Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол Шәриф мәчете имамына шелтә белдереләчәк


Татарстан диния идарәсе президиумының бүген Казанда узган утырышында Кол Шәриф мәчете имамы Рамил Юныс, шулай ук Түбән Кама мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин һәм Түбән Кама мәдрәсәсе җитәкчесе Венер Моратовка “идарәнең рухи берлеген бозган өчен” шелтә белдерү турында карар кабул ителде.

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз бу карарны хуплаган.

Өч имам Түбән Камадагы “Рисал” нәшриятында “Имам Әт-Тәхәви тәгълиматына аңлатмалар” исемле китапны нәшер итүгә катнашкан. Шәех Али бин Аби әл-Изза әл-Хәнәфи язган бу китап салафилар карашларын алга сөрә һәм диния назәрәте тыелган дип игълан иткән китаплар исемлегенә кергән.

Татарстан диния назәрәте низамнамәсендә Татарстан имамнары исламның хәнәфи карашларында торырга тиеш, диелгән. Президиум утырышында тыелган китаплар исемлеге тагын бер кат искә алынды.
XS
SM
MD
LG