Яһүдләр Миңнехановка үз проблемнарын җиткермәкче

Your browser doesn’t support HTML5

Җомга көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның яһүдләр җәмъгыяте вәкилләре белән очраша. Республикада 10 меңгә якын яһүд яши. Яһүдләрнең федераль милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы Михаил Скоблионок сүзләренчә, алар Татарстанда рәхәт яши, әмма проблемнарсыз түгел. Президент белән очрашуда яһүдләргә кагылган дүрт мәсьәләне кузгатырга ниятлиләр. Яһүдләрнең үз зиратын булдыру, мәктәбен зурайту, синагоганы бюджет тарафыннан финанслау һәм Универсиада вакытында яһүд музыкасы фестивален үткәрү.