Русия чит ил һөнәр осталарына "Green Card" әзерли

Русия үзенең миграция сәясәтенә үзгәрешләр кертергә җыена. Әлеге вакытта әзерләнеп яткан програм тормышка ашса, чит илләрдән килгән эшчеләр илдә даими яшәү хокукына ия булачак. Ләкин демографик мәсьәләләрне тикшергән кайбер белгечләр фикеренчә, Көнбатыш илләрендә уңышлы гына эшләп килгән андый програм Русиядә көтелгән нәтиҗәләр бирмәскә дә мөмкин.
Федераль миграция хезмәтенең сайтында әлеге вакытта чит ил ватандашлары өчен 900-гә якын вакансия күрсәтелгән. Алар арасында ара-тирә химик-технолог, инженер, программист кебек квалификацияле һөнәрләр күренеп китә. Күп очракта исә исемлектә төяүчеләр, сакчылар, пешекчеләр, арматурчыларны очратасың - бүгенге Русия шул һөнәр ияләренә мохтаҗ.

Нәкъ менә шушы хәлне истә тотып Миграция хезмәте шундый нәтиҗә ясады: чит илләрдән килгән кешеләрне квоталап эшкә алу системы Русиядә үзен аклый алмаган. Дәүләт квалификацияле һөнәр ияләренә ел саен күбрәк кытлык кичерә икән. Ләкин алар урынына илгә белемнәре әллә ни булмаган гастарбайтерлар ташкыны агыла. Хөкүмәткә исә алар белән идарә итү бик авыр.

Шулай итеп белгечләр миграция сәясәтенең өр-яңа Концепциясен әзерләргә кереште. Әлеге кагыйдәләр киләсе елдан гамәлгә ашарга мөмкин. Алар элекке квоталап эшкә алу ысулын юкка чыгарып, аның урынына баллар системын кертеп җибәрмәкче. Әгәр мигрант сынау нәтиҗәсендә югары балл ала алса, аңа Русиядә калу мөмкинлеге тудырылачак. “Әлеге кагыйдә инде күптән Канада, Австралия, Яңа Зеландия, Бөекбритания кебек илләрдә уңышлы гына эшләп килә”, ди Югары икътисад мәктәбенең Демография институты мөдир урынбасары Михаил Денисенко.

Аның сүзләренә караганда, Русиядә эшкә урнашырга теләгән кеше “мигрант тесты” үтәргә тиеш булачак. Аның ярдәмендә белем дәрәҗәсе, һөнәр, эш стажы, тел белү-белмәү тикшереләчәк. Эш сорап язылган гаризаларның санына карап әлеге тестны үтү балы билгеләнәчәк.

“Югары нәтиҗә ала алган кешегә Русиядә дәвамлы яшәү хокукы биреләчәк – АКШта Green Сard бирелгән кебек. Тестны уңышлы гына узган мигрант шулай ук Русиягә үзе белән гаиләсен дә алып килә алачак. Ләкин, мәсәлән, югары белеме булмаган, рус телен начар белгән кеше инде Русиягә туганнарын китерү хокукыннан мәхрүм булачак”, ди Денисенко.

Шуның белән бергә, яңа програм авторлары белдерүенчә, алар Русиядә мигрантларның санын чикләүне дә онытмаган. Кайбер алга киткән илләрдә, мәсәлән, ул сан 1% тан да артык түгел. Русиядә ничек булыр - әлегә билгелесез.

Озакламый гамәлгә керәчәк системның шул ук вакытта бәхәсле урыннары да аз түгел, ди экспертлар. Түрәләр алдында беренче чиратта мигрант тестта биргән җавапларның дөреслеген тикшерү мәсьәләсе торачак.

Әйтик, чит ил кешесе үз ватанында хөкем ителмәгәнме, аның сәламәтлеге ничек, тестта күрсәтелгән уку йортының дипломы аңарда бармы? Бу һәм башка сорауларга җавап алу өчен Русия чит илләрнең тиешле хезмәтләре белән тыгыз һәм оператив бәйләнештә торырга мәҗбүр булачак.

Хәер, алга киткән илләрдән аермалы буларак Русиядә бу систем гомумән эшләмәскә дә мөмкин, ди Миграция тикшеренүләр Үзәге мөдире Елена Туруканова. “Әгәр дә квалификациясе түбән булган мигрантлар Русияне басып алуын дәвам итсә, ул очракта әлеге балл системы ничек эшләячәк? Кемгә өстенлек биреләчәк – йөк ташучыгамы әллә себерүчегәме? Русиядә иң беренче итеп мигрантларны сайлап алу критерийларын булдырырга кирәк”, - ди Туруканова.

Федераль миграция хезмәтендә яңа програмның нечкәлекләрен әлегә киң җәмәгатьчелеккә белдерергә ашыкмыйлар. Шулай да яңа миграция сәясәтенең кайбер матдәләре хөкүмәт тарафыннан әледән әле канун рәвешендә чыгарыла. Әйтик, бу көннәрдә генә Русия премьер-министры Владимир Путин югары квалификацияле мигрантларның тормышын җиңеләйтә торган карар кабул итте. Русиягә 90 көннән дә кимрәк мөддәткә эшкә килгән һөнәр иясе илдә теркәү узу мәшәкатьләреннән тулысынча азат ителә.