Эшкә урнашу – хикмәтле михнәт

Эш эзләүчеләр хезмәт биржасына бара, игъланнар укый, интернеттан вакансия табып, анкеталар җибәрә. Әмма эш табуга иң ышанычлы юл “блат” дип санала

Совет заманнарында ярым бушка эшләп, эшсезлекнең нәрсә икәнен белмәгән халык хәзер авыр хәлдә. Рәсми статистикага күрә эшсезләр саны 3-5 процент кына дип саналса да, меңнәрчә, миллионнарча кешеләр эшсез урамда йөри яки үзенә хезмәт урыны эзләү белән мәшгуль. “Азатлык” радиосының чираттагы аналитик тапшыруы менә шушы кискен социаль мәсьәләгә багышлана.

Бу юлы студиядә бер генә кунак та юк. Әлбәттә, эшкә урнашу, мәшгульлек белән шөгыльләнүче экспертларны, хәтта якшәмбе көнендә дә студиягә чакыртып китертү кыен булмас иде. Ләкин тормыш үзе тудырган мәгълүмат һәм фикерләр болай да хәттин ашкан. Акыл тегермәнендә күпме генә тартсаң да, оны чыкмый. Әйе, эшсезлек дигән бәла һәр авылга, һәр урамга, хәтта һәр йортка килеп керде. Эшлим дигән кешегә эш табыла кебек.

Ләкин көне буе тир агызып яки берәр урынга бәйләнгән эт кебек беркая китмичә тору өчен түләнгән эш хакы хәтта чәй-шикәрлек тә булмагач, ничек яшәргә һәм ни өчен эшләргә? Хәзер урам себерергә яки җир казырга ризалашучылар сирәк очрый, аның каравы икешәр диплом алган, телләр белгән югары квалификацияле белгечләр яки шулай дип санаучылар буа буарлык.

Һәркемнең матур, җайлы урынга утырып, акчаны көрәп аласы килә. Баласын соңгы тиеннәрен түләп укытучы ата-аналар “үзем гомер буе бил бөктем, ичмасам балам рәхәт яшәсен” дип хыяллана. Ә баласына инде 20-30 яшьләре узып китә, дипломы да бар, рәтле эше генә юк.

Эшкә урнашу һәм эшсезлек – кискен социаль проблема. Бу төрле илләрдә шулай. Ә Русиядә тагы да катлаулырак, чөнки монда эш табу, гадел түләү, социаль ярдәм системасы әлегә корылып бетмәгән.

Ничек яхшы эшкә урнашырга? Сирәк-мирәк булса да, яхшы эш хакы түли торган урыннар бушап тора. Кемдер карьера ясап, югарыга үрмәли. Бу хәрәкәтнең сәяси ягы да бар, ягъни нинди фикерле, нинди катлам вәкиле ешрак эшкә алына.

Шулай ук милли аспект та бар. Генерал, маршал, генераль директор, банк җитәкчесе, министр урыннарына теләсә нинди милләт вәкиле күтәрелә алмый.

Әйтик, Казандагы хәрби җиһазлар чыгаручы бер Казан заводын аның директоры кулга төшергән дә, Мәскәүдәге федераль берләшмә җитәкчесе булып эшкә күчкән. Үзе урынына яшь кенә кызын калдырган, хәзер инде ул кияүгә чыкмаган кыз бала депутат та булган, заводны да кулында тота, үзе өчен махсус ачылган банкны да җитәкли, ә аның энесе машиналар сата торган кибетләр һәм башка байлыклар белән идарә итә. Бу “сәләтле балаларга” эш урынын табу кыен булмаган. Әтисе дус-ишләре белән малны кулга төшереп торса, балалар эш осталыкларын камилләштерә.

“Тормыш – диңгез, без – пароход, дөбердәтәбез генә”, дип җырлана иде халыкта. Ә менә күпчелек, кызганычка каршы, бик үк дөбердәтә алмый. Һәр көн саен тыйнак кына эштә утыручыларга да танышлары “берәр урын юкмы?” дип мөрәҗәгать итә. Казандагы хезмәт биржасы оештырган “Эш ярминкәсе” көнне анда меңләгән кеше җыела. Нишләптер хезмәт биржасы аша үзенә эш табучылар бик күп түгел.

Әйдәгез әле, уйлап карыйк. Кирәкле эшне ничек табалар икән? Игълан ашамы, танышлар ярдәмендәме яки башка ысул беләнме? Һәм эшкә урнашканда иң лаеклы кешене дөрес сайлыйлармы? Эш сыйфатына таләпләр югары булган урыннарда кемне һәм ни өчен сайлап алалар?

Башта ук әйтеп куябыз. Социологик тикшеренүләргә караганда, иң ышанычлы юл – игълан уку, электрон почта аша анкета җибәреп әңгәмәгә чакырылу аша гына эш урынын тапмыйлар. Русиядә эш эзләүчеләрнең 88%ы шәхси элемтәләр, танышлыклар ярдәмендә хәрәкәт итә. Һәм күпчелек үз теләгенә нәкъ менә шул юлдан гына барып ирешә ала.

Протекция, әшнәлек, ага-энелек ысулын кулланмаган кешеләрнең яртысы танышларына мөрәҗәгать итәргә, эш сорарга уңайсызлана икән. Җае чыкса, алар да бик сорарлар иде таныш түрәләрдән. Әмма сорашуларга җәлеп ителгән 10 кешенең 9ы үз дусларының һәм туганнарының эшкә урнаштырырга соравын ишеткән. Бары тик 4% җавап бирүче генә үз танышларының гозерен кире каккан.

Димәк, “блат” булмаса, кардәшләреңнең, танышларыңның “йонлач кулы” ярдәм итмәсә, эш таба алмыйсың. Мондый мөмкинлек берәүләрдә бар, ә күпләрдә юк.

“Азатлык” радиосының Казан бүлеге замандашларыннан бу турыда сөйләргә үтенгәч, кемнәр ничек җавап бирде соң? Хәбәрчебез Мәликә Басыйр төрле катлам кешеләренең фикерләрен белде.

“Сәләт” аланында тәрбия алган заман кешесе, булдыклы егет, студент Альберт Шакиров фикере мондый:

“Блат”ның да төрлесе була. Мәсәлән, кемнеңдер университетта танышлары бар икән, алар сәләтсез кешеләрне кертеп төртмәячәк. Шуңа күрә “блат” белән урнашуның да уңайлы яклары бар. Беренчедән, “блат” белән урнаштырган кеше үзе җаваплыгын тоярга тиеш. Кешене эшкә урнаштырганда, ул кеше киләчәктә оятка китермәскә тиеш.

Танышлык белән эшкә керү барыбер ниндидер этәргеч бирә. Моңа кадәр йомылып йөргән кеше, аның сәләтен күреп, аны этеп җибәрүне мин танышлар аша эшкә керүнең тискәре ягы дип әйтмәс идем”.

Римзил Вәли. Студент егет үзе белән таныштырганнан соң аның ниндирәк урында нишләргә җыенуын һәм әгәр дә дәрәҗәле урында, министрлыкта эшләсә, хезмәткәрләрне ничек сайлап алырга теләвен сораштык.

Альберт Шакиров. Иң беренче чиратта резюме соратып алам. Кешенең нинди тәҗрибәсе, казанышлары бар икәнен карыйбыз. Әгәр дә алар безгә туры килми икән, кире боруның бернинди авырлыгы да юк.

Римзил Вәли. Сәләтле яшьләрне сайлап алып, махсус шартларда әзерләп үстерүчеләр булганда, бәлки Альберт Шакиров кебек егетләр урамда эшсез йөрмәсләр. Аларның белемнәре, танышлыклары, дәүләт һәм җәмгыять системасын белүләре чыннан да сәясәт, идарә тармакларында эшләргә мөмкинлек бирер. Бәлки, бәлки...

Чыннан да, кайбер очракларда танышлык, яхшы дуслар, остазлар табылу һәм әлбәттә, табигый сәләт, тышкы һәм эчке камиллек, физик һәм интеллектуаль мөмкинлекләр иң беренче урынга чыга. Бигрәк тә сәнгатьтә, фәндә бу бик мөһим.

Балет биючесе Клара Янбулатова “Азатлык”ның социологик сорашуына үзенең язмышын сөйләде. Ул да гыйбрәтле. Таланты булгач, хәтта совет заманында да аңа укырга, камилләшергә мөмкинлекләр табылган.

Клара Янбулатова.
Сугыш вакытында безне, кечкенә балаларны, театрга чакырып, җырлаттылар. Анда балалар хоры бар иде. Шул ук бинада берничә бала балет студиясендә шөгыльләнә иде. Мин дә аларга кызыктым. Балет студиясе җитәкчесенә барып сөйләшкәч, мине алдылар. Бер ел узгач, мине беренчеләр рәтенә куйдылар. Өч елдан соң, акча булмау сәбәпле, Мәскәүдән студияне ябарга дигән хәбәр килде. Җиденче классны бетергәч, кичке мәктәпкә күчәргә туры килде. Чөнки мине опера һәм балет театрына эшкә алдылар.

Театрда эшләгән вакытта Ленинградтан килгән Николай Поликарпов миңа Ленинград сәнгать мәктәбенә укырга керергә киңәш итте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң шунда укырга кердем. Укуны тәмамлаганнан соң кире Казанга кайттым.

Римзил Вәли.
Әгәр дә җыр, бию, театр, кино сәнгате өчен кирәк булган талантыгыз булса, бу талантны вакытында күреп, өйрәтеп эшкә җәлеп итсәләр, эшкә урнашу проблемасы борчымаска тиеш. Шулай да, опера җырчылары, театр актерлары өчен дә ел саен ярминкәләр үткәрелә, талантның зурлыгына һәм кайда нинди артистның никадәр кирәклегенә карап, билгеләр бирелә.

Берәүләр иң зур сәхнә, кино йолдызына әйләнерлек контрактлар ала, аларга зур эш хакы түләнә, фестивальләрдә дипломнар, төрле бүләкләр тапшырыла, интервьюлар, автографлар, зиннәтле йортлар алар өчен табигый нәрсәгә әйләнә. Ә икенче артистлар ярымфәкыйрь хәлдә рольләр һәм киң сәхнәләр турында хыялланып, кайдадыр картая.

Күпме сәләтле һәм фидакарь шәхесне ниндидер вак-төяк сәбәп аркасында читкә типкәннәр. Һәм күпме йолдызлар артыннан этеп мендерерлек кешеләре булганга югары үрмәләгән. Бу мохиттә дә танышлык, сату һәм алу кануннары беренче урында. Ә күпчелек исә коймадагы игълан укый, интернет капшый, анкета тутырып вакансия булган урыннарга җибәрә.

Татарстанда мәшгульлек белән шөгыльләнүче оешмаларның интернет- сәхифәләрендә эш эзләүчеләргә шундый киңәшләр бирелә.

“Иң башта үзегез алдына реаль максатлар куегыз. Эш урынына кайту, эш табу үзеннән үзе килеп чыкмас...”

“Эш эзләү – ул үзе дә авыр эш, аны системалы алып барырга кирәк. Хезмәткә урнашу мөмкинлекләре һәм рекламага куелган вакансияләр бер-берсенә тәңгәл килми. Вакансияләрнең күпчелеге беркайчан да рекламага куелмый. Ләкин бу сезнең шул урынга урнашуыгызны тыймый. Андый урыннарга сез дә дәгъва итә аласыз.

Кайвакыт игъланнарда эшкә урнашу мөмкинлеге дигән искәрмә әйтелә. Мондый мөмкинлек теләсә нинди оешма яки аерым шәхес кулында була ала. Әнә шундый оешма һәм шәхесләрнең ышанычын яулау, кызыксындыру өчен көненә 5 сәгатьтән артыграк хәрәкәт итәргә кирәк...”

Тагын шундый киңәшләр бирелә. “Сезгә тәкъдим ителгән эштә сез теләгән түләү булмаса да, сезнең һөнәрегезгә туры килмәсә дә, баш тартырга ашыкмагыз. Ничектер җаен табып, вакытны кичектерегез, туганнарыгыз белән киңәшегез һәм бу тәкъдимнең артында нинди киләчәк булуын өйрәнегез.

Үзегез пөхтә киенегез, тәртипле, акыллы хәрәкәт итегез. Сезнең һәрбер очрашуыгыз көтмәгәндә эш табуга юл ачарга мөмкин. Вакытлыча эштән яки бер аерым эшне башкарган өчен акча эшләүдән баш тартырга ашыкмагыз. Мондый эшләр сезгә даими эш тапканчы ярап тора...”

“Бер тапкыр уңышка ирешмәгән хәлдә чигенмәгез, йомшак кына итеп эзлекле юлдан барырга, үз максатыгызга ирешергә тырышыгыз. Моның өчен соңрак шул урынга тагын мөрәҗәгать итеп, вазгыятьнең үзгәрүе белән кызыксыныгыз...”

Казанда яшәүче Искәндәр. “Үз көчең белән төзелешкә керергә була, яисә автобус йөртүче булып урнашырга була. Прокуратура, суд өлкәсенә, әлбәттә, керә алмыйсың. Хәзер һәр кеше юрганны үзенә тарта. Дусларым арасында эшкә танышлары аша урнашканнары бар. Яхшы дустым прокуратурага эшкә керде. Күпме укысаң да, арттан төртүче булмаса, ерак китә алмыйсың”.

Казан кызы Эльмира. Мин укырга юллама белән кердем. Эшкә урнашканда минем юлым билгеле иде. Мин юлламаны биргән оешмага кайтам, анда биш ел эшләргә тиешмен. Анда ошап китсә, калырмын.

Сәвия. Мин Саба районына балалар врачы булып кайтачакмын. Укырга кергәндә укып бетергәч эшкә безгә кайтасыз дип юллама бирәләр. Алар безнең укуга түли, ә без аның өчен биш ел эшләячәкбез.

Равил. Мин машина йөртүче булып эшлим. 25 ел бер оешмада эшлим. Күчеп йөргәнем юк. Ә Казанда танышларың булмаса, эшкә урнашып булмый. Әгәр дә үзем җитәкче булсам, башта кешеләрнең профессиональлегенә, һөнәри осталыгына карар идем. Ә үзем эшкә урнашканда әле танышлар аша эшкә урнашу юк иде.

Римзил Вәли. Социологлар Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 4 мең кешедән сорашканнан соң, танышлар аша эшкә урнашмауның сәбәпләрен белешкән. 35% җавабы шулай: эш эзләүнең кирәге булмады. 33% җавап бирүчеләр бу ысулны нәтиҗәле дип санамый. 32% танышлар аша эш йөртеп, алар алдында бурычлы булырга теләмәүләрен әйткән. 21% танышларыннан сорарга оялган.

Димәк, мәңгелек ысул “блат” аша хәрәкәт итү дә гади һәм җиңел нәрсә түгел. Танышларына мөрәҗәгать иткән кешеләрнең 64% чыннан да эш урынын тапкан. Ә 36%ына танышлар аша эш йөртү дә файда бирмәгән. “Ә сез үзегез танышларыгызга эшкә урнашырга ярдәм итәр идегезме?” дигән сорауга бары 4% кеше генә “Юк, ярдәм итмәс идем” дигән.

Әлбәттә, теләсә кемнең ярдәм итәргә мөмкинлеге дә булмый. Шулай да, танышларына ярдәм итәргә теләүчеләр 22% кына. Ә 74% ярдәм итсәләр дә, кайбер кешеләргә генә ярдәм итәчәген әйткәннәр. Димәк, танышлар үзләре дә өсләренә җаваплылык алып, эшкә урнашучыларны фильтр аша үткәрә икән. Бәлки, шуңа күрәдер, кайберәүләр еллар буе бернинди дә эшкә урнашмый гомер кичерә. Павел исемле Казан кешесе моңа күнегеп тә беткән.

Павел. Мин эшсез. Эш беркайда да юк. Хәзер укып маташам, ләкин эш таба алмыйм. Соңгы тапкыр 10-12 ел элек эшләгән идем. Мин бу дөньяда яхшылык эшләргә тырышам. Хәзер мин юридик факультетка укырга кердем. Ә эшкә урнашыр өчен бик күп акча һәм яхшы танышлар кирәк.

Римзил Вәли. Күренүенчә, Павел күпме эш эзләсә дә, уңышка ирешмәгән һәм эшләргә теләге дә көчле түгел аның. Гомумән, ул үзеннән-үзе зуррак эш килеп чыкмасмы дип хыяллана. Хәзерге чорда бәхет ялкау, пассив кешеләргә елмаймаганын әйтергә кирәк.

Шулай да, эш әзләүчеләргә ярдәм итүче һәм эшчеләр эзләгән оешмаларга кешеләр табып бирүче үзәкләр кирәк. Һәм алар бар. Казанның үзендә мәшгульлек үзәге һәм моңа кадәр булган 7 районның һәркайсында аерым мәшгульлек үзәкләре, аларның филиаллары бар.

www.kazantrud.ru сәхифәсендә аларның адреслары, телефоннары, директорлар, мөдир, урынбасарларының, баш бухгалтерларының исемнәре куелган. Бу үзәкләр бер вакытта да тик тормый, кемдер эш тәкъдим итә, икенчеләре эш сорый. Ләкин барыбер күпчелек аларны белми һәм белергә дә теләми.

Танышлар, дуслар, кардәшләр кирәк. Тапканны бүлешү кирәк. Һәм әлбәттә, эш эзләүченең хәрәкәттә булуы, тырышлыгы һәм зирәклеге. Бу турыда казаннар менә нәрсә сөйли:

- Мин хәзер пенсиядә. Гомер буе санэпидстанциядә эшләдем. Анда эшкә кергәндә беркем дә ярдәм итмәде. Кеше үзе хәрәкәт итсә, ул барыбер үзенә эш таба ала. Хәзер җыештыручы булып эшлим.

- Мин сакта эшлим. Аны игълан буенча таптым. Әле беркая да укымыйм. Белемем булмагач, беркая да бармадым.

- Яхшы эшкә урнашыр өчен укырга кирәк. Кеше аркылы урнашу белән дөнья алга бармас. Әгәр дә үзем директор булсам, танышларымны әгәр дә алар үз һөнәрләре буенча укыган булсалар, эшкә бәлки алыр идем.

Римзил Вәли. Инде эшкә урнашу юллары турында әйтелгән фикерләргә, мәгълүматларга йомгак ясыйк. Монда бернинди дә ачыш юк. Һәркем үз-үзенә һәм иң якын кардәшенә яки якын кешесенә генә кирәк.

Хәтта гадирәк эш башкарганда да, ә инде банк, дәүләт структураларындагы җитәкчесе урыннары бушаса бигрәк тә, бу турыда ләм-мим, берни әйтелми. Хәтта бәйге игълан ителсә дә, комиссия әгъзалары кемнең җиңәргә тиешлеген алдан беләләр. Бик сирәк очрый торган, бик зирәк һәм көчле шәхесләр генә кайбер урыннарга үтеп керергә мөмкин. Әгәр дә язмыш елмайса һәм үзләре кинодагы Штирлиц кебек сабыр һәм кыю булса.

Эш базары кыргый дияр идек, алай ук кыргый түгел. Элек тә, хәзер дә дәүләт ихтыяҗларына, сәяси максатларга туры килә.

Менә бер мисал. Февраль аенда Казанның мәшгульлек үзәгендә Норильски ягулык комплексыннан килгән эш бирүчеләр 122 кеше белән очрашты. Руслан Равилевич дигән милләттәшебез теләүчеләрне сайлап-сайлап үзе эшләгән Норильски никель компаниясенә алып китә.

...Хәтерегездәме, Донбасс шахталарына, Себер урманнарына, Ерак Көнчыгышта диңгездә балык тотарга, шәһәрләр салырга, тимер юл корырга вербовка белән күпләр киткән. Алар арасында татарлар күпчелек булганлыгы сер түгел.

Хәзер шул күчүчеләрнең оныклары еш кына ата-бабалар җирен сагынып, моңга сусап, Идел-Уралга кайта. Һәр гаилә язмышында ниндидер өметләр, ниндидер фаҗига күренә.

Эш эзләү һәм эш табуның социаль һәм милли төсмерләрен, сәяси мәгънәсен аңлар өчен ул мохитне һәрвакыт өйрәнеп торырга һәм анализларга кирәктер. Бүгенге сөйләшү – безнең беренче генә омтылыш.