Илсөя Бәдретдинова: “Мин исән!”

Илсөя Бәдретдинова, 7 июль 2011 ел

Күптән түгел Илсөя Бәдретдинованың сәламәтлеге какшау сәбәпле берничә концертын кичектерүе билгеле булды.
Әлеге уңайдан Илсөя ханым белән очрашып, әңгәмә кордык. Алдан ук әйтеп куябыз: хәзерге вакытта Илсөя Бәдретдинова үзен яхшы хис итә. Яңа программа өстендә эшли. Концертларга әзерләнә.

Илсөя, ханым, июнь башында интернетта сезнең Октябрьски һәм Туймазы шәһәрләрендә концертларыгыз булмый дигән хәбәр таралды. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Беренчедән, булмый түгел, ул күчерелде генә. Без ул якларда июльнең 11е һәм 12сендә концерт куябыз. Сәбәбе сәламәтлек белән бәйле. Бик авыр операция кичердем. Хәзер инде Аллаһка шөкер, аяктамын.

Интернетта хәтта кемдер сезне юл һәлакәтенә очраган, дип хәбәр тараткан иде...

– Юк, юк. Бернинди авариягә юлыкмадым.

Иҗатка кайчан кайтасыз?

– Иҗаттан мин үземне киттем дип санамыйм. Без яңа программа өстендә эшлибез. Хәзер менә 10 көнгә Башкортстан белән Оренбур якларына чыгып китәбез. Бүгенге көнгә бөтен җырлар да язылды. Әзерләнәбез: күлмәкләр тектердек, сәхнә бизәлешен һәр елдагыча үзгәртеп торабыз.

Концерт куйганда бик күп көч бетә. Сәламәтлегегез какшагач, ничек кире энергия җыйдыгыз?

– Больницада яткан вакыт Сабан туйлары чорына туры килде. Концертларны күчереп тору – бик авыр әйбер. Тамашачылар өчен генә түгел, беренче чиратта артистның үзе өчен.

Яңа альбомның тышлыгы
Беренчедән, без бу районнарга беренче тапкыр керәбез. Икенчедән, “авыр” районнар дип санала, халык бик концертларга йөрми. Һәм бу концертларга тулы заллык билет сатылган иде. Күчереп торырга туры килде инде.

Мин моны күңелем белән бик авыр кичердем. Бернинди операция турында уйламый идем. Табиблар чабышты, Илфак, иҗат дуслары, туганнар борчылып, һәр көнне янга килде. Ә минем башта бер генә фикер иде: ничегрәк барып аңлатырмын?

Тилелек инде бу. Ул ниндидер аргумент китерергә тиеш дип кенә кабул итмәсәләр ярар иде, дидем. Бу чынлап та шулай.

Мин үземне ни дәрәҗәдә сәхнә белән чирле икәнемне шуннан аңладым. Соңыннан, табиблар белән сөйләшкәндә, алар көчәнеп җырлаудан, бер ярты ел булса да ерак юлларга чыгудан тыелырга кирәк, дип белдерде.

Табибларның сүзләренә карамастан сез концертлар куюыгызны дәвам итәсез?

– Әйе, шуңа карамастан без эшебезне дәвам итәбез. Берничә концертка барып кайттык инде. Табибларым гына ишетә күрмәсен. Нишләтәсең – эшем шундый! Өйдән генә эшләп ята торган эш булса, бөтенләй башка хәл булыр иде.

Мин үземне чирле итеп хис итмим. “Илсөя апа, бир әле сумкаңны күтәрим”, “Тукта, Илсөя апа, утырып тор әле” дип әйткәндә, минем хәтта ачуым килә. Мин әйтәм: “Мин исән! Мине сызып ташламагыз!” дим. Минем белән чирле кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшмәгез! Бар да тәртиптә, мин исән, мин эшлим!

Хастаханәдә ятканда концертлар күчерелүе турында уйладыгыз. Ә тагын нинди уйлар борчыды? Яңа темаларга яңа җырлар башкарырга теләк тумадымы?

– Хастаханәдә ятканда ике җырны Илфак диктофонга яздырып алып килде. Аның берсе аеруча күңелне тетрәндерә торган. “Әйт, әни” дип атала. Аның язылу тарихы менә болай: минем 7 яшьлек улым Нариман яныма килеп, мине авыр хәлдә күргәч, “Әни, мин үскәч шундый аппарат уйлап табачакмын, ул сине беркайчан да картайтмаячак, чирләтмәячәк, мин синең үлгән әниеңне дә кире кайтарам”, диде.

Бу баланың күңеленә тигән дигән сүз. Аннары алар Биләргә изге чишмәгә барып кайтты. Өч теләгеңне әйт дигәч, аның хыяллары шундый булган: әни терелсен, әни беркайчан да чирләмәсен, картаймасын.

Сабыйның шушы тетрәндергеч сүзләреннән “Әйт, әни” дигән җыр язылды. Анда шундый сүзләр бар: “син кушмасаң – мин чыкмам уйнарга, тик әни беркайчан да картайма... Әйт, әни: кая китәләр, бик картайгач, бабайлар, әбиләр?”

Балам тарафыннан психологик яктан авыр сораулар бик күп булды: "мин үләчәкменме? Син үләчәксеңме? Ә нигә безнең әби, бабай картайган? Элекке фотосурәтләрдә син бөтенләй башка төрле: син нигә картаясың" ише сораулар.

Дөресен әйткәндә, алай бик күпертеп сөйлисе дә килми. Кемнең башыннан узмаган инде? Бар кешенең чирләгәне бар. Миннән авыррак хәлдә калучылар да бар.

Яңа репертуарда нинди темалар бар?

– Безнең яңа программа “Әкияттә кунакта” дип атала. Темалар төрле. Бик җитди җырлар да бар. Гадәттәгечә, юмор аша сәясәткә караган җырлар бар.

Яңа программада әкият геройлары бүгенге сәясәткә үз карашларын сөйли. Алар татар әкияте геройлары. “Сәлам якташ абзый” дигән үзенчәлекле җыр бар, кемгәдер бик каты ошарга, кемгәдер бик каты ошамаска мөмкин.

“Ышанам” дигән җыр бар. Анда "... ышанам президент, депутат сөйләмнәренә... гәҗит, журналларда язганнарга ышанам" дигән сүзләр китерелә, ахырдан "тумыштан шундый инде мин – әкияткә ышанам" дип, нәтиҗә ясала.

- Ни өчен татар халык әкиятләренә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?

- Хәтта универсиадага эмблема эшләргә бәйге игълан ителгәч, Илфак белән утырып сөйләшкәндә, шүрәлене бер 500ләп төрләндереп илтерләр инде, дип уйлаган идек.

Мин уйлыйм: шүрәлене алырга да шуны төрләндерергә кирәк. Ул бик истә кала торган образ, куркыныч түгел ул. Төрле милләт кешеләренә күрсәтсәң, ул бик тиз истә калачак.

Бу эмблемалар арасында әллә нәрсәләр генә булды. Безнең татарда төрле эмблемалар бик күп: батырлар, шүрәлеләр, су аналар. Гомумән, бар тормыш – әкият!

Тамашачыларга әйтер сүзләрегез...

– Татар концертларына билетлар бик арзан тора. Миңа калса концертларга йөрергә, барырга кирәк. “Юк, бу җырчы миңа ошамый, юк мин аны тыңламыйм” дип әйтер алдыннан, син ул җырчының сольный концертында булып кайтырга тиешсең. Шуннан соң гына артист турында фикер йөртергә мөмкин.

3 тиенлек дип йөргән җырчың сиңа бик матур концерт күрсәтергә мөмкин, ә син ихтирам иткән җырчы фонограммага җырлап, алдап китәргә мөмкин.
Сайлау мөмкинлеге бик күп хәзер. Куып, мәҗбүр иткәнгә генә түгел, күңел сораган концертларга йөрергә кирәк! Һәм инде һәрберебезгә сау-сәламәт булырга язсын!