Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пенсиядәгеләрнең җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалану хокукын киметкән хөкүмәт карарын гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта ул хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков һәм транспорт министры Ленар Сафин белән уздырган киңәшмәдә белдерде.
Президентның рәсми сайтында язылганча, киңәшмәдә Татарстан ватандашларының җәмәгать транспортыннан ташламалы файдалануга чикләүләр кертелүгә карата күп санлы мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә мондый карар кабул ителгән:
- Татарстан Министрлар Кабинетының узган елның 19 декабрендә кабул иткән 1017 һәм 1018 санлы карарларын гамәлдән чыгарырга. Татарстан хөкүмәтенә ташламалы хокукка ия булган юл йөрүчеләрне җәмәгать транспортында йөрткән транспорт оешмаларының чыгымнарын каплаячак чараларны эзләргә.
- Татарстан район җитәкчеләренә быелның беренче чирегендә ватандашларның ташламалы категориясе буенча сәфәрләрнең шәхси хисабын тотарга.
- Татарстан тарифлар дәүләт комитетына республика җәмәгать транспортына куелган тарифларга аудит уздырырга.
- Татарстан ЮХИДИ сенә һәм Дәүләт автомобиль күзәтчелеге идарәсенә җәмәгать транспортының техник һәм санитар кагыйдәләрне үтәвен тикшерүне көчәйтергә.