Татар һәм башкорт телләрен катнаштырып укыткан Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны җавапка тартмакчылар. Укучыга "татар таягы", "башкорт таягы" дип, ике тел укытуның мәгънәсе юк, ди ул.
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге бердәнбер татар гимназиясендә татар һәм башкорт телләрен катнаштырып укыталар. Башкорт теле фән буларак атнага бер тапкыр гына керә. Мәгариф өлкәсе җитәкчеләре гимназия мөдирен башкорт телен атнага ике тапкыр укытмаганга җавапка тарттырмакчылар. Шул уңайдан Нурмөхәммәт Хөсәенов “Азатлык”ка әңгәмә бирде.
Нурмөхәммәт әфәнде, сезне ни сәбәптән мәхкәмәгә тартмакчылар?
Мәктәпне Башкортстандагы мәгарифне күзәтү комиссиясе тикшереп китте. Соңгы тапкыр бездә бер ел да өч ай элек булганнар иде. Гәрчә, канун нигезендә комиссия мәктәпне ике елга бер тикшерергә тиеш.
Аларның төп соравы: ни өчен гимназиядә башкорт телен 1-11 сыйныфларда атнасына ике сәгать укытмыйлар? Ни өчен башкорт теле атнасына бер тапкыр 7-11 сыйныфларда гына укытыла?
Гимназия бу схема белән күп еллар эшли. Моңарчы да тикшерүләр булды. Әмма аларга башкорт теле белән татар теленең аермасы зур түгеллеген, таякның башкортча да, татарча да таяк булуын аңлатып бирә идек. Балаларга "башкорт таягы", "татар таягы" итеп өйрәтүнең вакыт уздыру гына икәнен аңлардай кешеләргә аңлатып килдек. Безнең белән алар ризалаша иде.
Ә бу юлы ни өчен ризалашмадылар?
Монысында егәрле яшьләр килде. Җитәкчеләре – Марина Ихсанова. Ул минем белән өзми-куймый әрепләште, шунда ук административ беркетмә төзеде. Икенче көнне тагын бер кәгазь сорап алдылар. Мине җавапка тарттыру өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүләрен әйттеләр.
Беркетмәгә кул куймадым. Ни язганнарын белмим. Әйтүләренә караганда, 1-11 сыйныфларда башкорт телен татарныкы дәрәҗәсендә укытмаганга, миңа зур күләмдә штраф салачаклар.
Татар һәм башкорт теленең аермасы зур түгел. Татарча яфрак дисәк, башкортча япрак була. Бер дәрестә татар, икенче дәрестә башкорт теле укытуның мәгънәсе юк. Ике телне бергә кушып укыту иң отышлы юл булып чыга. Бәлки, бу ысулны бөтен Башкортстанда кулланырга кирәктер?
Моны һәрвакыт шулай итеп дәлилләп килдек. Чөнки татар белән башкортка тылмач кирәкми. Бу турыда “Бердәм Русия” газетына элекке президент Мортаза Рәхимов та әйтте. Тикшерүчеләргә һәрвакыт шуны әйтәм: әйдәгез, минем чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм башка мәктәп, хәтта башкорт сыйныфы балаларының башкорт телен белү дәрәҗәсен тикшереп карыйк. Иманым камил – Бәләбәй татар гимназиясе балалары башкорт телен алардан яхшырак белә.
Әмма бу аларны кызыксындырмый. Башкортстан мәгарифендә шовинизм чәчәк ата. Алар татар баласына "башкорт таягы", "башы", "корты" дип укытмыйча түзеп тора алмый. Бүген министрлыкларда һаман элекке кешеләр утыра. Алар үзләренең көчләрен белә.
Аның әле тагын бер ягы бар – чыгарылыш имтиханында балалар татар теле белән башкортныкын бутый. Чөнки телләр бик якын.
Бәләбәй педагогика училищесының татар бүлегенә укырга килүчеләрнең татарчамы яки башкортчамы язуын хәтта аңлап булмый. Әйткәнемчә, телләр бик якын. Кайбер галимнәр язуынча, татар һәм башкорт теленең якынлыгы 98%ка җитә. Бары тик ике-өч аваз аермалыгы бар.
Нурмөхәммәт әфәнде, соңгы көннәрдә Уфада иҗтимагый вазгыять киеренкеләнде: Башкорт корылтае тирәсендә ыгы-зыгы, башкорт яшьләренең ачлык игълан итүе... Инде менә сезгә каршы да тагын нидер уйлап чыгарганнар. Монда ниндидер уртаклык бармы, сезнеңчә?
Нәкъ шулай. Яңа президент Хәмитов капма-каршы кую, көчләп тагу кирәкми дип сөйләде. Әмма мондагылар үз эшен эшли. Татарстан белән Башкортстан бераз якыная башлады бит. Бу башкорт шовинистлары эченә сыймый. Алар ике халыкны дошманлаштырырга тырыша. Татар белән башкортның дус булуы кемнәрнедер борчый.