Төркия полициясе ПКК белән бәйләнештә булуда шикләнелгән кешеләрне тоткарлау гамәлен башкарды. Кулга алынган матбугат вәкилләре арасында AFP хәбәрчесе дә бар.
Тоткарлау операциясе Төркиянең җиде шәһәрендә узды. ПККның (Көрд эшчеләр фиркасе) сәяси канаты булган “Көрд оешмалары берлеге” белән бәйле дип шикләнелгән барлыгы 38 журналист тоткарланды. Кулга алынганнар арасында AFP (Agence France Presse) фотохәбәрчесе Мостафа Өзәр дә бар. Өзәрнең адвокаты Сибела Токауглы белдергәнчә, полиция фотографның өендә тентү уздырган, берничә компакт-диск, флеш-карта, документлар алып киткән.
ПККлы дип шикләнелгән кешеләрне кулга алулар Төркиядә шактый еш уза. Соңгысы 22 ноябрьдә оештырылган иде. Ул вакытта Истанбул, Әнкара, Измир, Бурса, Диярбакыр шәһәрләрендә барлыгы 65 кеше тоткарланды.
Соңгы операциядән соң Истанбулда журналистларны кулга алуга каршылык чарасы узды. Таксим мәйданына якынча биш мең матбугат вәкиле “АКП (Төркиянең хакимият фиркасе) журналистлардан котылырга тели”, “Ирекле матбугатның авызын томалый алмаячаксыз!” шигарләре белән чыкты.
AFP мәгълүматларына караганда, соңгы ике ел эчендә төрек полициясе ПКК белән бәйләнештә булу шиге белән 700гә якын кешене кулга алган. Көрдләр яклы булган “Тынычлык һәм демократия фиркасе” (BDP) барлыгы 3500 кеше тоткарланды дип белдерә. Кулга алынганнар арасында дистәләгән мәдәният, сәнгать һәм матбугат хезмәткәре бар.
Төркиядә террор оешмасы дип исәпләнгән ПКК хөкүмәткә каршы көрәшен 1984 елда башлады. Шуннан бирле Төркиянең көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә көрд баш күтәрүчеләре бәйсезлек өчен кораллы көрәш алып бара. Бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән каршылыкта якынча ике яктан да 45 мең кеше һәлак булды.