Столыпин реформасы татарны көчсезләндерде

Петр Столыпин (уңда) басулар карап йөри, 1910 ел (архив фотосы)

Мин үземне Столыпин, Тишковлар сәясәтенең корбаны дип саныйм. Алар татарга каршы аңлы, мәкерле эш алып барган һәм алып бара.

Дөрес әйтә тарихчы-галим Рафаэль Хәкимов: безнең бабайлар Себергә 100 ел элек Столыпин реформасы юлламасы белән килеп урнашканнар. Туган җирләрен ташлап китү өчен сәбәпләр алар өчен алдан ук уйлап әзерләнгән. Мәкер шунда – аларның Идел буендагы уңдырышлы җирләрен татарлар бушаткан туфракларга күчерелеп утыртылган русларга бүлеп биргәннәр, китми калганнарының кишәрлекләрен кысканнар, татарның үз җирендәге буыннарын өзгәннәр...

Шуннан соң Себердә иксез-чиксез киң кырлар бар дип алдап, анда барып җиткәч хуҗалыкларын башлап җибәрү, хайван сатып алу өчен акчалата зур гына күләмле ярдәм булачак дип ышандырганнар.

Безнең бабайлар килгәч, аларны бер аршин да чәчүлек җирләре булмаган кара урман эченә җибәргәннәр. Җиләк-җимешләргә бай куе урманнар, сусыл үләнлекләр әсир иткән аларны, шунда Столыпин хөкүмәтенең буш вәгъдәләренә ышанып калган бабайларыбыз. Агачларны кисеп, утын итеп Төмән шәһәренә (65-70 чакрым ара) атлар белән ташып сатканнар, шул акчаларга эш кораллары, ат-сыерлар сатып алганнар, агач тамырларын төпләп чәчүлек җирләр ачканнар, йортлар салып яшәп калганнар, чөнки Ватаннан инде бер киткәч, кире кайтып үзләренең имана җирләрен кайтару мөмкинлеге алар өчен юкка чыккан.

Ә вәгъдә ителгән (подъемный) акчалар күпкә ким булып, аны да әле азлап-азлап кына озакка сузып биргәннәр, алу өчен Төмәнгә килеп атналар буе акча түгеп көтеп ятырга туры килгән, шулай итеп, ул акчаларның бернинди әһәмияте калмаган. Менә шул ул Столыпинның "макталган" реформалары татар өчен.

Себердә чиксез авырлыклар белән яңа тормыш корып җибәрү - зур сынау булган әби-бабайлар өчен, ул сынауны лаеклы үткәннәр алар, туган телебезне, динне, асыл гореф-гадәтләрне, Тукай рухын күз карасыдай саклаганнар, балаларын иманлы, әдәпле, милли җанлы татар итеп тәрбияләп үстергәннәр, рухи-мәдәни кыйммәтләрне буыннардан-буыннарга тапшырганнар. Алар арасында бүген дә өзелми буыннар чылбыры.

Халкыбызны бүлгәләү сәясәте исә Себергә Столыпин реформасы буенча килеп урнашкан кешеләрнең 4-5нче буыны өчен үзе бер көтелмәгән җәза булып калкып чыкты – XX гасыр башында әби-бабаларын үз куенына алган шушы җирдә туып үскән, шушы җирдә тир түгеп хезмәт иткән Казан татары бүгенге көндә кече ватаны саналган Себердә килмешәк булуын сизеп-тоеп яшәргә мәҗбүр.

Татарны таркату гына түгел, безнең заманда этник төркемнәрне бер-берләренә каршы кую, бер-бере белән бәрештерү, көчен сындыру өчен дә ярап куйды Столыпин-Тишковларның әлеге сәясәте.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре