Оренбурлар Туфанның “Төш”ен күрде

“Төш” спектакленнән күренеш

29 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры үзенең 22нче театраль сезонын драматург Туфан Миңнуллинның “Төш” спектакле белән ачты. Спектакльнең куючы режиссёры – Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев.

Яңа сезон ачу тантанасы Оренбурда татар театры хәрәкәтенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарский һәйкәле, театр исемен йөртүче Мирхәйдәр Фәйзи сынына һәм театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаевны 65 яшьлек юбилее белән котлаудан башланды. Танылган режиссёрга сәнгать өлкәсендәге зур казанышлары өчен төбәкнең иң югары бүләге – губернатордан мактау кәгазе тапшырылды.

Рөстәм Абдуллаев өчен Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча сәхнәләштергән чираттагы спектакль җиденчесе булды.

“Аларның беренчесен мин Әлмәт театрында куйдым, калганнарын Оренбур театрында”, дип сөйләде театрның сәнгать җитәкчесе.

Спектакль мәхәббәт, кеше язмышы турында. Төп геройлар Елена белән Камил: балачактан бергә үсәләр, аннан аларны мәхәббәт бәйли. Менә инде алар ир белән хатын – бер-берсен яраткан, дөньяда иң бәхетле кешеләр. Ләкин эчке халәтләре буенча алар төрле: берсе прагматик, үзенең максатына ирешә торган, рухы белән нык кеше, ә икенчесе романтик ... Тормыш сынавын җиңеп чыга алырлармы? Сорауларны автор бирә, ә җавапларны тамашачы эзли.

Премьерага автор үзе дә килгән иде. Башка әсәрләреннән аермалы буларак, драматург әлеге әсәрнең сюжетын төшендә күргән.

“Чыннан да, бу спектакльне мин төшемдә тулы бер спектакль итеп күрдем, карап утырдым. Бу миңа тынгылык бирмәде.Төшләр бит онытыла. Шуңа күрә мин уянгач та, аның эчтәлеген язып куйдым. Хәтта персонажларның исемнәре дә истә калды. Бу әйбер нәрсә өчен кергән? Мин бу турыда озак уйладым.

Күрәсең, бу милләтләрнең аралашуы, бер-берең белән аңлашу, кешенең яшәеше, аның рухи дөньясы мине борчып йөреп, төшемә тулы бер спектакль булып кергәндер һәм мин моны бүтәннәргә дә сөйләп бирәсем килде. Еш кына җиңел карыйбыз дөньяга. Мин берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Күрәсең, өстән-өстән генә үтеп китәргә җыенганбыздыр проблемалардан. Менә бу театрда да сизелә. ”Комедия куегыз, безгә комедия кирәк”, диләр. Ә бит тормышта уйнап-көлеп кенә яшәп булмый. Шушы уйлар күңелдә сеңеп калганнардыр да, спектакль булып кергәннәрдер.

Ничек итеп башкалар кабул итәрләр, әле мин белмим, әмма театр аны кабул итте. Димәк, театрны кызыксындырган икән, тамашачыны да кызыксындырыр дип уйлыйм”, диде Туфан Миңнуллин.

Спектакль тәмамланганнан соң алкышлар ярты сәгать буе яңгырап торды – димәк, бу премьера уңыш казанды дип әйтергә урын бар.

Чыннан да, бу спектакльнең куелышы башкалардан аерылып тора: елларны аера торган декорацияләр, кызыклы хореография, авторның үз тавышы яңгыравы....

Оренбурлар Туфанның “ Төш”ен күрде



Өстәвенә, бөтен тамашаны “ Оренбург” ДТРКсы видеоязмага төшереп алды һәм аны 20 ноябрьдә “ Культура” каналында күрсәтәчәкләр.

Төп геройларны Оренбурның Ростроповичлар исемендәге сәнгать институты н тәмамлаган Марсель Рәхмәтуллин белән Нәзия Дибаева уйнады. Марсель – инде тәҗрибәле артист булса, Нәзиянең барысы да әле беренчегә: театр да, спектакль дә, роль дә.

Әлеге театраль сезонда « Төш” спектакле беренче генә премьера булып калмас. Алда аз дигәндә, тагын бер премьера – ул шулай ук Туфан Миңнуллинның әсәре буенча булачак.