Хәния Фәрхи-Биктаһирова Русия җитәкчесе итеп Путиннан башка кешене күрми. Илсөя Бәдретдинова, намзәтләр арасыннан сайлап алырлык кеше юк, дип әйтә. Мубай, Путин хакимияткә килсә, халыкны тагын авырлыклар көтәчәк, ди.
Русиядә нинди дә булса сайлау алдыннан гадәттә татар җырчылары да теге йә бу намзәткә һәм шулай ук фиркагә тавыш бирергә кыстап чыгыш ясый, концерты вакытында аларны мактап сөйли.
Хәния Фәрхи-Биктаһировага да иҗат юлында шундый кыстау концертлары белән чыгыш ясарга туры килгән. «Күрсәтмә хакимияттән булмады, депутат буларга теләгәннәр үзләре мөрәҗәгать иткән иде», дип искә ала ул.
4 мартта үтәчәк Русия президентын сайлауга килгәндә исә, кыстау эшләренә чакыручылар булмаячак, дип әйтә. Президентлыкка намзәтләрнең берсе – КПРФ лидеры Геннадий Зюганов тау кадәр акчалар вәгъдәләр итсә дә, аягын да атламаячагын белдерә. Җырчы күңеленә хуш килгәннәр өчен генә кыстарга әзер. Президентлыкка намзәтләр арасыннан ул бары тик бер генә кешене – Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинны гына ил җитәкчесе итеп күрә.
Җырчы фикеренчә, оптимизация сылтавы белән милли мәктәпләр, мәдәният йортлары ябылу да, бердәм дәүләт имтиханнары кертелеп, мәктәпләрдә татар теленең абруе кимү дә Мәскәү сәясәтеннән тормый.
«Путин ул мәктәпләрне үз куллары белән килеп ябып йөрдемени? Без үзебез – ата-аналар безгә татар теле кирәкми дип мәктәпләрдән балаларыбызны алабыз. Кызым укыган гимназиядә дә, ата-аналар безгә татар сыйныфы кирәкми, дип балаларын тартып алды.
Кем теләде – шул зур-зур фестивальләр үткәрде. Мәскәүнең Кремль сараенда нинди зур чаралар үткәрелде, концертлар куйдык», ди Фәрхи-Биктаһирова.
Февраль аенда Новокузнецки якларына гастрольгә җыенган җырчы татарча сөйләүче радиолар ачылуны да, «Яңа гасыр» телевидениесе тапшыруларын иярченнән бөтен дөньяга күрсәтүне дә Путин чоры казанышлары буларак бәяли.
Илсөяне Татарстандагы бер районга кертмәгәннәр
Ун елдан артык сәхнәдә булган Илсөя Бәдретдинованы беркайчан да кыстау кампаниясенә чакырмаганнар. «Президентка хат», йә булмаса «Булдыралар татарны» һәм башка төртмәле җырлар белән үгетләп булмый бит, ди ул. Сайлау алды кампаниясе җырчы иҗаты өчен үзенә күрә бер киртә дә булып тора.
Кайсы район икәнен әйтмәскә булды җырчы. Бәдретдинова сайлауларга йөрергә яратмый. Кемнәрнең җиңәсе - барсы да алдан ук югарыда хәл ителә дигән фикердә ул. Президентлыкка намзәтләргә килгәндә, «дөресен әйткәндә, араларында менә монсы яхшырак дип әйтерлек намзәт тә күренми бит», ди Бәдретдинова.
2010 елның 10 ноябрендә Илсөя Бәдретдинова филармониянең концертлар залында “Дәвамы бар...” дип аталган програмын тәкъдим итә:
[видео]Мубай Русиядәге хәлләрдән туйган
Җырчы һәм музыкант Мубай, ягъни Илдар Мөбәрәкшин җырчыларның кыстау кампаниясенә кушылып кайсы да булса бер намзәт ягына гына басуларын фәхишәлек дип бәяли. Сәясәтчеләр халыкка уңай тормыш тудырырга, ә җырчылар кешеләрнең күңелләрен рухи азык белән баетып торырга тиеш дигән карашта ул. Хакимият халык тормышын яхшырту өчен эшләмәсә, сәнгатькәрләр авызларын ябып тормаска, үз фикерләрен әйтергә тиеш, ди.
Президент сайлауның дөрес һәм гадел булачагына ышанмый. Путин янә хакимияткә килсә, Мубай сүзләренчә, илдәге хәлләр тагын бик озак уңай якка үзгәрмәскә мөмкин. Бүгенге вазгыять аны нык туйдырган инде.
Русия президентына намзәтләр арасыннан ул берсе дә Татарстанга файда китермәячәк, дип әйтә.
«Электән калган сәяси яссылыктагылар - Зюганов һәм Жириновскийлар барсы да кәмитчеләр. Прохоров - күз буяу өчен китереп куелган намзәт. Бу сайлауда һәрвакыттагыча бернинди дә альтернатива булмаячак», ди Мубай.