Мәгълүмат кырын кем эшкәртә?

Миңназыйм Сәфәров

Милли мәгълүмат чаралары хәзерге чорда зур сынау үтә. Газет-журналларның тиражлары кими, радио, телевидение тапшыруларның рейтингына да, мәгълүмат чараларының артуы да тәэсир итә. Дәүләт басмалары һәм мөстәкыйль газетлар арасындагы көндәшлек, туган телендә укый, яза белмәгән яшьләр саны артуы, милли оешмаларның эшчәнлеге – болар барысы да журналистлар алдында яңа бурычлар куя. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты каршында мәгълүмат чаралары комиссиясе менә шул мәсьәләләрне тикшерде.

Римзил Вәли. Мондый утырышлар Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае яки Башкарма комитетның еллык җыелышы алдыннан үтә. Хәзер Татар конгрессының мәгълүмат чаралары комиссиясен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең җитәкчесе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов җитәкли.

Бу комиссиягә берничә Башкарма комитет әгъзасыннан башка Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда эшләүче мәгълүмат чаралары вәкилләре дә керә. Үткән сөйләшүдә нигездә дәүләт мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашып, милли мәгълүмат мохитендәге хәлләрне тикшерделәр. Бу аңлашыла да. Чөнки рәсми газетлар һәм теле-радиоканаллары көн саен басылып чыга яки эфирда эшли. Алар биргән мәгълүмат продуктының күләме гаять зур. Шуңа өстәп, бу сөйләшүдә, матбугат.ру, “Безнең гәзит” кебек абруйлы мөстәкыйль басмаларның да җитәкчеләре катнаша.

Дәүләт басмасында эшләүче рәсми милли мөхәррирләрне нинди мәсьәләләр борчый? “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталары, “Яңа гасыр” радиосы, матбугат.ру сәхифәсе җитәкчеләре өчен нинди мәсьәләләр мөһим булып тора? Бу сөйләшүдә “Татмедиа” оешмасының җитәкче урынбасары Нурия Беломоина, Екатеринбург милли оешмасының һәм җирле газет мөхәррире Фәвия Сафиуллина катнаштылар. "Яңа гасыр" компаниясе җитәкчесе Илшат Әминов та рәсми хакимият массмедиасенең вәкиле.

Миңназыйм Сәфәров. Безгә бер казанда кайнарга вакыт. Балаларны рус телендә укытабыз. Безне ишетергә теләмиләр. Телевидениега рәхмәт. Үз эшен башкарган. Халык телевидение карый, телевидение аша газетларны таный. Соңгы вакытта "җиңеләйдек". Җиңел генә материалларны укыйбыз, җиңелчә генә фикерләр йөртәбез. Җиңеләю сыйфатсызлыкка китерә. Ләкин мин бер тенденцияне сизәм – укучы сыйфатлы нәрсәгә тартыла. Чыннан да, кешенең тамагы туя, кызык-мызыктан туя, аннан соң эзләнә башлый. Кеше бик болай гына дөньяга килмәгән, аның үзенең миссиясе бар.

Кайвакытта административ ресурс кулланыла дигән сүз бар. Яхшы әйберне этеп җибәрсәң дә, начар булмас иде. Ләкин административ ресурс бүген эшләми. Сүзләре үтми, акчалары юк. Ул кирәкми дә.
Кеше бер нәрсә дә укымый. Ләкин сыйфатлы матбугатны кешенең күзенә күрсәтергә кирәк. Хәзер халыкны укырга өйрәтергә кирәк. Китап кибетләренә кереп караганыгыз бармы? Анда нәрсә генә юк, кемнең акчасы бар, шул китап чыгара. Бу әйбер сыйфатсызлыкка китерә. Бу хәлдә булмый инде, бетәбез инде дип төшенкелеккә бирелергә ярамый.

Римзил Вәли. “Шәһри Казан” газеты мөхәррире Мансур Мортазин, соңгы вакытта чыга башлаган махсус өстәмә газет татарлар яшәгән төбәкләрдәге газетларга зур ярдәм булды, ди.

Мансур Мортазин

Мансур Мортазин. Бу газетның чыгара башлау тарихы шундый. Узган елны чит төбәкләрдәге газетларның баш мөхәррирләре безгә килгән иде. Безгә, чит төбәкләргә, үзебезнең газетларыбызга кушымта буларак бер газет эшләсәгез иде, диделәр. Татарстан хакимияте шундый газетны чыгарырга рөхсәт бирде.

Ни өчен бу газет турында сүз аз? Ул шактый авырлыклар белән чыга башлады. Аның чыгамы, чыкмыймы дигән куркынычы бар иде. Хәзер ул куркыныч бетеп килә. Бу газет безнең шактый зур проектларының берсенә әйләнер иде. Чөнки бүгенге көндә бу газет туксан мең тираж белән чыга. Туксан мең тираж белән чыга торган татар газеты башка юк. Максат итеп татар халкы, татар мәдәнияте, Казан, Татарстан белән таныштыруны куябыз. Ләкин моның авыр яклары бар, ул сәяси ягы.

Газетны үткәргәндә, кайбер губернаторлар каршы булдылар. Татарстанны гына мактап булмый. Шуңа күрә бөтен якларны исәпкә алып, эшләргә тырышабыз. Чит төбәкләрдәге татарларыбызга катлаулы, гыйльми язмаларны укырга авыр булачак. Шуңа күрә мөмкин кадәр гадирәк язарга тырышабыз.

Фәвия Сафиуллина. Профессиональ журналистлар җитеп бетми. Кемнең әзрәк татар рухы бар, кем әзрәк укый-яза белә, шулар газетлар чыгара башлады. Осталык, белем җитеп бетми. "Атна вакыйгалары" газетларга кушымта булып чыга башлагач, укучыбыз да сөенеп китте.

Римзил Вәли. Бу сөйләшүдә хәзергә күпләргә мәгълүм булмаган яңалык ишетергә насыйп булды. Киләсе ел башыннан “Яңа гасыр” радиосы исемен һәм форматын үзгәртә. Аның җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов шул турыда әйтте.

Илнур Фәйзрахманов

Илнур Фәйзрахманов. “Яңа гасыр” радиосы алдында зур бурыч тора: яңа елдан яңача эшли башлау. Без исемне алыштырырга җыенабыз. Ун ел элек "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оешып, читтә яшәүче милләттәшләргә зур ярдәм күрсәтте. Телне бетермәү юлында да ул булышлык ясады.

“Яңа гасыр” радиосы интернет киңлекләренә чыкты. Татар телле матбугат чаралары алдында рейтинг мәсьәләсе уртак проблем. Казанда урыс телле радио белән татар телле радиоларга авыррак. Соңгы ел ярымдагы рейтинг тикшерүләренә карасак, анда татар телле радиоларның тыңлаучы сафы кимүгә таба бара. Яшьләр бүген татар җырларын тыңламый, ә рус, чит илдәге җырларны сайлый.

Нинди үзгәрешләр безнең радионы көтә? Ешлык үзгәрми шул ук кала. Әмма бердәнбер проблем – Казан каласындагы аудитория өчен көрәш. Беренче гыйнвардан без “Болгар” радиосы буларак эфирга чыгарга ниятлибез. Ул мәгълүмати-музыкаль радио булырга тиеш. 30 процент мәгълүмати тапшырулар булса, 70 проценты музыкага бирелә. Аудитория – 25-65 яшьлек тыңлаучылар.

Ни өчен “Яңа гасыр” исеме ошамады? Сораштырулар үткәргәндә, нинди радионы тыңлыйсыз дигән сорау бирдек. Кемдер әйтә - ТНВ радиосы. Кемдер татарча радио дип әйтәләр. Уникенче ел бара, гасыр яңа да түгел!
Ниндирәк эшләр башкарылды һәм нинди үзгәрешләр булачак?

Беренчедән, өстенлегебез – ике дәүләт телендә яңалыклар чыгарылышлары ярты сәгать саен эфирга чыгып бара. Без чит төбәкләрдә яшәүче татарларга татар тормышын күрсәтергә тиеш булабыз. Яңалыклар чыгарылышына килгәндә безнең төп темалар: башкала, Татарстан, татар тормышы. Мөһим ният – яхшы яңалыклар.

Тагы бер өстенлегебез – Татарстан, Русия төбәкләрендә хәбәрчеләребез бар. Андагы вакыйгалар үзәгендә дә без кайнаячакбыз. Һәр иртә радио тамашадан башланачак. Ул “Чәк-чәк” шоу дип атала. Бу тамаша татар телле радиолардан тамашачыны тартып алу өчен түгел, ә урыс телле радиолардагы татар яшьләрен, татар тыңлаучыларны үзебезгә тарту өчен.

Өченче үзенчәлек – эфирдагы җырларның куелышы тәэмин ителәчәк. Күпчелекне 2000нче еллар җырлары тәшкил итәчәк, яңа хитлар, 90нчы елларның хитлары. Һәр сәгать саен – ретро җырлар сәхифәсе булачак.

Римзил Вәли. Бу әңгәмәдә катнашкан бердәнбер мөстәкыйль электрон басма җитәкчесе Данил Сәфәров фикерләре мондый булды.

Данил Сәфәров

Данил Сәфәров. Узган елларны очрашканда хәлләр башкачарак иде. Интернетка керүче татарлар - журналистлар, фикерле укытучылар иде. Хәзер балалар, яшьләр. Татар теле күбрәк авылларда сакланган бит. Элек авылларда интернетка керү проблем иде. Ә хәзер андый проблем юк. Хәзер социаль челтәрләрдә балалар да, әти-әниләр дә бар. Бу бик зур аудитория. Аны җитди юнәлешкә кертү өчен эшләргә кирәк.

Твиттерда бер татар кешесен табу проблем. IT-технологияләр өлкәсендә ярты елга алга планнар кора алмыйбыз. Ни өчен дигәндә, бер ай эчендә бөтенләй башкача булырга мөмкин. Планлаштырганда урысларның тәҗрибәсенә карарга киңәш итәр идем.

Римзил Вәли. Ахырда Илшат Әминов бу сөйләшүгә йомгак ясады.

Илшат Әминов. Минем дә бер вакыйга булган иде. Аның турында президент белән сөйләшкән идем. Ул миңа болай дип әйтте: милләт эшләрен куркып эшләргә ярамый. Дөрес әйтә. Милләт эше – авыр эш. Әйдәгез, бергәләп курыйкмыйча эшлик.

Римзил Вәли. Милли матбугат, мәгълүмат чаралары турында сөйләшү хәзергә тәмамлана алмый. Җәмәгатьчелек, бәйсез журналистлар, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре, сәнгатькәрләре милли мәгълүмат чаралары турында нәрсә уйлый икән? Үзегез яшәгән төбәкләрдә нинди татар һәм башкорт басмалары, радио, ТВ каналларын яратып укыйсыз, карыйсыз, тыңлыйсыз? "Азатлык" мәйданчыгында бу турыда күпме сөйләшсәң дә, аз булыр.