Клинтон: "Тәһранда виртуаль илчелек" ачылачак

Your browser doesn’t support HTML5

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон "Америка авазы"ның фарсы бүлегенә биргән әңгәмәсендә Иран яшьләренең иреклеккә омтылышына теләктәшлек белдерде. Вашингтонның Тәһран белән рәсми дипломатик мәнәсәбәтләре юк. Иран халкы белән белән бәйләнешләрне ныгыту максатында Клинтон "Тәһранда виртуаль илчелек" ачылачагын игълан итте.