Гата финалга чыга алмады

Борис Гельфанд (Израил) һәм Гата Камский (АКШ), беренче партия

16 май дүшәмбе Казанда шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесендә ярымфинал уеннары үтте. Азатлык сәхифәсе бәйгенең барышы белән таныштырып барды.

Финалга чыгу өчен Борис Гельфанд (Израил) белән Гата Камский (АКШ) һәм ике русияле - Владимир Крамник белән Александр Грищук көрәшә.

Узган атна ярымфиналның дүрт уены да тигез нәтиҗәгә тәмамланнан соң (2:2), дүшәмбе кыска вакытлы уеннар (тай-брейклар) башланды. Һәр шахматчыга бер уенга 25 минут вакыт бирелә. Барлыгы дүрт уен уйнала.

Беренче уен

Беренче "кыска" уенда Камский Гельфандка каршы кара төс белән уйнап, көчле атака оештырды. Вакыты аз калса да, Гельфанд котылу юлын таба алды.

Крамник белән Грищук арасындагы уен шулай ук тигез нәтиҗәгә тәмамланды.

Шулай итеп, әлегә ике парда да тигезлек саклана - 2½:2½.

Икенче уен

Крамник белән Грищук арасындагы икенче уен 14нче йөрештә үк тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Икенче партиядә Гата ак төс белән уйнады. Бу уен да 32нче йөрештә тигез нәтиҗәгә (½:½) тәмамланды.

Шулай итеп, әлегә ике парда да тигезлек саклана - 3:3.

Өченче уен

Гата Камский
Гата кара төс белән уйнады. Беренче 20 йөрешне тарафлар шактый тиз ясады. 21нче йөрештә Гельфанд зур хата җибәреп, ферзен югалтты, 34нче йөрештә аклар бирелде. Гата җиңде һәм алга чыкты - 4:3!

Дүртенче уенны аклар белән тигезгә бетерә алса, Гата финалга чыга!

Крамник-Грищук уены бик киеренке барды һәм 65нче йөрештә тигез нәтиҗәгә тәмамланды. Бу парда әлегә тигезлек саклана - 3½:3½.

Дүртенче уен

Ак төс белән уйнаган Грищук, көтмәгәндә, 8нче йөрештә үк солых тәкъдим итте. Бу парда тигезлек саклана - 4:4. Хәзер җиңүче 5 минутлык блиц-уенда хәл ителәчәк.

Камский-Гельфанд уены бик драматик рәвештә барды. Уен ахырына Гельфанд яхшырак позициягә иреште һәм 50нче йөрештә Гата җиңелүен танырга мәҗбүр булды. Нәтиҗә тигезләште - 4:4. Шулай итеп, бу парда да җиңүче блиц-уенда хәл ителәчәк.

Блиц

Һәр уенчыга бер уенга 5 минут вакыт бирелде.

Беренче уенда ак төс белән уйнаган Гата Камский Гельфандка җиңелде. Грищук кара төс белән Крамникны җиңде.

Икенче уенда Гельфанд Камскийны кабат җиңде. Грищук-Крамник уены тигез нәтиҗәгә тәмамланды.

Шулай итеп, финалга Грищук белән Гельфанд чыкты. Камский белән Крамник төшеп калдылар.