20 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында “Сәйдәш аланы” бәйрәме уза. Оештыручылар татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәш әсәрләре яңача аһәң табачак дип белдерә.
Бәйрәм Сәйдәшнең данлыклы “Совет армиясе маршы” белән башланачак. Үз вакытында композитор аны хәрби әсәр буларак язса да, хәзерге буын маршны Татарстанның үзгә бер билгесе буларак та кабул итә. Казаннан кузгалучы поездларны күңелгә илһам өстәп әнә шул көй озатып кала.
Марштан соң Татарстан дәүләт симфоник оркестры композиторның “Наемщик” әсәреннән “Вальс” башкарачак. Бу җырны Казан дәүләт консерваториясе профессоры, күренекле җырчы Зилә Сөнгатуллина тамашачыларга тәкъдим итәр дип көтелә.
“Мин “Сәйдәш аланы”нда башка елларда “Хуш авылым”, “Тургай”, “Гөлйөзем”нәрне җырладым. Без, классик әсәрләрне башкаручылар, бер-беребез белән җырларны алыштырып торабыз. Быел мин “Вальс”ны башкарсам, икенче бер сопрано Сәйдәшнең башка бер әсәрен җырлаячак. Быел яшьләр дә безгә кушыла”, ди Зилә Сөнгатуллина.
“Зәңгәр шәл” мелодрамасыннан Булатның “Кара урман” җыры, “Наемщик”тан Гөлйөзем ариясе, “Кандыр буе”ннан Фәридә ариясе, “Таһир һәм Зөһрә” драмасыннан “Шәрык биюе” сюитасы, “Кандыр буе”ннан увертюра, “Әдрән диңгез” җыры һәм Салих Сәйдәшевнең башка үзгә аһәңнәре дә башкарылачак.
Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, “Сәйдәш аланы” классик музыкага мөкиббәннәрне, Сәйдәш иҗатын зурлаганнарны бер урынга җыйган зур мәдәни чара булып тора.
Бу бәйрәм якыннан Сәйдәш белән очрашу кебек, ул анда йөргән һәм аның Кызыл Байракта ниндидер рухы да бар кебек. Бу чара хәзер зур сәнгать бәйрәменә әйләнде инде. Халык та бик ярата аны.
Авыл Казанга якын түгел бит, шулай да халык бик күп була. Халык Казаннан агыла. Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та үзенең гаиләсе белән ел да килә, анда рәсемнәр төшерә.
Татарлар, затлы, классик музыка яраткан кешеләр – барысы да анда. Бу чара яшь буынга зур тәрбия дә булып тора. Классик музыка белән тәрбияләнгән бала киләчәктә музыканың нәрсә икәнен дөрес аңлаячак”, ди Зилә Сөнгатуллина.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары чыгыш ясаячак.
“Сәйдәш аланы” бәйрәменә нигез салучы шәхесләрнең берсе – Камал театры мөдире Шамил Закиров, быел да күренекле композиторның тормыш юлындагы моңа кадәр билгеле булмаган сәхифәләр халыкка җиткереләчәк, дип әйтә.
“Сәйдәш аланы” быел симфоник оркестр музыкасы астында узачак. Дирижер Александр Сладковский махсус програм әзерли.
Узган ел декабрь аенда композиторның тууына 110 ел тулу уңаеннан Казанда зур концерт булган иде. Бәйрәм анда булган програмга нигезләнеп эшләнде.
Бәйрәмнең өченче өлешендә халык җырларын башкаручылар сәхнәгә чыгачак. Анда барлыгы тугыз җырчы катнашачак”, ди Шамил Закиров.
Бәйрәмдә Салават Фәтхетдинов, Рәсим Низамов, Илшат Вәлиев, Рөстәм Асаев, Хәмдүнә Тимергалиева, Дилә Нигъмәтуллина һәм башка күренекле җырчылар да чыгыш ясар дип көтелә.
Шамил Закиров әйтүенчә, “Сәйдәш аланы” бәйрәменә автобуслар 20 август көнне Камал театры яныннан иртәнге сәгать 9-да кузгалачак. Иделдә күптән түгел генә булган һәлакәткә күрә, иминлек хәстәреннән бәйрәмгә башка еллардагы кебек көймәләр белән бару каралмаган.
“Сәйдәшстан”га беренче зур сәяхәт моннан 11 ел элек Галиәсгар Камал театры артистлары, хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде, чөнки күренекле композитор театр әһелләренә дә бик якын. Ул 60тан артык спектакльгә көй язган.