Гарәп язы: Мисыр

Your browser doesn’t support HTML5

2011 елның 25 гыйнварында Каһирәнең Таһрир мәйданында хөкүмәткә каршы протест чаралары башлана. Президент Хөсни Мөбәрәк халыкны бастырырга гаскәр җибәрә, протестчылар белән хәрбиләр арасында бәрелешләр башлана. 1 февральдә протестка 1 миллионнан артык кеше кушыла. 11 февральдә Мөбәрәк урыныннан китә, илдә хәрби шура төзелә. 3 августта Мөбәрәк ятакта килеш мәхкәмәгә китерелә, аңа коррупциядә гаепләү белдерелә.