Фәнис Яруллин: "Ирекле кеше бәхетле була"

Фәнис Яруллин

Җомгага каршы төндә Казанда Татарстанның халык шагыйре, республиканың Тукай бүләге иясе Фәнис Яруллин 73 яшендә вафат булды. Шагыйрь белән хушлашу шимбә көнне Камал театрында сәгать 11-дә булачак.

Берничә буын татар баласының күңеле Фәнис Яруллин иҗатына ачык, аны ихлас үз иткән кебек, халык шагыйренең ишеге дә күп вакытта ябылып тормады. Ул кем генә килмәсен, өлкән яшьтәгеләр булсынмы, студентлармы, мәктәп укучыларымы – һәрвакыт аларны үз туганнары кебек кабул итте. Иҗат җимешләре белән бүлеште, туасы әсәрләре турында сөйләде, дөньядагы вакыйгаларга үз фикерен белдерде, хакимияттәгеләр яратмас дип тормады, күңелендә булганны һәрвакыт әйтә килде. Быел июль аенда “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә Фәнис Яруллин Русияне "фаҗигаләр иле" дип атаган иде.

“Кешене уяту өчен бүгенге көн темаларыннан материал эзләргә кирәк. Сугышны, башка фаҗигаләрне ачып бирү кирәк. Без, гомумән, фаҗигаләр илендә яшибез. Шул фаҗигаләр иленнән чыгу өчен, субъектив фикерләр булса да, язарга кирәк. Киләчәктә аларның объектив фикергә дә әйләнеп куюы бар. Яшьләргә теләгем – бары тик кыю булырга, кыю кеше бу дөньяда беркайчан да югалып калмый”, дигән иде Фәнис Яруллин.

Күренекле язучы әлегеләр хакында Петрозаводскида 45 кешенең үлеменә китергән очкыч казасы һәм Иделдә 122 кеше батып үлгән “Булгария” көймәсе һәм башка фаҗигаләрдән соң әйткән иде. Шагыйрь әлеге фаҗигаләрнең сәбәбе көймә белән очкычларда һәм аны йөртүчеләрдә генә түгел, ә күпкә тирәндәрәк булуны белдерде.

Шагыйрь татарның үзенең бәйсез дәүләте булуын теләде. “Начар гына яшәсәк тә, безнең рухыбыз азат булыр иде. Кеше ирекле булса – ул бәхетле була”, диде шагыйрь. Фәнис Яруллин Русиянең соңгы вакытта алып барган сәясәтенә дә бик борчылды.

Фәнис Яруллин студентлар белән. 5 апрель 2011 ел.

“Милләткә килгәндә, әлбәттә инде аның хәле һәр чорда да авыр. Сәясәтнең шулай тотрыксыз булуы әдәбиятка да, милләткә дә шактый тәэсир ясый. Бик күп илләрдә фаҗигаләрнең төп сәбәпчесе дә шул бит инде”, дигән иде Фәнис Яруллин.

Җитешсезлекләрне тәнкыйтьләгән, яхшылыкны чын күңеленнән яраткан Фәнис Яруллин “Мәхәббәттән көчле дару юк” дигән сценариесе нигезендә күп серияле фильм төшерелер дип көтте. Быел апрель аенда радиобызга икенче бер әңгәмәдә “андагы геройлар, вакыйгалар искерә торган түгел, аны йөз елдан соң куйсаң да бүген язган кебек”, дигән иде. Шулай ук мәхәббәт турында шигырьләреннән торган 500 битлек зур бер том әзерләнгәнен дә әйтте.

Халык шагыйренең үз гомерендә 51 китабы дөнья күргән. Тагын берничә китап булырлык язылып куйган әсәрләре дә булган. Күңеленә һәркөн шигырь килгән, әмма хәзер инде “язып куярга хәл юк, кулдан каләм төшеп китә” дигән иде ул радиобызга.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә.

1957 елда хәрби хезмәт аның тормышын тамырдан үзгәртеп куя. Физик күнегү ясаганда, турниктан егылып гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Фәнис Яруллинның 1964 елда беренче китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1971 елда чыккан «Җилкәннәр җилдә сынала», «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары һәм башка әсәрләре дистә еллар татар халкы иң яратып укыган китаплар булды. Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәре дә бар.

Шагыйрь әсәрләрендә нәрсә турында гына язмасын, нинди генә мәсьәләне күтәрмәсен, үзе табигать баласы буларак һәрвакыт өч әйбергә: гомере буе кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча яшәүгә, исеменә беркайчан да тап төшермичә тормыш итүгә һәм туган теленә тугрылыклы булды. Әлегеләр хакында Фәнис Яурллин шигырь язып 1961 елда ук Татарстан радиосында үз тавышы белән ишеттергән дә иде.