Сембердә 91нче татар мәктәбенең бишьеллык юбилеена әзерләнәләр.
Җепшеклек еллары башында ук биредәге барча мәктәпләрдә дә диярлек, факультативлар формасында гына булса да, ана теле дә укытыла башлаган иде. Моның нигезе дә юк түгел: “Авиастар” очкычлар төзүче биниһая зур завод тирә-як авылларның милли рухын югалтмаган яшьләрен суырып алган иде. Нәкъ шул яшьләр, “Туган тел” оешмасының тырышлыкларыннан файдаланып, үз балаларын шул факультативларга йөретә башладылар.
Артабан Яңа шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә аерым татар сыйныфлары да тупланды. Төрле мәктәп укытучылары, ай саен җыелып, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу чаралары оештыра килделәр. Бу очрашуларда аерым татар мәктәбе ачу кирәклеге турында да күп сөйләнсә дә, төрле даирәләргә хат-мөрәҗәгатьләр кабул ителсә дә, андый тырышлыклар нәтиҗә бирми килде: Горячев вакытында да, генерал Шамановның губернатор булып йөргән чагында да. Бары тик Сергей Морозов килгәч кенә, боз урыныннан кузгалды.
Монысы гаҗәп тә түгел: ул бит Димитровград дип аталучы Мәләкәс шәһәре башлыгы булып эшләгәндә үк, анда аерым татар мәктәбе ачтырган иде. Һәм бу мәктәп, фидакарь милләтпәрвәр кызыбыз Мөнирә Джумаева тырышлыгы аркасында өлкәнең барча мәктәпләренә үрнәк булып тора дияргә дә була. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәктер: “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган Мөнирә ханым Джумаева - Мәләкәс мәктәбенең алмашсыз мөдире.
Сембердә дә аерым татар мәктәбе ачуга да нәкъ шул Мәләкәс мәктәбе этәргеч булып килде. Тик бу очракта аерма да бар: Сембердәге 91нче мәктәп, Мәләкәснекеннән яшьрәк булса да, анда, төрле сәбәпләр аркасында, мөдирләр алышынып тора: Ләйсән Вәлиханова – бүгенге дүртенче мөдир инде. Моның сәбәпләре турында фаразлар корырга гына кала.
Болары – тарих кына инде. Бүгенге көнгә кайтсак, бишьеллык юбилейны зурлап билгеләү өчен матди ярдәм кирәк. Нәкъ шул максаттан чыгып, биредә Малтабарлар җыены оештырылды.
Мәктәп мөдире Ләйсән Вәлиханова мәктәпнең көн кадагында торган ихтыяҗларын бәян итте. 1 сентябрьдә мәктәпкә Муса Җәлил исемендәге лицей статусы бирелгән. Бу статус яңа таләпләр дә куя. Кабинетлар тиешле дәрәҗәдә җиһазланмаган. Әйтик, ОБЖ – Хәвефсез яшәү нигезләре кабинетын җиһазлау аеруча күп чыгымнар таләп итә. 100 мең сум бурычка алганнар. Башка кыенлыклар да бар.
Җыелган малтабарларыбыз тиешле ярдәм күрсәтерләр дип өметләнергә дә буладыр. Һәрхәлдә, Сембер малтабарлары берлеге рәисе Радик Гафуров өздереп әйтте: “Ярдәм итәрбез, тик менә акчаны әрәм-шәрәм итмәскә, тиешле күләмдә күпме тотылганы турында исәп-хисап тотарга кирәк булыр”.
Юбилейга багышланган олуг чара ноябрь урталарына билгеләнде.