Төркиядә президент һәм премьер-министрдан соң өченче зат саналган элекке генштаб башлыгы Илкәр Башбуг кулга алынды. Генерал Башбуг террор оешмасы төзү һәм Эрдоган хакимиятен юк итүне планлаштыруда шикләнелә. Күзәтүчеләр моны армияне хакимияттән ераклаштыру сәясәтенең бер адымы һәм АКРның үз “көчен күрсәтүе” дип бәяли.
6 декабрь, җомга көнне Истанбулда төрек армиясенең элекке генераль штаб башлыгы Илкәр Башбуг тоткарланды. Генерал Башбуг Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның хакимиятен юк итү, инкыйлаб оештырырга җыенуда шикләнелә. 2010 елдан бирле лаеклы ялда булган хәрбине шулай ук “Эргенекон” дигән террор оешмасын булдыруда һәм җитәкләүдә гаеплиләр. Хәзерге хакимият, “Эргенекон” Төркиядә сәясәтчеләрне үтерү, мәчетләргә һөҗүм ясау ярдәмендә дәүләттәге тотрыклылыкны юк итүне максат итеп куйган бер оешма дип килә.
Сораштыру өчен Истанбул мәхкәмәсенә чакыртылган Башбугтан җавап алгач, аны туры төрмәгә җибәрделәр. Генерал үзе аңа карата гаепләүләрне кире какты.
Башбугның адвокаты, Төркия хакимияте генералны террор оешмасы белән идарә итүдә гаепли, дип белдерде. Төркия прокуратурасы Башбугны илнең хакимиятенә тап төшерү максаты белән оештырылган интернет-кампания башлауда гаепләде, шуннан соң аны тоткарларга күрсәтмә бирде.
“Террорга каршы көрәшкән кешене террорчылыкта гаеплисез”
Генерал Башбуг үзе вакыйгага карата мәхкәмәдә болай дип белдерде: “Сез Төркиянең элекке генштаб башлыгын, үзе террор белән көрәшнең алдынгы сафларында булган кешене террорчылыкта гаеплисез. Бу – абсурд. Бөек төрек халкы моңа үз бәясән бирер”.
Генерал Башбуг Төркия тарихында сивил мәхкәмә каршында җавап тоткан беренче хәрби җитәкче һәм кулга алынган офицерлар арасыннан иң югары дәрәҗәлесе булып тора. Шулай ук Башбуг соңгы елларга кадәр Төркиядә президент Гүл һәм премьер-министр Эрдоганнан соң өченче зат булып тора иде.
“Хокук алдында һәркем тигез”
Төркия президенты Абдулла Гүл генерал Башбугның тоткарлануына карата “салкын канлы” булырга чакырды. Җомга намазын укыганнан соң журналистларның сорауларына җавап биргән Гүл, инкыйлаб әзерләүдә шикләнелгән Башбугны кулга алу канун кысаларында оештырылганын белдерде. “Һәркем хокук системасы кысаларында мәхкәмә алдында җаваплы. Шуңа күрә һәркем канун алдында тигез дәрәҗәдә. Монда салкын канлы булырга кирәк”, дип белдерде Төркия президенты.
“АКР көч күрсәтә”
Төркиянең оппозиция җитәкчеләре генерал Башбугның тоткарлануына карата кискен белдерүләр белән чыкты. “СНР” (“Җөмһүрият халык партиясе”) лидеры Кәмал Кылычдаруглы, хакимият мәхкәмәләрне үз максатында “таяк” итеп куллана, дип белдерде. Сәясәтче шулай ук әлеге кулга алуның Төркия мәгълүмат чараларында көн кадагын алыштыру өчен махсус оештырылуын фаразлады. Узган атнада Шырнак өлкәсендә хакимият хатасы белән 35 гаепсез кеше үтерелгән иде.
“DSP” (“Демократик сул партия”) лидеры Мәгъсүм Төркәр Башбугны тоткарлауны АКРның көч күрсәтүе дип бәяләде. “Хәзер чират зур бизнесменнарга, медиа оешмалары хуҗаларына җитәчәк. Төркиядә беркемгә дә тынычлык калмады”, дип белдерде Төркәр.
Демократияләштерү күрсәткече
Европа Берлеге комиссиясе Төркиядәге вакыйгаларны демократияләштерү күрсәткече дип бәяләде. Комиссия вәкиле Питер Стано болай дип белдерде: “Европа комиссиясе инкыйлаб планлаштырган “Эргенекон” эше буенча сораштырулар демократия һәм канун өстенлегенең гамәлдә булуына ышаныч бирә дип исәпли”. Шулай да белдерүдә кулга алынган шәхесләрнең хокуклары бозылырга тиеш түгеллеге ассызыклана.
Төркиядәге күзәтүчеләр армиянең әкренләп сәясәттән ераклаштырыла баруын белдерәләр. Рейтер агентлыгы белән фикерләрен уртаклашкан сәяси социология белгече Догу Әргил, “армия сәясәтне ташлар, моннан соң хәрби хезмәт һәм илне саклаудан башка эшләрдә сүзе үтмәс”, диде.
TEPAV (“Төркиянең икътисад һәм сәясәт тикшеренүләре вакыфы”) белгече Ниһат Али Өзҗан исә, Башбугның армиягә тәэсир итү көче беткәннән соң, хәрбиләр биргән боерыклар шунда ук гамәлгә ашырылмас, башта зур бәхәсләр уятыр, ди.
USAK (“Халыкара стратегик тикшеренүләр оешмасы”) аналитигы Ихсан Бал, Башбугның тоткарлануын армиягә һәм башка югары дәрәҗәле хәрбиләргә җитди бер кисәтү дип бәяли.
Эрдоган җитәкләгән АКР хакимият фиркасе һәм армия башлыклары каршылыгы инде соңгы берничә ел дәвам итә. Инкыйлаб оештырырга ниятле дип шикләнелгән генераллар вазифаларыннан бушатылды. Бик күп хәрбиләр, журналистлар, галимнәр һәм сәясәтчеләр дә “Эргенекон” эшләре белән бәйле дип гаепләнеп кулга алынды.