Башкортстанның элекке президенты, “Урал” хәйрия вакыфы башлыгы Мортаза Рәхимов Русия Либерал демократик фиркасе башлыгы Владимир Жириновскийның Русиядә милли төбәкләрне бетерү тәкъдиме гамәлгә ашмаячак дип исәпләвен белдерде.
Рәхимов “Интерфакс” агентлыгына Жириновский турында “Ул күп белдерүләр ясый, ә хәзер сайлау кампаниясен башлады. Үзенең әле дә кирәклеген расларга тырыша. Мондый нәрсәләрне без инде аннан элекке елларда да ишеткән идек”, - диде.
“Ул Русия сәясәтендә бернәрсәне дә хәл итми һәм анда җаваплылык хисе дә юк. Бу сүзләрнең бернигә тормавын һәм беркайчан да гамәлгә ашмаячагын яхшы аңлый”, - ди Рәхимов.
Жириновский барлык милли республикаларның исемнәрен алмаштырып анда бернинди миллилеккә ишарә калдырмаска тәкъдим иткән иде.
«Татарстан түгел, башкаласы Казан икән, Казан крае, Башкортстан түгел, Уфа крае итәргә тәкъдим итәм», - ди Жириновский.
«Милли төбәкләрнең исемнәре яңгырамас иде, кешеләр дә рәнҗемәс иде», - ди ул.