Бер Башкортстан кешесе соравы белән Русиянең югары мәхкәмәсе Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәмнәрендә ял итүне туктатты. Югары мәхкәмә республиканың “Башкортстандагы бәйрәм көннәре” турындагы канунын көченнән чыгарды.
Мәхкәмәгә бирүче моны үзенең эшкә хокукы барлыгы белән аңлаткан, имеш, ул ял итәргә теләми. Башта бу эш республика мәхкәмәсенә бирелеп, аны карау дөрес түгел дип табылган иде. Ул хәл 15 август булса, Русиянең югары мәхкәмәсе аны озакка сузмый карап, шундый карарын да чыгарды.
Бу хәл Башкортстан мөселманнары арасында ризасызлык тудырды. Республика президенты Рөстәм Хәмитов әлеге хәл уңаеннан фикерләрен белдерде:
“Мин Русиянең югары мәхкәмәсен һәм илдәге мәхкәмә системасын хөрмәт итәм, ләкин бу карар белән килешмим. Ул мөселманнарның хокукларын боза. Бу канун бездә 1992 елның февралендә үк кабул ителгән иде. Ул Русия кануны кысаларында эшләнгән, анда субъектларда дини бәйрәмнәрне ял көне итеп игълан итү хокукы каралган. Соңгы елларда Башкортстан кануннары Баш прокуратура соравы буенча тәңгәлләштерелеп беткән иде. Русия югары мәхкәмәсенең тиз арада шундый карар чыгаруы мине бик гаҗәпләндерә”.
Президент якын арада Баш прокуратурага, Русиянең югары мәхкәмәсе президиумына һәм Дәүләт думасына мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Хәмитов сүзләренчә, бу аек акыл белән уңай хәл ителергә тиеш. Президент яки Русиянең югары мәхкәмәсе бу карарын көченнән чыгарыр, яки Дәүләт думасы аерым канун чыгарыр дип саный. Рөстәм Хәмитов әлеге мәсьәләне үз күзәтүе астына алуын һәм аның мотлак мөселманнар файдасына хәл ителәчәген ышандырды.
Кайбер бәйсез аналитиклар моны сәяси уеннар дип бәяли. Имеш, “Бердәм Русия” фиркасе һәм аның башы Владимир Путин мөселманнар файдасына карар чыгарып, сайлаулар алдыннан шундый “мәрхәмәтле адым” ясаячак.