"Халык фронты" вәгъдәләр өләшә

В.Путинның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе башлыгы Василий Логинов килешү кәгазен күрсәтә

Татарстанда "Бөтенрусия халык фронты"на кергән оешма вәкилләре Дума һәм башка сайлауларда депутатлыкка үтүгә өметләнә.

Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе юлбашчысы һәм Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның "Гомумрусия халык фронты"н төзү башлангычын күтәреп алдылар.

Шушы көннәрдә Татарстанда 17 иҗтимагый оешма Төбәк координация шурасы "Гомумрусия халык фронты"н төзү турындагы килешүне имзалады. Алар арасында хакимияткә бәйле булган социаль җәмгыятьләр дә, оппозициядә торган эшкуарлар хәрәкәтләре дә бар.

"Гомумрусия халык фронты"на кергән оешмалар исемлегендә Татарстандагы "Бердәм Русия" һәм аның яшьләр канаты дип саналган "Молодая гвардия"се генә түгел, аларга якын башка күп кенә җәмгыятьне күреп була.

Беренче чиратта бу үзе дә күпсанлы иҗтимагый оешмалардан торган "Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәте. Әлеге сәяси көч "Бердәм Русия" хакимият фиркасе белән үрелеп беткән, аларның икесенең дә җитәкчеләре бер – Фәрит Мөхәммәтшин.

Ике оешма башында бер ук кешеләр тору очраклары байтак. "Татарстан-Яңа гасыр" бөтен сайлауларда да хакимият фиркасенә теләктәшлек күрсәтте.

Һөнәри берлекләр федерациясе дә һәрвакыт хакимият фиркасен яклап
1 май бәйрәме, 2009 ел, Казан

килде. Аның җитәкчесе Татьяна Водопьянова заманында хакимият фиркасе исемлегендә беренче өчлектә булды һәм ел саен һөнәр берлекләре май бәйрәмендә халыкны "Бердәм Русия" байраклары астында чыгара. Бу юлы да һөнәри берлекләр хакимият фиркасен ялгызлыкта калдырмады һәм бердәм көч булып "Халык фронты"на кушылды.

Шулай ук "Гомумрусия халык фронты"на "Әфганстан ветераннары Русия берлеге", "Спортивная Россия", "Татарстан хатын-кызлары", Татарстан инвалидлары оешмасы, Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берләшмәсе, Җирле үзидарә Бөтенрусия шурасы, Татарстанның сәүдә сәнәгать пулаты, "Деловая Россия" оешмасының төбәк бүлеге, "Опора России" оешмасының Татарстан бүлеге, Оешмалар һәм эшмәкәрләр берләшмәсе һәм башкалар керде.

"Бөтенрусия халык фронты"на кушылу турында "Бердәм Русия" фиркасе юлбашчысы Владимир Путинның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үткән чарада игълан ителде.Татарстандагы хакимият фиркасе башкарма комитеты башлыгы Виктор Бударин "Халык фронты"на кергән оешмалар "Бердәм Русия" фиркасе исеменнән депутатлыкка намзәтләрне күрсәтүдә, сайлау кампаниясендә дә катнашачак, дип белдерде.

"Халык фронты" элек тә бар иде

Журналистлар берлеге рәисе һәм парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Бердәм Русия" фиркасе элек тә иҗтимагый оешмалар белән киңәшеп эшли иде, ди.

Чыннан да хакимият фиркасе каршында 50 оешмадан торган Киңәшләшү шурасы инде күптәннән бар. Әмма бу шураның активлыгы, фирканең алар белән киңәшләшеп карарлар кабул итү турында ишетелгәне булмады.

Алай да кайбер иҗтимагый оешма вәкилләре соңгы сайлауларда хакимият фиркасе исемлегенә эләкте. Мәсәлән, "Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәте, "Инвалидлар оешмасы" вәкилләре Татарстан парламентына фирка исемлеге белән сайланды.

Депутат буласы килә

Бу юлы да әлеге оешмалар "Халык фронты"на кереп, Дума сайлауларында депутат булып сайланырга өметләнә. Бу хакта "Коммерсант" газеты үткәргән сораштыруда катнашучылар әйткән. Мәсәлән, Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары оешмасы Дума сайлауларында үз мәнфәгатьләрен алга сөрмәкче.

Русия Думасы
Дәүләттән акчалата ярдәм алган оешмаларның хакимият фиркасе башлангычын күтәреп алуын аңлап булса да, йөзләгән кеше катнашлыгында каршылык чаралары оештырган "Опора России" оешмасының Татарстан бүлегенең анда кушылуы сораулар тудыра.

Шушы көннәрдә генә "Опора России" салымнарның ике тапкырдан артык артуына каршы Мәскәүдә урам җыены уздырган иде. Анда Татарстан вәкилләре дә катнашты.

"Опора России" оешмасы вице-президенты, эшмәкәр Павел Сигал "Халык фронты"на кушылуын "Бердәм Русия" фиркасенә басым ясау теләге белән аңлата. "Оешма "Бөтенрусия халык фронты"на кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләреннән чыгып тәэсир итәргә исәпли", дип әйткән ул.

"Бердәм Русия" фиркасе әлеге оешма вәкилләренә депутатлыкка чыгу мөмкинлеге бирергә вәгъдә иткән. "Опора России" оешмасы вице-президенты хакимият фиркасе ике яклы килешүнең бу шартын үтәр дип өметләнә.

Вәгъдә иман?

Җирле сайлаулар, 10 декабрь 2010 ел, Казан
Белгәнегезчә, Дума сайлаулары бу елның декабрь аенда булачак. Татарстаннан анда барырга теләүчеләр күп, ә урыннар санаулы. Гадәттә хакимият фиркасе дистәләрчә кешедән торган исемлек чыгара торган булса да, аннан 6-7 кеше генә үтә иде. Шулай ук бер мандатлы сайлау бүлгеләрендә дә берничә депутат сайлана ала.

Намзәтләр сайланганда бик күп факторлар исәпкә алына, кешенең милләте, яше, җенесе, финанс мөмкинлеге, нинди көчләрне вәкиллек итүе һәм башкалар. Узган юлы Дума сайлауларында көтмәгәндә үзе яшь, үзе хатын-кыз һәм милләте белән урыс бер гади Казан кызы Виктория Черкесовага бәхет елмайган иде. Бу юлы да андый сюрпризлар булырга мөмкин.

Татарстан парламенты сайлауларына әле шактый вакыт бар, муниципаль сайлаулар әле яңа гына үтеп китте. Киләсе кампаниягә хәтле "Халык фронты" төзелгәндә бирелгән вәгъдәләр үз көчендә калырмы-юкмы – хәзергә әйтеп булмый.