Губернатор җәйләве янында тоткарланганнар мәхкәмә каршына басты

Якшәмбе Краснодар ягы губернаторының җәйләве янында тоткарланган экологлар милициягә буйсынмауда гаепләү белән бүген мәхкәмә каршына басты.

Тоткарланган экологларның берсе Дмитрий Шевченко әйтүенчә, алар губернатор җәйләве янында табын корып ял итәргә теләгән булган.

Экологлар мәглуматларына караганда, рәсми рәвештә федераль урман фондына караган ул урманда төзелеш өчен агачларны канунсыз рәвештә кисәләр.

Бу чарада катнашучыларны милиция көчләре каршылаган һәм сәбәпләрен аңлатып тормыйча аларны машиналарга яба башлаган. Оппозиционерларның берсенең борынын сындырганнар.

Барлыгы 20-ләп эколог һәм журналист тоткарланган. Соңрак аларның күпчелеге иреккә чыгарылган.