Хәмитов ачлык тотучы башкорт яшләре белән сөйләшкән

Уфада Башкорт яшьләре иттифагы активистлары башлаган ачлык чарасы дәвам итә.

2 мартта башланган әлеге протест чарасына җомга көнне тагын өч кеше кушылып ачлык тотучылар саны, тоткарланган Артур Иделбаевны да санап, сигезгә җиткән.

Башкорт яшьләре иттифагы рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев белдерүенчә, пәнҗешәмбе кичен аңа Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов телефоннан шылтыратып, ачлык тотучыларның таләпләре белән кызыксынган.

Ачлык тотучылар узган атнада кулга алын ветеран башкорт активисты Артур Иделбаевны иреккә чыгаруны, башкорт активистларын эзәрлекләүне туктатуны һәм протест чарасында катнашканнан соң югары уку йортындагы укуларыннан чыгарылган ике студентны кире укырга алуны таләп итә.

Багаев әйтүенчә, президент аңа бар мәгълүматны да тикшереп, мәсьәләләргә ачыклык кертеләчәген вәгъдә иткән.