Абхазия бәйсезлегенә домино ярдәм итәчәк

Сухумдагы Дөньякүләм домино беренчелегенең ачылу тантанасы

Абхазиядә дөньякүләм домино беренчелеге уза. Башкала Сухумга 22 илдән 300 уенчы җыелды. Грузиянең ярышны үткәрмәү тырышлыгына карамастан, Абхазиягә АКШ җыелма такымы да килде. Домино ярдәмендә Абхазия үзенә халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели. Республика түрәләре фикеренчә, домино чемпионаты Абхазия мөстәкыйльлеген танытырга ярдәм итәчәк.
Домино гади генә уен түгел икән. Һәрхәлдә моңа Абхазиядә бик нык ышаналар. Бу көннәрдә күпчелек илләр тарафыннан бәйсезлеге танылмаган әлеге җөмһүрият дөньякүләм домино беренчелеген үткәрә. Сухумга 22 илдән 300 уенчы җыелды. Әлбәттә, домино дөнья күләмендә зур игътибарга лаек спорт төре түгел. Шуңа карамастан, җирле хакимият аңа зур өмет баглый. Домино ярдәмендә Абхазия үзенә халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тели. Ә бу үз чиратында республика мөстәкыйльлегенең танылуына ярдәм итәргә тиеш.

Домино буенча дөнья беренчелеген Абхазиядә уздыру турында былтыр Лас-Вегас чемпионатында карар кылынды. Чара өчен республика казнасыннан нибары 20 миллион сум (рубль) бүленде. Әлеге акча ярышны үткәрү өчен дә, тантана фейерверклары һәм хәтта кунакларны гиздерү өчен дә артыгы белән җитәрлек. Ләкин Абхазия түрәләренә әлеге чара өчен тагын да күбрәк акча сарыф итәргә жәл түгел, ахырысы. Чөнки монда республиканы моңарчы танырга теләмәгән илләрнең вәкилләре килде. Шул исәптән АКШ җыелма такымы белән бергә илнең домино федерациясе рәисе Мануэл Окуэндо.

Кайбер матбугат чыганаклары белдергәнчә, Окуэндога Грузия президенты Михаил Саакашвили шәхсән үзе шалтыратып Абхазиягә килмәвен үтенгән. Ул хәтта Грузиядә Домино федерациясен төзеп ярышны анда үткәрергә тәкъдим иткән иде. Үгетләүләр нәтиҗәсез булгач, Тифлис уенчыларны Абхазиягә Русия ягыннан килүләре турында искәртте. Грузиядә бу канун бозу буларак бәяләнә.

АКШ Домино федерациясе башлыгы Мануэл Окуэндо

Мануэл Окуэндо Абхазиягә килеп җиткәч республика халкына яхшы мөнәсәбәттә торуын яшермәде. “Әгәр АКШ бу чемпионатта җиңү яулый алмаса, без барыбер чемпионнар буларак кайтып китәбез. Чөнки без Абхазия халкының дуслыгын казана алдык”, - диде ул.

АКШ-ның дәүләт департаментында исә Грузиягә каршы Америка сәясәтенең үзгәрмәве турында белдерделәр. “АКШ Грузиянең бөтенлеген һичшиксез яклый. Дәүләт департаменты Америка ватандашларын Грузиянең Абхазия һәм Көньяк Осетия кебек сепаратистик төбәкләренә бармаска чакыра. АКШ исеменнән домино ярышында катнашучыларга килгәндә, алар барысы да үзаллы һәм хөкүмәттән тыш оешмаларның әгъзалары булып тора”, - диде дәүләт департаменты вәкиле.

Абхазиянең бәйсезлеген иң беренче булып 2008 елда Мәскәү таныды. Бу Русия һәм Грузия арасындагы сугыштан соң булды. Соңрак Русиягә Никарагуа, Венесуэла һәм Тын океанда урнашкан бик кечкенә генә утрау-дәүләтләр Вануату, Тувалу һәм Науру кушылды. Кайбер мәгълүмат чыганакларына күрә, Науру Абхазияне Русиядән финанс ярдәмен алгач кына таныган.

Ничек кенә булмасын, Абхазия домино беренчелеген үзенең зур сәяси җиңүе итеп бәяли. Чемпионатның Сухумда узуы Грузиянең басымы аркасында соңгы көнгә кадәр шик астында иде. Шуңа күрәдер инде ярышларны үткәрү өчен әзерләнгән акчаны оештыручылар бушка гына сарыф итәргә кыймады. Нәтиҗәдә, әзерлек чаралары беренчелеккә берничә көн калгач кына башланып китте.