Имамнарга - шелтә, мөфтияткә - танылу

Татарстанда мөселманнар Диния нәзарәте ике имам һәм мәдрәсә җитәкчесенә шелтә белдерде. Әлеге хәбәр җил тизлеге белән барлык мәгълүмат чараларында таралды. Хәтта имамнар үзләре дә бу хакта журналистлардан гына белгән булып чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте президиумының Казанда узган утырышында Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юныс, Түбән Кама мәчете имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин һәм Түбән Кама “Рисалә” мәдрәсәсе җитәкчесе Венер Моратовка “идарәнең рухи берлеген бозган өчен” шелтә чыгарган иде.

Әлеге имамнарга чыгарылган кисәтүнең җил тизлеге белән киң җәмәгатьчелеккә таралуы, күп кенә мөселманнарда гаҗәпләнү уятты. Чөнки шелтә чыгару ул оешманың эчке эшенә карый. Моның белән Татарстан президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да килешә.

“Җәмгыятьтә тәртип салу өчен мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең кисәтүе дөрес дип саный. Китап яисә белешмәлек чыгару мөселманнар Диния нәзарәте белән бердәмлектә эшләнергә тиеш. Әмма бу хактагы мәгълүматны бөтен дөньяга тарату кирәкми иде, чөнки ул аларның эчке эшләре һәм шуңа үзара сөйләшеп: “Хәзрәт син бу юнәлештә дөрес эшләмәдең, икенче юлы болай итек әле...” дип киңәшләшү кирәк иде”, ди ул.

Гатин әйтүенчә, хәзрәтләрне кимсетү уңай хәл түгел. Ул мисал буларак православларны китерә һәм алар беркайчан да проблемнарын тышка чыгармавын әйтә.

“Үз җыеннарын җыялар да, риза булмаган өлкәдә үз фикерләрен әйтәләр. Әмма киң җәмәгатьчелеккә чыгармыйлар”, ди ул.

Мәдрәсәнең нәшриятта эше юк кебек...

Иң гаҗәбе шелтә чыгарылган имамнар үзләре бу хакта бары журналистлардан гына белгән булып чыкты. Шуңа кайбер мөселманнар мөфтият тиз арада әлеге мәгълүматны җәмәгатьчелеккә таратып, бу ике имам һәм мәдрәсә җитәкчесен урыныннан читләштерергә телидер, дип сөйли башлады.

Мисал өчен, “Имам Әт-Тәхәви тәгълиматына аңлатмалар” исемле бу китапны бастырган “Рисалә” нәшрияты җитәкчесе Булат Сираҗиев шундый фикердә тора. Баксаң, мөфтият президиумы бу китапны бастыруда “Рисалә” нәшрияте түгел, ә “Рисалә” мәдрәсәсе ректоры Венер Моратовка шелтә чыгарган.

“Рисалә” ул минем шәхси студиям һәм китап та монда басылды. Мәдрәсәнең аңа бернинди катнашы юк. Димәк, монда шелтә гомумән дөрес ясалмаган. Бу кешеләргә тиктомалдан гаеп такканнар, алар үзләре дә бу хакта язмалардан гына белгән. Бу китапны укып карасагыз, анда экстремизм яки аңа чакыру турында бернинди дә сүз юк. Рамил Юныс экстремистик китаплар таратырга юләр түгел бит инде. Бу аларны читләштерү өчен бер сәбәп. Алар бик абруйлы имамнар”, ди Сираҗиев.

Мөфтият мәгълүмат яшерми

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Ришат Хәмидуллин моның бары ачык мәгълүмат тарату максатыннан эшләнүен әйтә.

“Беренче президиум утырышы булды һәм без бөтен булган чараларны җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп торабыз. Безнең Диния нәзарәтенең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белсеннәр дигән максаттан гына эшләнде”, ди ул.

Хәмидуллин сүзләренчә, алар бу имамнарга карата белдерелгән шелтә турындагы хәбәрдә хәтта аларның исемнәрен дә язмаган булган.

“Мәгълүмат таратучы агентлыклар ул исемнәрне үзләре табып язып чыкты. Без ул имамнар белән бергә эшлибез, шуңа исемнәрен чыгару максат түгел иде. Киләчәктә алар белән тыгызрак эшләрбез инде”, ди мөфтиятнең матбугат үзәге җитәкчесе.

Шелтә белдерелгән Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин бу хәлләрнең ничек бәяләргә дә белмәвен әйтте.

“Без берләшеп эшлибез дигәч, хаталарны да бергә төзәтәбез, дидек. Ә монда иң соңыннан гына без белдек булып чыкты. Болай карасаң, Али бин Аби әл-Изза әл-Хәнәфине бит Хәнәфи галиме дип таныйлар. Шуңа Шиһабетдин Мәрҗәниләр дә аның сүзләрен китергәннәр. Халыкка зыян китерерлек бернәрсә дә эшләгәнебез юк”, дип аптыравын белдерде имам.