Гей активистлар, Петербурда каралучы “һомосексуал пропаганда"га каршы канунны хакимият үзенә кирәккәнчә кулланачак, ди.
Петербурдагы бер рок төркем җырчысы Гена Боголепов сәясәттән шактый ерак кеше. Әмма шәһәр хакимиятенең “һомосексуал пропаганда"ны тыю тәкъдиме аны да сәясәткә тарткан һәм Боголепов хакимиятнең җенси азчылыкларга һөҗүмен күреп ризасызлык белдерүчеләргә кушылган.
“Төп проблем - аларның бу канунны үзләренә кирәккәнчә куллана алуы. “Пропаганда” төшенчәсе бик киң ул. Һомосексуал юнәлештә булган һәркемне “пропаганда"да гаепләргә була. Бу канун транссексуалларга, бисексуалларга һәм һомосексуалларга каршы каршы көрәшә башлау өчен хакимияткә мөмкинлекләр ачачак”, - ди Боголепов.
Һомосексуал булуны педофилияне алга сөрүгә тиңләүче канун Петербур шурасында инде беренче укуда 37-1 тавыш белән хупланды.
Бу канун гамәлгә кергән очракта, үзләренең һомосексуал булулары турында җәмәгатьчелеккә ачыктан-ачык белдерүчеләр өч-биш мең сум штрафка тартылырга мөмкин.
Русиядәге гейлар хокукларын яклаучылар исә моны илдә хакимиятнең һомосексуалларга каршы чираттагы адымы буларак күрә. Русиядә гей парадлары һәрвакыт тыелып килә, андый омтылышларга полиция көч белән киртә куя, күренекле сәясәтчеләр ачыктан-ачык һомофобик белдерүләр ясап тора.
Мәскәүдәге гей оешмасын төзүчеләрнең берсе Николай Алексеев фикеренчә, Петербур хакимияте сайлау алдыннан бу канунны тәкъдим итеп җәмгыятьтәге һомофобик караштагылардан файдаланырга тели, ди.
“Минемчә, бу мәсьәлә сайлау алдыннан күпчелекне тәшкил итүче сайлаучыларны истә тотып күтәрелә. Сайлау алдыннан гейларны җәмгыятьтәге социаль, икътисади һәм башка барлык проблемнар өчен гаепле корбан тәкәсе итеп кулланалар. Аларның бу канунны хәзер каравы шуның белән бәйле дип исәплим”, - ди Алексеев.
Боголепов бу канунның аны һәм дусларын сискәндереп, уятып җибәргәнлеген әйтә. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен күпсанлы блогларга яза башлаган, хакимияткә юлланган берничә мөрәҗәгатьне имзалаган һәм бу канунга каршы демонстрациягә чыгарга да җыена.
Канун икенче укылышта 23 ноябрьдә каралырга тиеш булса да, кайбер депутатларның “пропаганда” төшенчәсен ачыграк билгеләргә теләве сәбәпле бу эш билгесез вакытка кичектерелгән.
Беренче укылышта бу канунны хуплап тавыш биргән ЛДПР депутаты Елена Бабич “Азатлык" радиосына педофилияне алга сөрү өчен җәза штрафтан кырысрак булырга тиеш һәм “һомосексуал пропаганда"ны тыйганда гей хокукларын бозмаска кирәк ди.
Әмма “Известия” газетына Бабич гей хокукларын искә алмый гына, Русиядә демографик кризисның тагын да тирәнәюенә юл куймау өчен һомосексуал “пропаганда"ны тыярга кирәк дип белдергән.
Петербурның элекке губернаторы, хәзерге Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко исә бу канунны ил күләмендә гамәлгә кертергә тәкъдим итә.
“Баланың аңын һәм сәламәтлеген җимерүче һәрнәрсәгә каршы кырыс кануннар кертергә кирәк. Әгәр бу канунның тәэсире уңай булса, ул чакта без аны федераль дәрәҗәдә кертү мәсьәләсен карый алабыз”, - ди Матвиенко.
Шулай да Алексеев бу канунның ил күләмендә кертелүенә шикләнеп карый, чөнки ул вакытта Русиягә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә күп кенә проблемнар белән очрашырга туры киләчәк.
Алексеев шулай ук, 2009 елда "Бердәм Русия" әлеге канунга охшаш башка бер канун тәкъдим иткәч, аның озак вакытка киштәгә куелуын да искә ала.
Шулай да Петербурда каралучы канунга охшаш кануннар Русиянең башка кайбер төбәкләрендә инде гамәлгә керде. Рәзән өлкәсендә ул 2006 елда ук, Архангельски өлкәсендә бу елның сентябрендә эшли башлады.
Алексеев бу төбәкләрнең тәҗрибәсе мондый кануннарның нәтиҗәле булмавын күрсәтә ди.
«Рәзәндә бервакыт бу канунны кулланып карадылар инде. Аны бер мәктәп һәм балалар бакчасы каршында плакат күтәреп торган безнең оешма активистларына каршы кулландылар. Аларны тоткарлап һәрберсенә мең ярым сум штраф түләттеләр. Шуннан соң бу эш Конституция мәхкәмәсенә китте һәм хәзер ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә. Бу хәл кешеләрнең канунны мәхкәмәгә чыгару һәм кире кагу максатында әлеге чарага махсус рәвештә чыгуын күрсәтә һәм канунның нәтиҗәсез булуын раслый”, - ди Алексеев.