Мисырлар хәрбиләрнең җитәкчелектән китүен таләп итә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкала Каһирәдә меңләрчә кеше хакимиятне хәрбиләрдән цивиль идарәгә тапшыруны таләп итеп каршылык чаралары үткәрә. Берничә көн барган чуалышларда кимендә 24 кеше һәлак булды, 1200-дән артыгы яраланды.

Мисырда хәрбиләр билгеләгән хөкүмәт вазифадан китү гаризасы бирүгә карамастан, бүген халык тагын митингка җыелды. Демонстрантлар "миллион кеше маршы" оештырып хәрбиләрнең идарәдән китүен таләп итә.
Бүген дә Мисыр башкаласы Каһирәнең Тәхрир мәйданына меңнәрчә кеше агылды. Алар хәрби шура кичекмичә хакимиятне цивиль хөкүмәткә тапшырырга тиеш дигән таләп куя. Хәрбиләр исә халык күтәрелешләрен янә көч кулланып бастырырга тырыша. Полиция бүген дә демонстрантларны бастыру өчен күз яшьләндергеч газ атты.

Соңгы көннәрдә яраланучылар шулкадәр күп ки, аларны вакытлыча ясалган кыр хастаханәләре дә кабул итә. Анда үз теләкләре белән дәвалаучылар ярдәм күрсәтә. Соңгы хәбәрләргә күрә, кимендә 1250 кеше яраланган.

Мисыр сәламәтлек саклау министрлыгы иминлек көчләре белән халык бәрелешләре вакытында кимендә 24 кеше һәлак булган дип белдерә. Каһирәдәге морг вәкиле исә, 19 ноябрьдән бирле үзләренә 33 кешенең җәсаден китерүләрен әйтә. Аларның күбесе ядрә тиюдән һәлак булган.

Хәрби шура җитәкчелегендәге хөкүмәт вазифасыннан китү гаризасы бирүгә карамастан, активистлар халыкны «миллион кеше маршы»на чакырды.

Соңгы хәлләр хәрбиләрнең тиз генә хакимиятне кулдан ычкындырырга җыенмавын күрсәтә.

Җитәкчелек илдә президент сайлау 2012 ел ахырында, йә булмаса 2013 елның башында ук булмас дигән фикер әйтә. Тәхрир мәйданына җыелган сәясәтчеләр һәм әлеге халык күтәрелешләрен оештыручы лидерлар президент сайлау апрель аенда, парламентка сайлау тәмамлангач та булырга тиеш дигән таләп куя.

Хәрбиләр билгеләгән хөкүмәтнең китү турындагы кичәге гаризасын Югары хәрби шура кабул иткәнче, министрлар кабинеты вазифасында калачак.

Бүген Мисырның «Мөселман кардәшләр» хәрәкәте кан коюны туктату өчен хәрби җитәкчелек белән сөйләшүләр башларга җыенуын белдерде, чөнки демонстрантлар һәм иминлек көчләре арасындагы бәрелешләр киләсе атнада, 28 ноябрь көнне, башланырга тиеш парламентка сайлауны өзәргә дә мөмкин.

Хәрбиләр белән сөйләшүләргә Ирек һәм гаделлек фиркасе дә кушылачак. Әлеге фирка «Мөселман кардәшләр»нең бер бүлеге булып тора.

Бүген төш вакытында Тәхрир мәйданына җыелганнарның саны февраль аенда илнең элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне алып ташлаган кебек үк түгел иде. Шулай да журналистлар Каһирәдә төнлә дә туктап тормаган протест чараларына 10 меңләп кеше катнашканны әйтә.

Протест белдерүчеләргә күз яшьләндергеч газ белән һөҗүм итәләр.

Демонстрантларның күпчелеге маршал Мөхәммәд Хөсәен Тантави башында торган хакимияттәге хәрби шура конституциягә үзгәрешләр кертеп зур вәкаләтләр алырга тели дип каршылык белдерә. Әгәр конституциягә ул үзгәрешләр кертелә калса, армия цивил күзәтүдән азат булачак һәм дәүләт иминлегендә хәрбиләргә бик зур вәкаләтләр биреләчәк.

Тәхрир мәйданына килгән Хазим Мәхмүт сүзләренчә, Мисыр халкының күпчелеге хәзерге хакимиятне үзләренең җитәкчеләре итеп танымый. Аларның теләге хәрби шураны җитәкчелектән алып ташлау.

«Иң башта маршал Тантави һәм аның ярдәмчесе Усама Аннан һәм хәрби шураның бөтен әгъзалары вазифаларыннан китәргә тиеш. Хөкүмәтне тарату икенче урында тора. Безгә кирәк әйберләр әнә шулар», диде Хазим Мәхмүт.

Протест белдерүче Таймур Сәлах, демонстрантлар февраль аенда Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәч, кызганычка каршы каршылык чараларын туктатты, алар хәрби шура илдә демократик сайлауларга алып барыр дип ышанды, ди. Сәлах та маршал Тантави вазыйфасыннан китәргә тиеш дип әйтә. «Без илдәге хәлдән туйдык инде, бөтен булган проблемнар өчен армия гаепле», ди ул.

Тәхрир мәйданында менә дүртенче көн инде көч куллану дәвам итә. Полиция һәм солдатлар халыкка күз яшьләндергеч газ һәм резин ядрәләр ата. Полиция сишәмбе төнендә Александрия шәһәрендә дә демонстрантларга каршы күз яшьләндергеч газ кулланды.

Бүген Amnesty International Мисырның хәрби хакимияте кеше хокукларын яклауда “тулысынча үзен акламады” дип белдерде. Югары хәрби шураның Хөсни Мөбәрәк режимы кебек үк эзәрлекләү ысуллары куллануын ассызыклады.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Мисырда кан коелуга борчылу белдереп, ил хакимиятен кеше хокукларын һәм ирекләрен якларга чакырды.

Әлеге илдә каршылыклар, көч куллану һәм бәрелешләр дәвам итә. Берничә көннән, 28 ноябрьдә парламентка сайлаулар башланырга тиеш. Хәрби шура аның нәкъ шул вакытта башлануын таләп итә.