Дамир Исхаков: “Миллилекне бетерү – сәләфилеккә адым”

Мөфтияттә яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов һәм кунаклар Дамир Исхаков, Рөстәм Курчаков

Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” клубы түгәрәк өстәлләр, остаханәләр үткәрә. Яңа форматта беренче чара тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән очрашу иде. Кичәнең темасы – “Татарстанда ислам яңарышы: уңышлар һәм ялгышлар”.

Гадәттә, яшьләр җыелган клубларда кызлар күбрәк булуына карамастан, биредә егетләр күбрәк – якынча, егермеләп егет, биш кыз иде. Төп кунак Дамир Исхаков булса да, Вәлиулла Ягъкуб, Рөстәм Курчаков, Фәрит Уразаевлар да биредә иде.

Күп кеше җыелган урында, гадәттәгечә, куелган сорауга гына сөйләшелми. Бу чарада да шулай булып чыкты. Гомумән әйткәндә, кичә кызыклы темпта барды.

Дамир Исхаков “Вәлиуллага ошамаса да” дия-дия төрекләрне мактады, Рөстәм Курчаков РИУ студентларының белемен сораулар белән тикшереп карады да, җавапларның күңелдән чыкмавын, өйрәнү белән генә әйтелүен билгеләде. Вәлиулла Ягъкуб исә барыбызга да рамкаларны югарыга күтәрергә, Русия күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә үсеш алырга чакырды.
Очрашуның иң кызыклы ягы шунда: бирегә яшь буын да, өлкәннәр дә килгән иде.

Дамир Исхаков татарның зур дин әһелләре, идеологлары булмауның аяныч икәнен билгеләп үтте. Ул, бездә тиз генә имамнарның дәрәҗәсен күтәреп булмаячак, дип уйлый. Һәм ислам университетында милли тәрбияне арттырырга – татар теле, татар әдәбияты, тарихын укытырга киңәш итә.

“Дин әһелләренең дәрәҗәсе күтәрелмәсә, халык алар янына бармаячак. Халык юкка чыкмас, әмма башка юллар табар”, ди ул.

Бу урында укытучыларның дәрәҗәсе төшү, журналистларның дәрәҗәсе кимү искә төшә. Баксаң, дин әһелләре дә шундый ук хәлдә икән. Әллә элекке буында хөрмәтле булган кешеләрнең барысының да “бәясе төштеме”, дигән сорау туа.

Галимлек, язучылык, руханилек бүген халык арасында югарыда торган сыйфатлар түгел. Ә ул “хөрмәтле кеше” урынын кем алды икән? Урыннары бушадымы, әллә кирәкләре калмадымы? Бу сораулар һаман да ачык булып кала бирә.
Алгы планда: Фәрит Уразаев һәм Данис Гәрәев

Шул сорауларны уйлап кына бетерерлек вакыт узгандырмы, кичәнең сөйләшү темасы инде үзгәргән иде.

“ТДГПУ милли университет булырга тиеш иде. Ә хәзер РИУ милли университет ролен дә үти алыр идеме?” дип сорый Данис Гәрәев.

Дамир Исхаков тагын Төркияне мисалга китерә. Андагы югары уку йортларын, шәхси мәктәпләр ачылуын, китапханәләрнең байлыгын мактый. Төркиядәге байларның психологиясен аңлата:

“Үзебез мәктәп төзесәк, укытучыларга үзебез түләп укытсак, балалар белемлерәк була, Төркия тизрәк үсәчәк, дип әйтәләр”, ди.

“Ә РИУда галимнәр дә 2-3 кенә, ул милли университет ролен 50 елдан гына үтәргә мөмкин, үтәсә дә”, дип җавап бирә Дамир Исхаков.
Сәләфилек, ваһһабилык турындагы сорау да күтәрелмичә калмый. Дамир Исхаков:

“Мине бернинди сәләфи дә ега алмый, чөнки минем милли үзаңым бар. Сәләфилеккә кереп киткән урысларның да миллилеге сакланмаган бит. Дин әһеленнән миллилекне алып атсак – шул сәләфи була инде. Мәскәүдә миллилекне бетерүгә эш барса, бу сәләфилеккә таба адым була. Шуны аңламыйлар”, дип белдерә ул.

Рөстәм Курчаков исә сөйләүгә караганда тыңлап утыруны кулайрак күрә икән. Бирегә ул яшьләрне тыңларга килүе турында әйтте, ә кичә ахырында үз фикерен белдермичә калмады:

“Теләсә кайсы проблемны тышкы яктан сөйләргә була, ә мөмкин күңел белән сөйләргә. Мин, тышкы һәм эчке ислам була, дип уйлыйм. Моны аңлатырга кирәкми, ул һәрвакыт тоела.

Тел турында, статистика, демократия турында сөйләгәндә, мин, Казан татарлары – төркиләрнең иң йомшак өлеше, дип уйлыйм. Алар һаман мескенләнеп утыра. Проблемнар бар, алар ел саен кабатлана. Бөтен энергия шуңа тотыла”, диде ул.
Очрашуда катнашучыларның күбесе егетләр иде

Түгәрәк өстәлне тыңларга, карарга, сораулар бирергә килүчеләр дә ахырдан үз фикерләре белән бүлеште, татар мөселман яшьләренә алга таба ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге турында күзаллауларын белдерде.

Йөзләренә караганда, яшьләр дә, өлкәннәр дә кичәдән канәгать иде. Дамир Исхаков аларны фәнни хезмәттәшлеккә, ә “Алтын урта”ны оештыручылар, Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге хезмәткәрләре, киләсе чараларда да катнашырга, бергә-бергә эшләргә чакырды.