Булатның әнисе – һөнәре белән информатика укытучысы Ләйсән Хафизова әйтүенчә, баланы компьютер һәм интернетка өйрәтүдә бик җаваплы һәм сак булырга кирәк. Шулай да интернетның бала өчен файдалы яклары күп, дигән фикердә тора ул.
Баланы интернет белән ничә яшьтә таныштырырга? 15, 10, ә бәлки, 5 яшьтәдер? Без үскәндә балалар 7 яшьтә хәреф өйрәнә иде. Замана балалары исә 5 яшьтән үк интернетта утыра. Моңа ачык мисал – 10 яшьлек Булат. Аның интернетны куллануда 5 еллык стажы бар. Ә портфелендә бары бер электрон китап. Шунда математикасы да, әдәбияты да, рус теле дә сыйган.
Ләйсән ханым, сезнеңчә, ничә яшьтән интернетны куллана башларга мөмкин?
Минемчә, бүген 10-12 яшьлек балалар инде интернетны актив кулланучылар рәтенә керә. Баланың интернет белән кызыксынуы 5 яшьләрдә башлана. Кызыксыну уянган вакытта ук аны монда кертеп җибәрә белергә кирәк. Башта балага күрсәтәсең, таныштырасың. Бу вебсерфинг дип атала. Ә 12 яшьтә инде алар интернетны акыл белән, белеп куллана башлый.
7-8 яшьтә бала әле хәреф танырга гына тиеш. 5 яшьтә интернетта ни эшләмәк кирәк?
Бу вакытта әле алар төрле уеннар уйный. Мәсәлән, “Смешариклар” турында. Шул рәвешле алар клавиатурага басарга, аның белән эшләргә өйрәнә.
Бу яшьтә компьютерга текәлеп утыру бала акылына зыян салмый микән?
Минемчә, интернет белән тормышны аерып карау бер дә дөрес фикер түгел. Балалар интернетта яшәргә өйрәнә. Без баланы урамга уйнарга чыгарып җибәрәбез. Тыныч күңел белән көтәбез. Кайчак ул акырып, елап та кайта. Интернет белән дә шулай ук. Баланы интернетка кертеп җибәрәсең, көтеп торасың. Әкрен генә куркыныч җирләрен дә аңлата башлыйсың.
Кая керергә, ә кая юк икәнен балага ничек аңлатырга?
5-6 яшьлек балага интернетта фильтр куярга кирәк. Ул керә алырлык сайтларны чикләү бу. Аннары янында булу кирәк. Ә үсә төшкәч ул “свойства обозревателя”га кереп ул фильтрны үзе үзгәртә ала. Булат менә хәзер фильтрны үзе билгели.
Кайбер уеннарны эзләгәндә төрле эротик характердагы скриншотлар, баннерлар килеп чыга. Мин Булатка әйтәм: “Улым, бу төймәләргә басарга кирәкми”, дим. Интернетта балаларны порно, секта, наркотиклар котырта дибез. Ләкин балалар аларга игътибар да бирми. Яңа буын бу яктан бездән дә сайланучанрак. Бәлки безгә, олыларга гына куркынычтыр алар.
Син ата-аналар белән дә еш аралашасың, җыелышларга да йөрисең. Аларның интернетка карата фикерләре нинди?
Күптән түгел генә җыелышта булган идем. Күп кенә ата-ана баласын интернетта күп утыра дип зарлана. Аңлавымча, андыйлар үзләре интернет белән бик дус түгел, анда нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аермыйлар. Интернетны явызлык итеп кабул итәләр.
Минем Булат еш кына интернетны мәктәпкә өй эшләрен хәзерләү өчен куллана. Мәсәлән, презентация ясыйсы булса, ул интернетта реферат таба, аны редакцияли, аннары презентациясен әзерли.
Ләкин иҗат итү белән редакцияләү арасында аерма зур бит.
Әлбәттә. Ләкин ул аны редакцияләгәндә текстны үзгәртә, аңа өстисе сүзләрне өсти. Иҗат итү белән әзерне куллану үрелеп бара.
Үземнән чыгып әйтәм – компьютер аркасында каләм белән язуны онытып барам. Киләчәк балалары бөтенләй язарга өйрәнә алмый калмас микән?
Дөнья алга бара. Хәзер, чыннан да, балалар клавиатурада язарга өйрәнде. Кул белән язарга кушсаң, каршы килергә дә мөмкиннәр. Дөнья технологияләре тормышка керә икән, без аннан аерыла алмыйбыз. Бер киңәш әйтәсем килә: баланың интернетта эшләү тәҗрибәсе белән һәрдаим танышып торырга кирәк.
Мин, мәсәлән, Булатның онлайн нишләгәнен белеп торам. Аннары, интернетта журнал бар. Ул әле усаллыкка өйрәнмәгән, үзенең эзләрен сөртеп бармый. Есенинны суга ыргыткан кебек, баланы интернет диңгезенә чыгарып атарга ярамый. Башта әкрен генә йөзәргә өйрәтергә кирәк.
Рөхсәтсез социаль челтәрләргә теркәлмәсен, онлайн чатта утырмасын. Аннары психология китаплары укып, мин шундый нәтиҗәгә килдем: бала бөтен әйберне рөхсәт белән генә эшләргә тиеш. Ә тора-бара аның үз тоемлавы барлыкка киләчәк.
Син – белемең белән информатика укытучысы. Ник бу эшкә бармадың?
Мин физика-информатика факультетын тәмамладым. Аннан соң 3 ел педуниверситетта информатика укыттым. “Мәгариф” нәшриятына физика буенча татарча эшләүче кеше кирәк дигәч, анда бардым.
8 елымны шуңа багышлап, зур тәҗрибә тупладым, дип уйлыйм. Интернет мәгълүматы, китаплар һәм компьютер: баланы берьюлы барысына да өйрәтергә кирәк дип уйлыйм.
Хәзер бит аудио китаплар, электрон китаплар бар. Бәлки, кәгазь вариантын музейга куярга вакыт җиткәндер?
Кәгазь китапны укымаган бала электрон вариантын укымаячак! Булат бик теләп Дюманың “Өч мушкетер”ын укый. Ләкин ул авыр китапны мәктәпкә ташып йөреп булмый. Ярдәмгә электрон китап килә.
Шуңа мин аңа мәктәп китапларын да сканер аша чыгарып, электрон рәвешкә китереп бирдем. Балалар бөтен әйберне тиз, оператив сеңдерә, кызу темпта яши.