфетдинов. Мин өстәп шуны әйтер идем. Сез Солтангалиевны Сталинның беренче корбаны дип әйттегез. Әгәр дә Мулланур Вахитов 1918 елда һәлак булмаса, мөгаен, Сталинның беренче корбаны Мулланур Вахитов булыр иде.

Безнең архивта шактый гына документлар бар. Алар арасында Мулланур Вахитовның Сталинга язган документлары. Ул Сталинның милли сәясәтенә 1918 елда ук каршы чыга. Вахитов һәйкәленә килгәндә, аны олуг шәхесебезнең исемен йөрткән урамга күчерү урынлы булыр. Үзәк мәйданда исә Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд һәйкәлен кую сорала.

Римзил Вәли. Гыйсъянчы шагыйрь Һади Такташ солтангалиевчыларны сүгеп шигырь язган икән, димәк, шул заманның пафосы да шулай булган. Димәк, Солтангалиевка каршы бөтен партия, журналистларны, язучыларны күтәреп, күрсәтмәләр дә биргән. Халык та аңа милләтче дип ышанган.

Мин милләтче дигән сүзнең нәрсә икәнен белмәдем, ләкин Солтангалиев дигән сүзне Такташ шигыреннән белә идем. Йомгаклап әйткәндә, Солтангалиев фигурасы кем белән чагыштырырлык?

Индус Таһиров. Азатлык өчен көрәшкән колониаль дөнья өчен ул – Маркс, әгәр дә телисез икән, ул – Ленин. Чөнки Маркс белән Ленинның теориясенә ул капма-каршы үзенең карашын, үзенең тәгълиматын булдыра.

Ул әйтә: “Колониаль шәрык күтәрелеп чыгачак, үзенең көнбатышка караганда өстенрәк икәнен исбат итәчәк. Кытай калкып чыгачак. Һиндстан калкып чыгачак. Төркия калкып чыгачак. Алар искиткеч тизлек белән алга барачак. Шушы рәвештә колониаль дөнья уяначак һәм үзенең кем икәнлеген күрсәтәчәк”.

Чыннан да, Кытай күтәрелеп чыкты, дөньяның иң алга киткән илләренең берсе. Төркия искиткеч темплар белән үсә. Ә бит Солтангалиев яшәгән вакытта болар иң артта калган зәгыйфь илләр иде. Аның язмалары билгеле булгач, Габден-Насыр, Әхмәд Бән Бәлла (Әлҗәзаирнең беренче президенты) укыйлар, күрәләр – менә безгә җитәкче көч. Аны үзләренең юлбашчысы итеп таныйлар.

Римзил Вәли. Хәтта үзләренең кабинетларында портретларын элеп тотканнар, диләр.

Индус Таһиров. Әйе, аларның кабинетларын Солтангалиев портреты бизәгән.

Римзил Вәли. Ә без хәтерлибезме? Дамир әфәнде, сез чыгарган китаплар, монографияләр, фәнни хезмәтләр укыламы?

Дамир Шәрәфетдинов. 1992 елда без Солтангалиевның 100 еллыгына багышлап халыкара конференция үткәрдек. Анда Бән Бәлладан шундый матур хат килгән иде. Әгәр дә Солтангалиевны онытмаган яшьләр бар икән, бу халыкның киләчәге зур, дип язылган иде.

Римзил Вәли. Мәдәнияттә, сәнгатьтә, фәндә бу образ һәм бу идеяләр бүген күренәме?

Дамир Шәрәфетдинов. Бу сүзне дәвам итеп шуны әйтәсе килә. Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере” Тукай исемендәге премияне алуга иреште. Ул безнекен генә түгел, Төркия дәүләт премиясен алды.

Татарстанның баш архивчысы буларак 2000нче елларда миңа чит илләрдә булырга туры килде. Кайда гына барсаң да, Солтангалиевны беләләр. Ул – безнең халкыбызның визит карточкасы.
Римзил Вәли

Дамир Шәрәфетдинов. Без Солтангалиевның сайланма әсәрләрен чыгардык. “Неизвестный Султангалиев: рассекреченные документы и материалы” дигән китап бастырдык. Хәзер Индус Ризакович белән бергә Солтангалиевның 120 еллыгына аның язмаларын, аның теоретик хезмәтләреннән торган китабын чыгарырга телибез. Беркайда да басылмаган 1938 елда допросларга җаваплары “Признание” дигән бүлектә тупланачак.

Индус Таһиров.
Моны без "признание" гына дип әйтмәс идек. Бу – чын мәгънәсендә бирелгән сорауларга теоретик рәвештә җавап бирү. Дистәләгән кешеләрнең исемнәре, аларның берсен дә пычратмый. Татар-башкортлар гына түгел, Азәрбайҗан да, Казакъстан да, Иран да, Төркия дә калмый. Шәрык дөньясы аның тулысы белән күз алдында. Бөтенесен күзаллый һәм киләчәкне билгели. Бүгенге көндә дә Солтангалиев – билгеле шәхес.

Римзил Вәли.
Бүген Мирсәет Солтангалиев һәм башка зур шәхесләр белән беррәттән XX гасыр башы чын милли зур шәхесләрнең исемнәрен урам исемнәрендә түгел, хәтта аудиторияләрдә, матбугатта сирәк күрәм. Тагы кемнәрне без искә ала алабыз?

Дамир Шәрәфетдинов. Кызганычка каршы, Мәрҗани урамындагы Солтангалиев яшәгән йорт, Тукай урамындагы Ильяс Алкин яшәгән йорт юк ителде. Ильяс Алкин турында бер-ике сүз әйтәсе килә. Чын мәгънәсендә милләтне сөюче олуг шәхес булган.

Индус Таһиров.
Егерме яшьлек егет 1917 елның революциясендә гомум мөселман хәрбиләрен оештырып, ил белән җитәкчелек итә. Армияләр төзи. Идел-Урал штатын оештыруга искиткеч зур өлеш кертә.

Ул большевиклар белән беркайчан да килешми. Соңыннан ул аларның тәгълиматын күтәреп чыгарга да мәҗбүр була. Ләкин аның тормышы большевистик идеологиягә каршы. Татар бәйсезлеге аның иң беренче максатларыннан була.

Дамир Шәрәфетдинов. Бездә булган документлардан күренә: бөтен Россиягә танылган генераллар Сөләйман Сулькевич, Якуб Юзефович 22-23 яшьлек Ильяс Алкинга рапортлар биреп торалар. Малая Красная, Большая Красная урамнарының исемнәре ясалма. Берсенә Солтангалиев, икенчесенә Алкин исемнәрен бирсәк, халкыбызга бик зур бүләк булыр иде.

Индус Таһиров. Бу – онытылган шәхесләр. Ильяс Алкин – ул Солтангалиев дәрәҗәсендәге кеше. Чөнки үзенең эшчәнлеге белән ул һәрвакыт беренче урында була. Ул татар оешмаларын барлыкка китереп, аларны саклау, яклау эшләрен үз өстенә ала.

Дамир Шәрәфетдинов. Ул гына да түгел. Алкин Зәки Вәлиди җитәкләгән башкорт гаскәрләренең штаб башлыгы була.

Индус Таһиров.
Нигездә командующий була, чөнки Зәки Вәлиди армия эшләрендә бернәрсә дә белми. Ул башкорт армиясен оештыра. Шушы армия булмаган булса, 1919 елны гомумән Башкортстан республикасы барлыкка да килмәгән булыр иде. Чөнки шушы гаскәрне Колчак ягыннан Кызыл Армия ягына күчерү эшен Ильяс Алкин, Солтангалиев, Зәки Вәлиди бергәләп эшлиләр. Шуның аркасында Совет хөкүмәте 1919 елның мартында Башкортстан автономиясен танып, шул килешүгә кул куя.

Дамир Шәрәфетдинов.
Гражданнар сугышы беткәч, ул экономика белән төпләп шөгыльләнә башлый. Бу өлкәдә дә үзеннән зур өлеш кертә. Аның хезмәтләре безнең архивта саклана.

Римзил Вәли.
Тарихчылар Индус Таһиров һәм Дамир Шәрәфетдинов татар инкыйлабчылары турында мавыгып сөйләде. Бәлки бүгенге көндә милли яңарыш һәм милли үзаң яңа хәлгә килгәндә бу бик мөһимдер. Чөнки милли, сәяси үзаң булган халык кына чын горурлыкка лаеклы һәм башкаларга үрнәк була ала.