Иделбуе халыклары китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллова әзерләгән чара видеосюжетлар күрсәтүдән башланды. Каһарман милләттәшебезгә багышланган чарада опера музыкасы бизәлешендә фоторәсемнәр һәм аларга аңлатмалар бирелә барды.
Бу чарада милли хәрәкәт активисты Иркәм Хәйретдинов Муса Җәлилгә Советлар Берлеге каһарманы исеме һәм Ленин премиясе бирү турындагы 1960 елның 2 февралендә чыккан күрсәтмә белән таныштырды.
Алсу Әлмәтева җитәкчелегендәге “Хыял тамчылары” исемле төркем нәниләре каһарманыбызның яшәеш мәгънәсе турындагы шигырьләреннән өзекләр һәм бер җыр да тәкъдим итте.
Катнаш халыклы Елшанка авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Нурсанә Алиәкбәрева җитәкчелегендәге балалар төркеме Җәлил сүзләренә язылган “Кызыл ромашкалар” дигән җырын башкарды.
Өлкә үзәгендәге 55нче мәктәпнең ана теле укытучысы Гөлүсә Кәримова “Муса Җәлил иҗатында күпмилләтле ил шартларында патриотик тәрбия” дигән темага нотык тотты. Ә ул укыган шигырь кайберәүләрнең күзләрен дә чылатты.
91нче мәктәпнең ана теле укытучысы Зөһрә Хәбибуллина Муса Җәлил үрнәгендә патриотик тәрбия алымнары буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Каһарман шагыйребезгә багышланган чара программасы шуның белән тәмамланса да, артабан чарада катнашучылар башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Шул исәптән әлеге чараны оештырган китапханә турында да сүз булды.
Бу китапханә 80нче еллар ахырында тәпиләп киткән татар милли хәрәкәте активистларның төп таянычы булып хезмәт итте. Китаплар уку өчен генә түгел – “Туган тел” оешмасының сыену урыны булып торуы да олуг ярдәм.
Бу китапханә элек-электән татарныкы гына иде. Чөнки ул шәһәрнең Куликовка дип аталган саф татар төбәгендә күптән үк эшләп килде. Ә җепшеклек елларында, чуаш-мукшылар да татар үрнәгендә уяна башлагач, шундый ук китапханә турында сүз кузгаттылар. Аларга да аерым китапханәләрне тапшыру урынына, шушы ук китапханәгә чуаш һәм эрзә телләрендә дә китаплар туплана башлады. Бу ике халык активистларына да үз җыелышлары өчен шушы ук бинаны тәкъдим иттеләр. Китапханәнең исеме дә “Иделбуе халыкларыныкы” дип үзгәртелде.
Шөкер әле, диделәр татар активистлары, хәзер үзебезнең Татар мәдәни үзәгебез бар. Анда да үз китапханәбез булыр, иншалла. Шунлыктан бу югалту аркасында әллә ни төшенкелеккә бирелү урынлы булмас.