Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында уникенче тапкыр Питрау бәйрәме үтте. Керәшеннәр сабан туена быел да халык күпләп җыелган иде.
Керәшен халкының Питрау бәйрәме ел да Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза. Бәйрәмгә быел да Татарстанның төрле төбәкләреннән, шул исәптән Чиләбе һәм Уфадан, 35ләп керәшен фольклор ансамбле, эстраданың танылган җырчылары килгән иде.
“Төнге Сабан туе”ның ачылу тантанасы фольклор ансамбльләренең чыгышы белән башланып китте.
Керәшеннәрне Питрау белән котларга Русия Дәүләт шурасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин, Татарстан республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан республикасы Дәүләт шурасы депутатлары, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыклары килгән иде.
Питрауны үткәрү гореф-гадәте Мамадыш районының керәшен Албай авылында башланып китә. Нәкъ шушы авылда ел саен “Төнге сабан туе” үткәрелә.
Унике ел элек “Ак Барс холдинг” компаниясе җитәкчесе Иван Егоров белән ул вакытта Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе булган Анатолий Иванов керәшен халкының гореф-гадәтен саклау максатыннан бу бәйрәмне республика күләмендә Җөри авылында оештыра башлый.
Фольклорчы Геннадий Макаров исә, Питрауны уздыру – элекке йолаларның яңарыш процессының матур бер үрнәге, ди:
“Керәшен бәйрәмнәренең формалашуы бик катлаулы, бүген ул үз эченә борынгы йолаларны да ала. Питрауда без шуның кадәр күп катламнар күрәбез: аның берсен аерып алсаң, инде башкалары эшләми башлый. Мондагы биюләр, җырлар турында шуны әйтә алам: иске гореф-гадәтләр яңара.
Күпчелек яшьләребез монда милли телдә җырлый, милли көйгә бию үрнәкләре күрсәтә. Алар, бәлки, искеләре белән бик тәңгәл килмидер, әмма алар милли.
Татар халкы ул бик күп тармаклы, һәрберсенең үз тамыры бар. Аның һәрбер тамыры, һәрбер күзәнәге дә безгә бик кадерле. Берсе дә корымасын, шушы гомум агач кәүсәсенә көч биреп торсын. Питрау бәйрәме – керәшеннәр өчен алдагы көндә яшәргә зур көч ул. Төбәкләребездәге төрле гореф-гадәтләребез исән икән, димәк без бай”.
Питрау бәйрәме үзенең үзенчәлекле халык уеннары, бәйгеләре белән аерылып тора. Биредә кул белән балык тоту, учак яндыру, аның янында уеннар үткәрү гадәте сакланып килә. Уеннар арасында шулай ук мөселман-татарлар Сабан туеннан күчкәннәре дә бар.
Питрауда көрәш бәйгеләре дә яратып үткәрелә. 2008 елдан хатын-кыз көрәше дә уздырыла башлаган. Җиңүчегә исә кәҗә бирелә.
Питрау бәйгеләре арасында “Керәшен чибәре” бәйгесе дә дан казанган.
Быел да “Керәшен чибәре” җиңүчесенә 50 мең сум акча бирелде. Керәшен батырлары исә машиналар белән бүләкләнде.
Керәшеннәрнең “Төнге сабан туе” елдагыча кич белән генә башланып, төн уртасына кадәр дәвам итте.