Оскар 2012: әзерлек башланды

Оскар бүләкләре ияләрен көтә

Дөньяның кино тармагында иң абруйлы бүләген тапшыру тантанасына әле биш ай вакыт булса да, әзерлек инде башланды дияргә була. Алып баручы билгеләнде, кайбер кагыйдәләр үзгәртелде. Төрле илләр бу көннәрдә үз фильмнарын тәкъдим иткәндә, Русиядә кайсы фильмны чыгару мәсьәләсе тирәсендә гауга чыкты.

Оскар бүләге – Американың кино сәнгате академиясе ел саен иң сыйфатлы һәм яхшы фильмнарга тапшыра торган бүләк. Кино тармагында ул дөньяда ул иң зур абруйга ия. Гадәттә аны кино сәнгатендә елның иң зур вакыйгасы дип атыйлар.

Беренче «Оскар» тантанасы 1929 елда уза. Ул радио аша тапшырыла. Ә 1953 елдан бүләкне тапшыру чарасын телевидениедән күрсәтә башлыйлар. Шуннан бирле ул гаять зур популярлыкка ирешә. Мәсәлән, 2010 елда Оскарны тапшыру тантанасын АКШта гына 37 миллионнан артык кеше карады.

Алып баручы билгеле

Эдди Мерфи 2007 елда "Алтын глобус" алды
Тантананың никадәр уңышлы узуы беренче чиратта алып баручыдан тора. Моны күздә тотып, күбрәк тамашачы җыярга тырышкан продюссерлар быел бу җаваплы вазифаны күренекле американ комигы, актер Эдди Мерфига тапшырырга булды.

Эдди Мерфи үзе әйтүенчә, Билли Кристал, Стив Мартин, Вупи Голдберг һәм бу чараны элегрәк алып барган башка күренекле шәхесләр рәтенә керүенә ул чиксез шат. 50 яшьлек актер бу бүләккә үзе дә бер тапкыр тәкъдим ителгән иде.

Узган ел тантананы Энн Хэтуэй һәм Джеймс Франко алып бардылар.

Быелгы Оскар бәйгесендә кагыйдәләр дә үзгәрде. Хәзер «Иң яхшы фильм» номинациясендә биштән алып унга кадәр кино көч сынашачак. Кино академиясе мөдире Брюс Дэвис хәбәр иткәнчә, бу номинациягә лаеклы дип сигез генә фильм табылса, шулар гына тәкъдим ителергә тиеш тә. Элеккечә бу санны арттыруда мәгънә юк, ди ул.

10 фильмны тәкъдим итү тәртибе ике ел элек кертелгән иде.

Русиядә гауга чыкты

Владимир Меньшов актриса Вера Алентова белән
Русия, Оскарга өмет итеп, ел саен үзенең бер фильмын тәкъдим итә. Инде кагыйдәгә кереп барган кебек, быел да Никита Михалков фильмы тәкъдим ителде. Русиянең Оскар комитеты рәисе Владимир Меньшов «Цитадель» киносына каршы чыкты. Башка әгъзалар уңай тавыш бирсә дә, Меньшов, комитет карарын имзалаудан баш тартып, гауга чыгарды.

“Комитет карарын гаделсез дип саныйм, комитет әгъзаларының күбесе – Михалков кешеләре, – диде Меньшов. – Быел Русиядә күп лаеклы фильмнар төшерелде.” Башка намзәтләр арасында белгечләр «Елена» һәм Венеция бүләген алган «Фауст» фильмнарын телгә алды.

Шулай да, ахыр чиктә «Цитадель» киносы бәйгегә үткән. Академия кагыйдәләренә күрә, илнең Оскар комитеты карар кабул итсә, аны рәиснең имзалавы мәҗбүри шарт түгел икән.

Башка илләр, тавыш-гауга чыгармый гына, шактый четерекле мәсьәләләр күтәргән фильмнар тәкъдим итте. Мәсәлән, Лүбнән (Ливан) дини темага кагылган һәм бу ил турында булган стереотипларны юкка чыгарган “Et maintenant, on va où?” (“Һәм хәзер кая барыйк?”) дигән фильм белән катнаша. Польша тәкъдим иткән кино холокост турында. 99 яшьлек япон режиссеры Кането Синдо төшергән «Postcard» исемле фильм да Икенче дөнья сугышы турында.

Шулай итеп, Оскар бәйгесе башланып китте. Алда – номинантларны билгеләү, җиңүчене сайлау, һәм бүләкне тапшыру тантанасы. Ул Лос-Анджелес шәһәрендә 26 февральдә узачак.