Бу атна ахыры президент Рөстәм Миңнеханов өчен үзенчәлекле булды. Башта ул Татарстан президенты исеменә оештырылган ралли ярышларында катнашып, анда беренче урынны яулады, ә якшәмбе иртәсендә Казандагы тарихи биналарның торышы белән урынга барып танышты.
Татарстан президентының автоспорт ярышларына битараф булмавы, аның премьер-министр вазифасын башкарган вакытта ук билгеле иде. Ул әлеге шөгылен президент вазифасына керешкәч тә дәвам иттерде, төрледән-төрле машина ярышларында шәхсән катнашып килде.
Татарстан кубогы – Татарстан президентына
Бу атна ахырында Рөстәм Миңнеханов Биектауда оештырылган Д1 сыйныфлы ралли-кросста да, үзенең Ситроен маркалы машинасы белән Русиянең 20 төбәгеннән килгән 50дән артык ярышчы арасында үзе исемендәге кубокны алуга иреште.
Татарстан президенты, машина ярышлары белән беррәттән, Казан шәһәренең тарихи яктан үзенчәлекле, ләкин бүгенге көндә ташландык хәлдәге биналарга да игътибар күрсәтте.
Ачык хатка ачык җавап
Бу сәфәрне Казанның тарихи йөзен саклау хәрәкәте вәкиле Олеся Балтусова оештырды. Ул үзенең блогында Казанның тарихи биналарын карарга чакырып, президентка ачык хат язган иде.
"Рөстәм Миңнехановның тиз арада минем чакыруыма җавап бирәчәген башыма да китермәгән идем. Атна ахырында бәрәңге казырга дип, Алабугага киткән идем, якшәмбе көнне президентның минем белән Казанның тарихи урыннарын күрергә теләвен әйтеп, башкалага чакыртып алдылар", ди Олеся Балтусова.
Экскурсияләр оештыручы, Казанның тарихи йөзен саклау хәрәкәте вәкиле сүзләренчә, президент белән ул, якшәмбе көнне иртәнге 8дә Бауман урамында очрашкан.
Гадәттә дүрт сәгать була торган экскурсияне бер сәгатькә сыйдырырга куштылар. Ярты сәгатьне шәһәрнең рус өлешенә, ә калган ярты сәгатьлек вакытны татар өлешенә бүләргә туры килде, ди ул.
“Универсиада булачак шәһәрдә тарихи биналар җимерек”
"Без башта Бауман урамы буйлап уздык, Петропавлов соборын карадык. Ишегалларына күз салдык. Алар котычкыч ташландык хәлдә иде.
Аннан соң, 1722 елда Петр I туктаган Иван Михляев йортын, Дворяннар җыены кунакханәсен карадык. Алар барысы да ярым җимерек хәлдә, бар җирдә чүп-чар аунап ята. Ә бит бу урыннарны һәркөн туристлар килеп күрә", ди Балтусова.
Экскурсиядәгеләр аннан соң иске татар бистәсен дә барып күргән. Кабан буеннан Зәйни Солтан, Каюм Насыйри урамнарын сәфәр кылгач, Фатих Кәрим урамындагы Фатих Кәрим йортының торышы белән танышкан.
Миңнехановка сәүдәгәр Апанай йортын да күрсәткәннәр. Мондагы тарихи биналар да, башта күргән биналардан аерылып тормый – барысы да ташландык хәлдә, ди Балтусова.
Тарихи биналарның язмышы ничек булыр?
Җимерелгән тарихи биналар урынына, яңа зур торак комплекслар төзелүе Татарстан президентында канәгатьсезлек тудырган. Моның белән беррәттән ул, ташландык биналарның хуҗаларын җавапка тартырга да чакырган.
Миңнеханов сүзләренчә, башкаланың тарихи үзәгендә биек йортлар төзүне булдырмый калырга кирәк. Әлеге уңайдан президент, үзе белән бу сәяхәттә йөргән төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга фәрман биреп, төзелеп ятучы биналарның проектлары белән яңа баштан танышып чыгарга боерган.
Шуны да әйтергә кирәк, Балтусованың президентка Казанны бергәләп йөреп чыгарга дип язган ачык хаты, бик вакытлы туры килгән. 25 август көнне Министрлар кабинетында узган бер утырышта Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи мирасын саклап калуга ачыктан-ачык чакырган иде.
Башка түрәләр дә Казанны тәпиләрме?
Үз чыгышында ул, тузган торакларны бетергән вакытта, Казанның тарихи йөзенә дә зыян салдык. Моны аңлау өчен, барлык түрәләргә дә башкаланы җәяү йөреп чыгарга кирәк, дип белдергән иде.
Миңнеханов түрәләргә атаган тәкъдимне тормышка ашыруны үзеннән башлаган булса кирәк. Алга таба Казанның тарихи, әмма ташландык биналарын төзекләндерү юнәлешендә кайсы түрәне, кайсы урында һәм нинди башкарган гамәлләре белән күреп булыр икән?