Удмуртия башкаласы Ижауга республиканың төрле төбәкләреннән умартачылык белән шөгыльләнүчеләр җыелды. Шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылган бал ярминкәсендә алар халыкны татлы ризык белән тәэмин итте.
Соңгы елларда республикада бал ярминкәләре ел дәвамында берничә тапкыр оештырыла. Аларның беренчесе бал кортлары җәй буена җыйган татлы ризыкны умартачылар аертып алгач уздырыла. Әлеге ярминкәнең максаты – умартачыларны берләштерү. Шулай да иң мөһиме – халыкны югары сыйфатлы бал белән тәэмин итү. Оештыручылар “кечкенә хуҗалыклардан балны җыеп алучыларга ышаныч юк, биредә кеше кемнән сатып алганын күрә, белә” дигән фикердә.
Әлеге фикерне ярминкәгә беренче тапкыр килүче Хәдичә апа Гаффарова да ассызыклап үтте. Үзләре ел саен танышлардан сатып ала икән. Шулай да, танышлар арасында да хәрәмләшү булуы мөмкин”, дип әйтте Хәдичә апа.
Хәдичә Гаффарова әлегә бал сатучыларны күзәтеп кенә йөргән, балны татып карый алмаган, уразада ул. Әмма башка көнне кызлары белән килеп, берничә банка бал алырга ниятли. Тормыш иптәше белән икесенә елына өч-дүрт банка бал сатып алалар икән Гаффаровлар.
Ярминкәнең беренче көне – мәйданда халык бал кортлары кебек мыж итеп тора. Биредә ел саен бал сатып алучылар үзләренең инде таныш умартачылары янына килеп, кышка җитәрлек бал ала. Кемдер бирегә очраклы рәвештә мәйданнан, кемдер танышларыннан ишеткән, кемдер игълан күреп, ярминкәгә килгән.
Шундыйлардан Өммәһәния апа Гәрәйшина. Өммәһәния апа үзәк мәйданнан ерак тормый. Башта танышып чыгарга булган. Ул да уразада. “балны кабып карап булмый, шулай да караштырам”, дип уртаклашты ул.
Шундый ярминкәләр бик кирәк дип саный ул. Үзе башка елларны балны танышларыннан сатып алса да, барлык кешеләрнең дә бал кортлары тоткан танышлары юк, алар өчен килеп алырга мөмкин дигән фикердә.
Үткән елда җәй коры булса да, бал кортлары җәй башында нектарны күп итеп җыеп калды дигән фикердә умартачылар. “Шуңа керем дә яхшы булды”, дип уртаклашты алар. Удмуртиянең Кече Пурга районыннан Гөлсинә һәм Анатолий Дыгаевлар: “Быел бал азрак булды”, диделәр.
Кортчылык белән шөгыльләнүчеләрнең, дөрестән дә, проблемнары җитәрлек. Гөлсинә Дыгаева әйтүенчә, бал кортлары бик күп игътибар таләп итә, эше бик мәшәкатьле. “Икенчедән, без елның күп өлешен урманда, табигатьтә уздырабыз. Умартачылык урман уртасында урнаштырылган”, диде Гөлсинә Дыгаева.
Дыгаевлар үзләре кортчылык белән күп еллар шөгыльләнә. Чыгымнары да бик күп, әмма гаилә белән табигатьтә булу аларның күңеленә хуш килә. Умартачылык – тормыш иптәше Анатолийның бабасыннан калган шөгыль.
Бал – дәва. Бу татлы ризык күп булса, халкыбыз да сәламәт булыр.