Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган "Алтын урта" клубының чираттагы кунагы – Нәҗип Нәккаш белән очрашуда яшьләр шәмаил ясау серләре белән танышып кына калмады, әлеге төр сәнгатьне тирәнрәк аңларга да өйрәнде.
Казан урамнарында латин графикасында, инглизчә язылган сүзләр, реклам такталары бик күп, әмма, бизәлеш мөмкинлекләре күбрәк булуга карамастан, гарәп хәрефләре белән язылганнары күренми. Танылган рәссам-хаттат Нәҗип Нәккаш “Алтын урта” клубында үткән яшьләр белән очрашуда шул хакта борчылып сөйләде. Шулай да ул вазгыятьнең яхшы якка үзгәрәчәгенә ышана.
“Хәзер гарәп язуын бик күп кулланырга мөмкин. Ләкин безнең мэрия моңа бер дә игътибар итми. Универсиадага кадәр мондый язулар да артыр, киңрәк кулланылыр, дип өметләнәм”, диде Нәҗип Нәккаш.
Мөфтиятнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов гарәп язуын киңрәк куллану Казанның шәркый йөзен булдыруга һәм туристларны кызыксындыруга уңай тәэсир итәр иде, дигән фикерен җиткерде.
Очрашу остаханә калыбында үтте. Кунак үзенең хезмәтләре белән таныштырды, шәмаилнең, туграның нәрсә икәнлеген аңлатты, төп язу төрләре хакында сөйләде.
Яшьләр каллиграфның эш кораллары белән танышты, алар белән ничек эшләргә кирәклеген белде. Нәҗип Нәккаш үзе маркер белән дә, язу карасы белән дә эшләп күрсәтте. Остаханәгә килүчеләрнең һәрберсенә үз исемнәрен гарәп графикасында язып, тугра да ясап бирде.
Нәҗип Нәккашның төп эше борынгы һәм урта гасыр чәчмә әсәрләре белән бәйле икән. Ул аларны күчереп яза, тәрҗемә итә, халыкка чыгара. Икенче эше исә – хаттатлык (ягъни каллиграфия).
Яшьләр шәмаилләрнең иконадан ни белән аерылуы турында сорады, боларның икесен чагыштыручылар булуын да билгеләп үтте. Нәҗип Нәккаш охшаш дип әйтүнең дөрес түгеллеген белдерде.
“Охшаш дип әйтү дөрес түгел. Христианнарда күбрәк Гайсә сурәтләнә, аны Аллаһ урынына күрәләр, аңа табыналар. Ә бездә ул – зур пәйгамбәрләрнең берсе.
Татарда шәмаилгә, язуга табыну юк. Бу бары Аллаһы Тәгаләне данлау, зурлау булып тора. Мөселман кешесенә тышкы яктан булса да рух биреп тора. Үз-үзенә мөстәкыйль бер жанр ул, ә табыну объекты түгел. Иконаларның үз кануннары бар. Ә каллиграфиядә һәр каллиграф үзенчә ясарга мөмкин”, дип җавап бирде Нәҗип Нәккаш.
Ул үз хезмәтләрендә фарсылар, төрекләр кебек, татар шагыйрьләренең Коръән сүзләренә якын шигырьләрен, бигрәк тә Тукай сүзләрен куллана. Нәҗип Нәккаш, үз хезмәтләре белән таныштырып, шигъри мисаллар да китерде.
Рәссам-хаттат хезмәтләре белән сокланып утырган яшьләр аның шәмаилләрен ни өчен ясап сатмаулары белән кызыксынды.
“Сатуда искитәрлек булмаган, гади шамаилләр генә табып була”, дип белдерде яшьләр.
Нәҗип Нәккаш бу хәлнең сәбәбен игътибар җитмәү һәм моны эшләргә теләүчеләр булмау белән аңлатты.
“Минем дә таләпчәнлек җитми, кемнәрнеңдер игътибары да җитми. Югыйсә, моның белән кемдер акча да эшли ала. Әле альбомым да чыкмаган. Җыенабыз җыеуын, әмма кайчан чыгар”, диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккаш.
Нәҗип Нәккаш инде өченче ел халыкара күргәзмәләрдә катнаша, аның эскизлары белән мәчетләрне бизиләр, күпләр аңа үз туграсын, гаилә билгесен ясата. Очрашуда рәссам-каллиграф яшьләр белән якын итеп, үз итеп сөйләште, гыйбрәтле фикерләрен җиткерде. Яшьләр исә, үз туграларын күтәреп, кунакка рәхмәтләр әйтеп таралышты.