Гарәп дөньясы Русиягә бойкот белән яный

Бер төркем сүрияле Әсадка вето ярдәмендә җан өрергә тырышкан Путин карикатуры белән, Кфар Нубул

Гарәп илләре 12 февральдә Русия һәм Кытай тауарларына бер көнлек бойкот игълан итәргә чакырды.

Русия белән Кытайның 4 февральдә БМОның Сүрия режимын тәнкыйтьләгән карарына вето салуы, дөресен әйткәндә, беркемне дә гаҗәпләндермәде. Шул ук вакытта бу гамәл күпләрнең ачуын чыгарды.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон моны “пародия” дип атады. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, бу адым Сүрия халкына зур зыян китерәчәк, дип кисәтте.

Сүрия җитәкчесе Башар Әл-Әсадны хакимияттән читләтергә чакырган резолюцияне, Көнбатышка ияреп, Гарәп лигасы да хуплады. Лига башлыгы Нәбил Әл-Гарәби, Сүриядә кеше хокуклары бозылганда мондый резолюциягә вето салуны берничек тә аклап булмый, диде.

Күвәйт депутаты Вәлид Табтабай протест чарасында Русия президенты Дмитрий Медведев сурәтен яндыра

Сүрия гаскәрләре Һомс каласын инде бишенче көн рәттән утка тоткан арада, гарәп активистлары Русия һәм Кытай тауарларына бойкот игълан итәргә чакырды.

Сүриядәге “Мөселман кардәшлеге” төркеме Русия һәм Кытай тауарларын куллануны “кулларыңны Сурия халкының канына батыру” белән тиңләгән белдерү белән чыкты.

Бу башлангычка Үрдүн, Согүд һәм башка гарәп илләрендәге активистлар, онлайн-журналистлар кушылды. Нәтиҗәдә 12 февраль якшәмбе көнне Русия һәм Кытай тауарларына бер көнлек бойкот игълан итәргә һәм кирәк булса, аны озайтырга килешенде.

Facebook челтәрендә бойкотка чакырган берничә төркем оешты. Әйтик, Гарәп зыялылары берлеге “урыс аюына һәм кытай аждаһасына каршы мәдәни вә икътисади сугыш” игълан итте.

“Русия һәм Кытай тауарларына бойкот” дип аталган иң зур төркемдә инде 9 меңнән артык хуплаучы бар, анда төрле сылтамалар, видеолар өстәде. Шуларның берсендә Сүрия балалары Кытайда ясалган уенчыкларны утка яга.

http://www.youtube.com/embed/_aY07qkJQAY?rel=0

Шикле бойкот

Икенче яктан караганда, бу бойкотның нәтиҗәле булачагы икеле. Кытай тауарлары, уенчыклардан алып кесә телефоннарына кадәр, бар дөньяны басып алган.

Гарәп илләренең генә Кытай белән еллык сәүдә күләме $200 миллиард чамасы. Нефть һәм газга бай гарәп илләре Кытайга зур күләмдә ягулык сата, аның энергиягә ихтыяҗының өчтән берен каплый. Сәясәт хакына мондый калҗадан ваз кичердәй гарәп җитәкчесен күз алдына китерүе кыен.

Русиягә килгәндә, аның гарәп илләре белән сәүдә күләме азрак – елына $8-12 миллиард. Ләкин моның зур өлешен ягулык түгел, корал тәшкил итә. Иң мулдан сатып алучыларның берсе – Сүрия. БМО чикләүләре аркасында Иран һәм Либиядә күп миллиардлы алыш-бирешләрен югалткан Русия өчен Сүрия бу төбәктә аның төп мәштәриенә әйләнде.

Русиядән МиГ очкычлары, танклар, ракета калканнары, хәтта су асты көймәләрен алуга Сүрия $5 миллиард сарыф итте. Мәскәү әлбәттә мондый сатып алучыны югалтырга теләми.

Шуңа күрә, гарәпләрнең “Русия тауарларына бойкот” дигән гамәленә белгечләр шикләнеп карый. Кайбер үткен теллеләр төрттерүенчә, хәзер гарәпләр Русиядән водка, колбаса һәм мех бүрекләр сатып алуын туктатырга тиеш булачак.