Мисыр инкыйлабы башлануга бер ел

Демонстрациячеләр Каһирә үзәгендә полиция белән бәрелешә. 25 гыйнвар 2011.

Хөкүмәткә каршы демонстрацияче Искәндәрия шәһәрендә Хөсни Мөбәрәк сүрәтен ерта. 25 гыйнвар 2011.

Каһирә үзәгендә полиция демонстрациячеләрне су сиптергечләр белән куып таратырга маташа. 25 гыйнвар 2011.

Каһирәдә демонстрациячеләр полиция каршында президентның вазифасыннан китүен һәм реформалар үткәрүне таләп итә. 25 гыйнвар 2011.

Бер демонстрацияче Каһирәдәге бәрелештә яраланган кешегә ярдәм итә. 28 гыйнвар 2011.

Халык Каһирә үзәгендә хакимияттәге Халык демократик фиркасе үзәк бинасының януын карарга җыела. 28 гыйнвар 2011.

Демонстрациячеләр Каһирәнең үзәк мәйданын янында халык төркеменә ут ачкан полициядән кача. 29 гыйнвар 2011.

Демонстрациячеләр Каһирәдә эчке эшләр министрлыгын яулап алу омтылышында үлгән кешенең мәетен алып кайта. 29 гыйнвар 2011.

Бер демонстрацияче Каһирә үзәгендәге Тәхрир мәйданында полиция ут ачканнан соң калган әйберләрне күрсәтә. 29 гыйнвар 2011.

Демонстрациячеләр Тәхрир мәйданында полиция утыннан яраланган кеше янына җыела. 29 гыйнвар 2011.

Каһирә үзәгендә хәрбиләр демонстрациячеләр ягына күчкәннән соң, бер кеше мисыр солдатын үбә. 29 гыйнвар 2011.

Ач һәм сусаган демонстрациячеләр Тәхрир мәйданында азык һәм суга сузыла. 8 февраль 2011.

Тәхрир мәйданындагы бәрелешләрдә яраланган демонстрацияче. 9 февраль 2011.

Каһирәдә хакимияткә каршы чыгучылар президент Хөсни Мөбәрәкнең халыкка мөрәҗәгатен ачу белән тыңлый. 10 февраль 2011.

Тәхрир мәйданына куелган зур экраннан Мөбәрәк чыгышын тыңлаган демонстрациячеләр үз мөнәсәбәтен белдерә. 10 февраль 2011.

Тәхрир мәйданында халык демонстрациячеләр ягына чыккан Мисыр солдатын хуплый. 10 февраль 2011.

Тәхрир мәйданы. 10 февраль 2011.

Хөкүмәткә каршы блоггерлар Тәхрир мәйданында үз компьютерларында эшли. 10 февраль 2011.

Мисырның Искәндәрия шәһәрендә хөкүмәткә каршы халык йөреше. 11 февраль 2011.

Тәхрир мәйданында хөкүмәт танклары янында халык төркеме халык күтәрелеше башланган көн язылган Мисыр әләмен җилфердәтә. 11 февраль 2011.

Демонстрациячеләр ташкыны Тәхрир мәйданына агыла. 11 февраль 2011.

Демонстрациячеләр Тәхрир мәйданында җомга намазын укый. 11 февраль 2011.

Хөкүмәткә каршы чыгучылар Каһирәдә Мисыр телевидениесе бинасы янында башмаклары белән болгый. 11 февраль 2011.

Хөкүмәткә каршы чыгучылар Тәхрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәкнең вазифасыннан китүен бәйрәм итә. 11 февраль 2011.

Хөкүмәткә каршы чыгучылар Тәхрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәкнең вазифасыннан китүен бәйрәм итә. 11 февраль 2011.