Бензин бәяләре ник арта?

Татарстанда бензин бәяләре тагын артты. Ләкин бәяләр артып торса да, Русиянең кайбер төбәкләрендәге кебек машина ягулыгына кытлык булмаячак, дип ышандыра түрәләр. 3 май көнне Татарстан хөкүмәт йортында әлеге уңайдан брифинг уздырылды.

Апрель аенда Русиянең кайбер төбәкләрендә бензин кытлыгы барлыкка килгәч, хөкүмәт әлеге проблемны хәл итү өчен төрле чаралар күрә башлаган иде. Нефть чыккан ил булып та, бензин җитмәү күп кешедә гаҗәпсенү китереп чыгарса да, түрәләр бу мәсьәләгә төрлесе төрлечә җавап бирергә тырышты.

Халык арасында бензин бәяләрен арттыру өчен эшкуарлар, бензинны махсус сатуга чыгармыйлар икән, дигән сүзләрне дә күп ишетергә туры килде. Белгечләр исә моңа сәбәп итеп, бензин экспортлау күләменең артуын, евро-3 стандартын сатуга күчүне һәм ил эчендәге нефть биржаларындагы дефицитны күрсәтте.

Ләкин ни генә булмасын Татарстанда бензин бетү очраклары күзәтелмәде. Әмма шулай да май бәйрәменә бүләк сыман бензин бәяләре күтәрелеп тә куйды.

Башкортстанда бензин очсызрак

Татарстанда бензин бәяләре Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре арасында уртача алганда түбәнрәк, дип белдерәләр бу тармак белгечләре. Әмма алга таба бензин бәяләре тагын да күтәрелергә мөмкин икән.

Бүгенге көндә республикада АИ-92ле бензин – 23 сум 70 тиен, АИ-95ле – 26 сумнан, ә дизель ягулыгы 24 сумнан сатыла.

Күрше Башкортстан республикасында гадәттә бензин бәяләре Татарстанга караганда кыйбатрак булса да, хәзерге вакытта анда, киресенчә, машина ягулыгы түбәнрәк бәядән сатыла. Әйтик, АИ-92ле – 22 сум 70 тиен, ә АИ-95лене исә 24 сум 70 тиеннән сатып алырга була.

Алынган мәгълүматларга караганда, бензин бәяләре Татарстанда – 90, Пермьдә – 10, Пензада – 11, Самарда – 20, Ижау һәм Кировта 30 тиенгә арткан.

Татарстанда ягулык һәм энергетика ресурсларын сыйфатлы һәм рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев сүзләренә караганда, агымдагы елның 4 аенда Русия 1 миллион 800 мең тонна бензинны экспортка озаткан.

Бу күрсәткеч узган елгыдан 600 мең тоннага күбрәк. Моның белән беррәттән Русия нефть биржасында да таләп тәкъдимне узып киткән һәм нәтиҗәдә бензин кытлыгы барлыкка килгән.

Путин фәрманы бензин бәясен туктатып калырмы?


Татарстан президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров бу хәл Татарстанга кагылмаячак дип белдерә. Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән Татарстанның эре нефть оешмалары бензин белән иң беренче чиратта республиканың эчке кулланучыларын тәэмин итәчәк.

Роберт Гыйләҗиев исә, Русия премьеры Владимир Путин биргән фәрман үтәлмәсә, бензин бәяләре тагын да күтәреләчәк, дип белдерә.

Путин күрсәтмәләре үтәлгән очракта экспортка бензин чыгарылмый һәм нәтиҗәдә эчке базар бензин белән тәэмин ителәчәк. Шул вакытта ил эчендәге күпләп сату бәяләре дә төшәргә тиеш.

Татарстан президентының күрсәтмәсе белән ТАИФ чыгарган бензин республика эчендә генә сатылачак, артып калса гына читкә чыгарылачак.

"Республикада бензин сату урыннары артып тора"

"Моның янында шуны да әйтәсем килә: без бу бизнес белән шөгыльләнә алмыйбыз, бөлгенлеккә төшәбез дип әйтәләр бензин сатучылар. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Хәзер кайбер авылларда 2шәр бензин сату урыннары эшләп килә. Димәк табыш бар дигән сүз. Бензин сату урыннары хәзер гөмбә шикелле үсә. Кем нәрсә белән сату итсә, аңа һәрвакыт керем җитми.

Бу урында зинһар хөкүмәт күрсәтмә бирде дип әйтмәсәгез иде, без бары тик тәкъдим генә итәбез, әмма безнең тәкъдимне барысы да колак салмый", ди Роберт Гыйләҗиев журналистларның бензин бәяләре тагын да күтәреләчәкме дигән сорауларына җавап итеп.

Бүгенге көндә Татарстанда “Татнефтепродукт” оешмасының – 167, “Татнефть”нең – 153, “ТАИФ-НК АЗС”ның – 20дән артык, “Лукойл-Уралнефтепродукт” оешмасының 18 бензин сату урыны эшли. Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең дә бензин сату урыннары бар.